Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Беркайчан да соң түгел
13.09.2018

Беркайчан да соң түгел

Күрше йортта яшәүче спорт сөюче татар абзыен күптәннән күзәтәм. Көн дә кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрү белән шөгыльләнә ул. Урамда йөргән чакта, балаларым белән татарча сөйләшеп йөргәнне ишетеп, үзе татарча сүз башлагач, сөйләшеп киттек. Мин аннан өлкән яшьтә булуга карамастан, спорт белән дуслыгы, көн дә шөгыльләнүе хакында кызыксындым. Чөнки спорт белән яшьләр кызыксынса да, ә пенсия яшендәгеләр күпчелек даруханәдә, бүлнис юлын таптыйлар.
Кышын урманда балалар белән чаңгы шуган чакта да, еш очраттым мин аны. Ә Рәис абыйның киресенчә, лаеклы ялга чыккач спорт иң якын дустына әверелә. Кечкенә чагында Ижауның 27нче санлы мәктәбендә белем алган чакта, спорт белән дуслаша. Аннан мотозаводта слесарь булып эшли. Бу хакта үзе: “Киров исемендәге паркта кечкенә чагымда да йөгерә идем. Спортны кечкенәдән яраттым. Хәзер дә әлеге паркта спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Көн саен 30-40 чакрым араны велосипедта йөрим. Бакчага да сәпидтә җилдерәм. Саф һава сулап, гел хәрәкәттә булырга тырышам. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит! Оныкларымны да көн саен бассейнга йөзүгә йөртәм. Бер оныгым 8 яшьтән көн саен йөзүгә йөреп, ярышларда катнашып, җиңүләре белән, мине сөендерә”, — ди.
Әйе, Рәис Габдрахман улы Гыйльфанов 68 яшьтә булуына карамастан, бер дә тиктормас, җитез, гел шат күңелле, күтәренке кәефтә, кызу-кызу адымнар белән, йөгереп кенә йөри. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, шундый була ул. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши, тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала. Рәис абый Казанга, Болгарга, Свияжск шәһәрләрендә экскурсияләргә йөри. Казандагы “Кремлевская Набережная”, Кол Шәриф мәчетләренә ис-акыллары китеп, сокланып карап кайта. Телевизордан да футбол ярышларын, Олимпиада уеннарын берсен калдырмый күзәтеп барганлыктан, быел да тик кенә өендә ята алмыйча – Казанга Дөнья чемпионатлары уеннарын карап, күзәтеп кайтты.
Хәзер инде яхшы спорт формасында булу модалы санала. Кызы һәм улы, оныклары да көн дә спорт комплексларына йөреп, спорт белән бик дус яшиләр. Шуңа да кызы тренажер залына, бассейнга, ә улы ушу, туризм, тау спорты белән дус.
Рәис абый лаеклы ялдагыларга да үзенең киңәшләрен җиткерде: “Пенсиягә чыккач, вакыт күп була, шуның өчен үзеңә бер эш-шөгыль табарга кирәк. Сәламәт булу ул — хәрәкәт итү, шул гомерне озынайта да. Шунлыктан, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртып, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган заманда бу бигрәк тә мөһим. Чөнки күпчелек вакытыбыз компьютер, телефон артында уза. Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми. Иртәләрен саф hавада йөгерсәң, зарядка ясап, таяклар белән йөрсәң була… Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән шөгыльләнегез!” – диде. Әйе, чыннан да, Рәис абый кебекләр күбрәк булсын иде!

Гөлнара Вәлиева.