Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Беренче сыйныфка язылу җиңел эш түгел
28.03.2018

Беренче сыйныфка язылу җиңел эш түгел

Быел оныгым беренче сыйныфка бара. Без әзерлек эшен узган елның сентябрь аенда ук башладык. 29нчы лицей булачак беренче сыйныфлар өчен махсус курслар оештырды. Ул курсларга язылу өчен чират иртә таңнан тезелде. Аларның эшләре зур хәзерлек белән, яхшы итеп оештырылды. Балаларга бирелгән эшләр чын мәгънәсендә булачак укучыларның потенциаль мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итте, зур кызыксыну уятты. Гыйнвар ае азагында нәтиҗәләр ясалды. Менә шул вакытта күп кенә ата-ананың күзе маңгаена менде. Ни өчен? “Әзерлек курсында шөгыльләнү әлеге мәктәпнең беренче сыйныфына язылуга йогынты ясамый. Лицей фәкать тәкъдим итә, язылу исә электрон чират буенча булачак”, — дип белдерделәр. Бөтен лицейларда да шундый тәртип икән. Шулай булгач, лицейларга теләсә кем керә ала. Бер яктан, бу яхшы булса да, икенче яктан, әзерлек курс­ларында шөгыльләнгән әлеге лицейга якын йортта яшәгән балалар керми дә калырга мөмкин. Шулай ук, коррупциягә дә киң юл ачыла, биредә эшләүчеләр үзләренең якыннарын, күп акча биргәннәрне дә алачаклар дигән сүз.
Минем белүемчә, акча түләп, сәләтсез булса да, шул лицейда укучы балалар бар. Беренче сыйныфка керүчеләр саны бик күп. Курсларга 200ләп бала йөри. Һәрберсенең түләгән акчасын исәпкә алсак, лицей табышы – 1 миллион сумнан ким түгел. Сүз дә юк, булсын, заманы шундый. Шул ук вакытта 29нчы лицей 200 баладан акча җыеп, 1нче сыйныфка нибары 50 укучы, ә 86нчы лицей 100 укучы кабул итә. Ә калган балалар кая барырга тиеш? Бу очракта кем гаепле соң? Мәктәп гаепле түгел, билгеле. Ул бар баланы да кабул итә алмый, чөнки ул шар түгел, төгәл бала санына исәпләнелгән. Ә телевидение аша җирле хәбәрләрдә халыкка ачыктан-ачык “Ижауда 10000 бала өчен 10 мәктәп җитми”, — дип белдерделәр.
Хәзер инде лицейларның уку планын карыйк. Монда чәчең үрә торырлык. Беренче сыйныфта һәркөнне 9 дәрес, кайбер лицейларда баланы кичке бишенче яртысыз алырга ярамый. Шул ук вакытта аларда озынайтыл­ган көн төркеме дә юк, ә бары тик мәҗбүри түгәрәкләр, олимпиадаларга хәзерлек бара, ә өйгә бирелгән эш эшләнми. Биремнәр бик катлаулы, аларны өйдә укучы күпме вакыт эшли, билгесез. Шулай итеп, уку елы азагына беренче сыйныф укучысының сәламәтлегенә күпме зыян килә? Шуңа күрә кайбер ата-ана ел уртасында баласын, лицейдан алып, гади мәктәпкә бирергә мәҗбүр, чөнки баланың сәламәтлеге күпкә кыйммәтрәк икәнен ул соң булса да аңлый. Минем уйлавымча, бала беренче сыйныфка кергәндә, лицей-гимназияләрне генә түгел, ә гади мәктәптә яхшы, тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучысын эзләргә кирәк. Укуга сәләтле булган бала гади мәктәптә белем алып та, югары күтәрелә ала. Иң яхшысы – микрорайонда урнашкан мәктәпкә язылу. Бу очракта беренче сыйныфка язылырга ашыгырга кирәк, соңга калсаң, урын бетүе бар. Ул вакытта, хәтта шул микрорайонда яшәсә дә, бала анда урнаша алмый, аны теләсә кайсы мәктәпкә җибәрергә мөмкиннәр. Баланың кая барып эләгәсен дә белеп булмый.
Ә шулай да лицейларга кабул итүнең элеккеге системасын кайтару хәерле яки алар укучыларны үзләре имтихан алып кабул итәргә тиеш. Бу адым гаделрәк булыр иде. Баланың иҗади потенциалы башлангыч мәктәпкә бәйле, шуңа күрә укытучыларның статусын күтәрергә кирәк. Тәҗрибәле, яхшы укытучылар өчен “көрәш” барса, бәлки мәгариф системасында тәртип булыр иде.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.