Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Берлинга барып җиткән каһарманнар
7.05.2020

Берлинга барып җиткән каһарманнар

«Мондый фотосурәтләр бездә генә бардыр кебек тоела, алар — Галиәхмәт бабайдан калган истәлек», — ди Лия Тукаева кызыл тышлы альбом­ны актара-актара. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан ясалган әлеге альбомны әтисе Наил Мул­лаәхмәтов бары бер тапкыр гына күреп калган. «Галиәхмәт бабай 1941 елда фронт­ка китә. Ул кыр кухнясында солдатларга кайнар ризык әзерләгән. Арбалар янында бер төркем сугышчылар белән ак халаттан төшкән фотосы да бар», — ди Лия. Фронтта сирәк эләгә торган тыныч минутларда солдат котелокларына аш, ботка салганда, Галиәхмәт өйдәгеләре турында уйламый калмагандыр. Ул фронтка туасы улын да күрми китә. Хатыны улы Наилне 1941 елның көзендә, бәрәңге алган вакытта тудыра. Кулында — сабый бала, сукыр кайнана. Әмма сугыш еллары кырыс: урман кисәргә дә куалар. Ә Галиәхмәт Муллаәхмәтов Берлинга барып җитә. Шунда ул өч дәүләт — Советлар Союзы, АКШ, Бөекбритания юлбашчылары катнашындагы конференцияне саклаучылар сафында була. (Тарихи белешмә: Берлин конференциясе 1945 елның 17 июль — 2 август көннәрендә уза. Гитлерга каршы коалиция лидерлары — И.Сталин, Г Трумэн, У.Черчилль Берлиннан ерак булмаган Потсдам шәһәрендә сугыштан соң дөньяда тынычлыкны саклау программасын булдыру максаты белән җыелалар). Галиәхмәт Муллаәхмәтовның шуның өчен бирелгән Рәхмәт хаты һәм бер төркем солдатлар белән төшкән фотосы сакланган.
Гомумән, фотосурәтләр шактый — аларның барысының да артына Лиянең бабасы кайда, кайчан, кем белән төшкәнен язып куйган. Берсендә болай дип язылган: «Истәлеккә, сагынганда карарсыз. Мәскәү, 1941 ел, 9 декабрь. Төштем Башкирия малае Мөхәммәтнуров белән». Башкортстан егетенең язмышы билгесез, ә менә Галиәхмәт туган ягына кайтып җитә. «Ул 1946 елның җәендә кайта, ши­нельдән, ябык, авыру була», — дип сөйли Лия, әбисенең истәлекләренә таянып. Дүрт яшен тутырган улы Наилне тәүге тапкыр күреп, бары берничә тапкыр гына күкрәгенә кыса ала — кайтканның икенче көнендә Галиәхмәт Муллаәхмәтовның гомере өзелә. Гаиләсенә истәлеккә солдат биштәрендә кайткан «сагынганда карарсыз» дип язылган фотолары гына кала. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронт юлын узган Галиәхмәт күргәннәрен сөйли дә алмый китеп бара. Ә бит Берлинга барып җитеп, Рейхстаг гөмбәзендә җилфердәгән кызыл байракны күр­ми калмагандыр.
75 ел элек Рейх­стагка кызыл байракны беренче булып бер иптәше белән татар егете Гази (тулы исеме Газетдин) Казыйхан улы Заһитов элә. Башкортстан егете Гази Заһитовны бүләкләү кәгазендә шул хакта язылган була да. Сугышта ул разведка взводында була. Дошманның өненә җиткәндә, күкрәген Икенче дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр бизи. 1945 елның 20 гыйнварында ул берүзе ун дошманны әсирлеккә ала. 30 апрельдә Гази Заһитов бер төркем солдатлар белән артиллерия уты аша Рейхстагка уза, юлда очраган дошманнарны юк итеп, иптәше Михаил Минин белән байракны түбәгә беркетәләр. Шунда Гази каты яралана — дошман пулясы медален һәм партбилетын тишеп, йөрәк яныннан уза. Әмма ул Җиңү байрагын саклап кала. Батырлыгы өчен Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә. Рейхстагка Байрак элүчеләр булып башкалар — Егоров һәм Кантария таныла. Гази Заһитов сугыштан соң туган авылы Янагушка кайта. 1947 елда авыл советы рәисе итеп билгеләнә, гаилә корып җибәрә. Соңрак авылда оешкан машина-трактор станциясендә механик була. 1953 елда фаҗигале төстә гомере өзелә. Туган ягында өлкә тарихы музее аның исемен йөртә, Янагуш белән Мишкәдә, Казанда Гази Заһитов исеме белән аталган урамнар бар. Язучы Айдар Хәлим аның тормыш һәм сугышчан юлына ба­гышлап «Татар солдаты» исемле тарихи-документаль роман язды, тарихи дөреслекне халыкка кайтарды.

Фәнзилә Салихова.