Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Белем алу – энә белән кое казу
27.05.2020

Белем алу – энә белән кое казу

Рөстәм Егоров турында инде язганыбыз булды. Кечкенәдән сәхнәне, җырны үз иткән егетне Ижау татарлары арасында белмәүче сирәктер. Рөстәм бүгенге көндә Казандагы И.Әү­хәдиев исемендәге музыка көл­лия­тендә, икенче курста белем ала. Тик коронавирус галәмәте аркасында аңа да өйдән торып укырга туры килә. «Дис­танцион уку иҗади кешегә кыен, вокал, фортепиано буенча аеруча», — ди ул. Расписаниеләрендә — көненә ике-өч дәрес. Һәркайсы биш минут тәнәфес белән сәгать ярым дәвамында бара. Рөстәм онлайн дә­ресләрне калдырмый, бурычлары юк — яхшы укучы студентлар рәтендә. Беренче курстагылар да еш ярдәм сорый икән. Телефон аша булса да аңлату, булышу җаен таба. “Ижауда ныклы башлангыч музыкаль белем бирделәр”, — ди. Казанда уку Рөстәмгә туган телдә сүз байлыгын арттыру мөмкинлеген дә бирә, шактый иркен сөйләшә башлаган ул. “Инсаф Абдулла алып баручы сәхнә сөйләме дәресләре бик файдалы”, — ди.
Туган йортында рәхәт, тик дуслары, Казан сагындыра. Дистанцион укулар беткәч тә, Рөстәм ял ягын карамый, үзлегеннән баян, фортепианода әсәрләр уйнап, башкару осталыгын арттыра. Киләчәккә планнары белән дә уртаклаша: көллиятне тәмамлагач, консерватория яки мә­дәният институтына керергә исәбе. Дистанцион дәресләр 7 июньгә ка­дәр барачак, ә аннары Рөстәмне өч имтихан көтә. Аларны кайчан һәм нинди шартларда тапшырасы әлегә билгеле түгел. Рөстәм аларга да тырышып әзерләнә. Уңышлар сиңа, Рөстәм!

Фәнзилә САЛИХОВА.