Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Беренче канал» йолдызлары — Ижауда
7.06.2018

«Беренче канал» йолдызлары — Ижауда

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Ижауга “Беренче канал” һәм “О!” телеканалы хезмәткәрләре, эстрада, спорт йолдызлары килде. Мәскәү кунаклары хәйрия акциясен 16нчы тапкыр уздыра. Моңа кадәр алар Мәскәү, Ярославль, Краснодар, Иваново, Пенза, Самара, Казан, Түбән Новгород, Уфа, Әстерхан, Кырым, Тула, Дубна шәһәрләрендә булганнар. Быел акциянең республикабыз башкаласында узуы Ижау халкы өчен чын бәйрәм булды.

Җәйнең беренче көне салкын җил, хәтта кар белән “сөендерсә” дә, шәһә­ре­без­нең Үзәк мәйданында иртәдән үк халык мәш килә иде. “Бүген балалар өчен бәйрәм бит, ничек өйдә утырасың инде? “Беренче канал” йолдызларының күбесен әле кечкенәдән үзебез дә карап үстек. Аларны якыннан күрәсе килә”, — диде улы Айрат белән әлеге чарага килгән Гөлия Шәйдуллина. Һәм менә ул күптән көтелгән мизгелләр! Мәскәү йолдызлары утырган берничә автобус Үзәк мәйданга якынлашканда ук халык аларны көчле алкышларга күмде. Балалар белән беррәттән өлкәннәр дә сөенечле хис-кичерешләрен яшерә алмый иделәр. “Шәһәребездә мондый зур чара оештырганнары өчен җитәкчеләргә дә, “Беренче канал”га да зур рәхмәт”, — диде оныгы белән бәйрәмгә килгән Әлфия ханым.
Хәйрия акциясен тантаналы төстә ачкан вакытта Удмуртия Башлыгы исеменнән шәһәр халкын Хөкүмәт рәисе Ярослав Семенов котлады. “Беренче канал” командасын сәламләп ул: “Удмуртия кунакларны каршы ала белә, матур итеп каршыларга ярата да. Бүген тамашачылар мәхәббәтен яулаган, бөтен илгә данлыклы алып баручыларны, йолдызларны каршы алу – зур дәрәҗә. Республика җитәкчелеге һәм шәһәр халкы исеменнән сезгә бу изгелегегез, балалар язмышына битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Дуслар, бу акциянең максаты — сәләтле яшьләргә, балаларга гына түгел, ә тормышта авыр хәлдә калган балаларга да ярдәм итү. Минем һәр балага сәламәтлек, бәхет һәм йөзләреннән беркайчан да елмаю китмәсен дип телисем килә”, — диде.
Кунаклар нәниләр янына буш кул белән килмәгән иделәр. Күп балаларның олы хыяллары шунда ук – Үзәк мәйданда хәйрия акциясенә старт бирелгән вакытта чынга ашты. Кемдер Удмуртия Башлыгы исеменнән чаңгы алырга сертификат иясе булды, кемгәдер синтезатор бүләк иттеләр, кемгәдер роликлар, планшет, смартфоннар һәм башка бик күп төрле бүләкләр тапшырылды. Алар турында балалар чын-чынлап хыялланган булганнар.
Тантаналы ачу өлешеннән соң кунаклар шәһәребезнең төрле урыннарына балаларга бәйрәм өләшергә таралдылар. Эш, очрашу графиклары бик тыгыз булса да, йолдызларның күбесе белән Ижау, аның халкы, балалар тәрбиясе турында аралашып алу мөмкинлеге туды. Ә “Давай поженимся” тапшыруында димче ролен башкаручы Роза Сябитова Удмуртия татарларына үз теләкләрен җиткерде.

Эльвира Хуҗина.