Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Беренче сыйныфка бару күпме тора?
31.08.2017

Беренче сыйныфка бару күпме тора?

Тәүге тапкыр мәктәпкә бару бала өчен дә, ата-ана өчен дә истәлекле, дулкынландыргыч мизгелләр. Бу көнне һәр ата-ана баласына онытылмаслык Белем бәйрәме бүләк итәргә тели, шунлыктан әзерлек ыгы-зыгысы да алдан башлана. Иң элек укучыга мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары сатып алырга кирәк. Быел баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә соң? Әлбәттә, һәр ата-ана үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Бүгенге көндә җаның теләгән әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур, чөнки кибетләрдә кием-салым, уку кирәк-яракларының төрлелегеннән күзләр камаша. Быел Удмуртстат беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләүнең уртача күпмегә төшүен исәпләп чыгарган.
Иң элек, һәр укучы өчен кирәк булган мәктәп формасына тукталыйк. Гадәттә, беренче сыйныфка баручының мәктәп формасының бәясе мәктәп куйган таләпләргә һәм тукыманың сыйфатына бәйле. Кызларның мәктәп формасы бәясен санау өчен исемлеккә икешәр пар блузка, итәк, колготка, оекбаш, ә малайларга – чалбар, ике күлмәк, 4 пар оекбаш кертелгән. Шул рәвешле, быел кызлар өчен мәктәп формасы уртача 4030 сум, малайларныкы – 3084 сум тора. Узган елгы бәяләр белән чагыштырганда бу 250 сумга кыйммәтрәк.
Чыгымнарның аерым бер өлеше булып аяк киеме тора. Удмуртиянең кулланучылар базары бәяләренә күз салсак, балалар ботинкалары уртача 2280 сум, җәйге туфлине якынча 1430 сумга сатып алырга мөмкин. Узган җәйне балалар туфлиенең бәяләре 1318 сум тирәсе иде. Моннан тыш, өстәмә чыгым буларак, күпчелек мәктәпләрдә укучылардан алмаш аяк киеме дә сорала.
Шулай ук беренче сыйныфка укырга баручыларның гардеробында физкультура дәресе өчен дә кием булырга тиеш. Спорт костюмы, 2 футболка, кроссовки — уртача 3840 сумга төшә. Моннан тыш, кыш җитүгә укучыга чаңгы да кирәк була, ботинкалы чаңгыларның уртача бәясе 3 мең сум.
Сумка, портфельләрнең дә бүгенге көндә ниндие генә юк. Сыйфат ягыннан да, бәя ягыннан да төрлеләр. Сумка алган вакытта каптырмаларының, замокларының, тоткаларының нык­лыгына игъти­бар итәргә киңәш ителә. Кечкенәләр өчен аркага асып йөрмәле порфельләр уңайлырак. Бүгенге көндә арканы төз тота торган ортопедик портфельләргә өстенлек бирелә. Удмуртстат рюкзак бәяләрен уртача 2000 сум дип куя. Узган ел беренче сыйныфка баручы улыбызга уртача бәя белән 5 мең сумга портфель сатып алдык, ул вакытта киштәдә 9-12 мең сумлыклар дә бар иде .
Уку кирәк-яраклары башка әсбаплар белән чагыштырганда ул кадәр үк кыйммәт түгел кебек, тик кечкенә исемлекне генә алганда, бу уртача 525 сум. Беренче сыйныфка керүченең минималь җыелмасына: 20 дәфтәр, рәсем ясау өчен 2 альбом, 3 гади карандаш һәм ручка, фломастерлар керә. Әлеге исемлеккә пенал, картон, төсле кәгазь, пластилин, буяулар, пумала, көндәлек, санау таякчыклары, хезмәт дәресе өчен алъяпкыч һәм башка кирәк-яраклар кертелмәгән.
Беренче сыйныфка баручы өчен бик үк мөһим булмаган, тик югары сыйныф укучыларына уку өчен кирәк-яраклар да байтак. Мәсәлән, заман таләпләре буенча кирәк булган ноутбукның уртача бәясе 29000 сум. Бала белән элемтәдә тору өчен кесә телефоныннан башка да һич булмый, аның уртача бәясе 3140 сум, смартфоннар – 11700 сум.
Удмуртстат биргән исемлеккә мәктәп китапханәсеннән бирелгән китаплардан тыш, ел дәверендә уку өчен кирәк булган эш дәфтәрләре бәясе дә кертелмәгән. Аның бәясе 3-4 мең сум.
Ниһаять, укучыбыз мәктәпкә әзер. 1 сентябрь иртәсендә тәүге тапкыр мәктәпкә баручы укучыны чәчәк бәйләменнән башка күз алдына да китереп булмый. Авылларда белем бәйрәменә чәчәк бәйләмен бакчада үскән гөлләрдән ясарга мөмкин, тик шәһәрдә аны сатып алырга туры килә. Уртача бер чәчәк бәясе 72 сум булса, чәчәк бәйләме 500 сумнан да дә ким тормый.
Шулай итеп, статистика мәгъ­лүматлары буенча беренче сыйныфка малайларны әзерләү уртача – 11700 сумга, кызлар – 11800 сумга төшә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 1200 сумга кыйммәтрәк. Исемлеккә барлык кирәк-яраклар да кертелмәгәнлектән, баланы мәктәпкә җыю чыгымнарының бу суммага гына төшмәве көн кебек ачык. Безнең гаиләдә, уртача бәяләр белән генә санаганда да, барлык чыгымнар 20 мең сумга тартты. Сүз дә юк, барысы да ата-ана кесәсенең калынлыгыннан тора, кемнәрдер өчен ул артыграк, кемнәрдер өчен кимрәк тә булуы ихтимал.

Ләйсән Әхмәтова.