Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Беркем дә онытылмас!
7.05.2020

Беркем дә онытылмас!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның котлавы

Хөрмәтле Удмуртия халкы!

Шушы көннәрдә без Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Концлагерьлардагы коточкыч хәлләр, Ленинград блокадасының фаҗигале көннәре, совет сугышчыларының көндәлек батырлыгы, тылда көнне төнгә ялгап эшләүчеләр турында дәреслекләр һәм шаһитларның истәлекләре буенча гына белгән буын үсеп җитте.
Республикабызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Фронтта 360 меңнән артык якташыбыз Ватанны сакладылар. Удмуртия Советлар Союзының оккупацияләнгән төбәкләреннән – Украина, Белоруссиядән, шулай ук Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән, Урал һәм Себердән 20дән артык сәнәгать предприятиесен кабул итте.
Ижау, Воткинск, Сарапул һәм Глазовта яшәүчеләр кыска гына вакыт эчендә завод цехлары төзеп, анда корал, сугыш кирәк-яраклары, хәрби кием, кыр һәм тыл госпитальләре өчен җиһазлар, материаллар да җитештерделәр. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» Ул авыр елларда бу лозунг барлык көчләрне берләштерде. Фронтка ирләрне генә түгел, ә иген кырларында мөһим эшче көчне — атларны да алып китәләр. Шулай булуга карамастан, Удмуртия колхозчылары, фронтны һәм тылны азык-төлек белән тәэмин итү буенча куелган бурычларны арттырып үтәделәр.
Бөек Ватан сугышындагы каһарманлык турында искә төшергән чакта, Удмуртия медицина хезмәткәрләре турында да әйтәсе килә. Алар республика мәктәпләре биналарында урнашкан госпитальләрдә батырларча хезмәт куйдылар. Табибларыбыз һәм кече медицина персоналының героик хезмәте нәтиҗәсендә меңләгән сугышчылар авыр җәрәхәтләрдән соң Ватаныбызны яклауга баса алды.
Ата-бабаларыбызның фотосурәтләрен күтәреп, шәһәрләр һәм авыллар урамнарыннан “Үлемсез полк” сафында барганда, һәркем: “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмас”, — дип кабатлыйдыр. Бу чынлап та шулай. Безнең шәһәр урамнарына исемнәре бирелгән геройлар Евгений Кунгурцев, Татьяна Барамзина, Вадим Сивков, Александр Сабуров бу дәһшәтле елларны хәтерләтеп тора.
Беркем дә онытылмады. Әлегә сугыш тәмамланмады, чөнки республика һәм бөтенроссия “Хәтер китабы”нда яңадан-яңа исемнәр барлыкка килә. Әле һаман да эзтабарлар тырышлыгы белән безнең сугышчылар балалары, онык-оныкчыклары көткән җиргә — өйләренә кайтуын дәвам итәләр.
Быел, Удмуртия һәм Россия өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен дә гади булмаган чорда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Ләкин мин ышанам: массакүләм бәйрәм чараларыннан баш тартуыбызга карамастан, һәр йортта бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәт-чәннәре, сугыш чоры балалары, мин сезнең һәркайсыгыз алдында хөрмәт белән баш иям һәм чын күңелдән ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, тыныч күк йөзе, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим!
Без сезнең хәрби батырлыгыгыз тарихын  сакларга һәм Россиянең данын яңа тыныч казанышлар белән арттырырга сүз бирәбез!
Бөек Җиңүнең юбилее белән, кадерле дуслар!