Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Без — татар балалары
4.04.2018

Без — татар балалары

Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә «Мин — татар кызы», «Мин — татар малае» конкурсы узды. 4 малай һәм 4 кыз үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә ярыштылар. Аларга ярдәмгә әниләре, әбиләре, хәтта абыйлары да килде. Барлык сабыйлар да сынауларны уңышлы үтеп, җиңү яуладылар. «Татар кызы» исеменә — Ралина Шәехова, «Татар малае» исеменә Тамерлан Вәлиев лаек булды. Ә калган балалар “Сәләтле”, “Тырыш”, “Кыю малай”, «Гүзәл кыз» номинацияләренең җиңүчеләре булды. Конкурстан бер генә бала да бүләксез китмәде. Сабыйлар үзләре турында менә нәрсәләр сөйләделәр.

Ралина Шәехова:
”Минем әнием Гүзәл, әтием Искәндәр. Мине әнием укырга, санарга өйрәтә. Ә әтием белән саф һавада йөрергә яратам. Әбием бәйләргә, тегәргә бик оста. Ул мине дә өйрәтә. Бу бәйрәмгә дә күлмәкне әбием текте. Бабам гармунда уйный, ул уйнаганда мин биим, җырлыйм. Авылдагы әбием белән бергәләп бәлеш пешерәбез. Ялларда әниемә булышам: тузан сөртәм, гөлләргә су сибәм. Бакчада минем дусларым күп. Кайвакыт бик шаян, көйсез булсам да, мин — әниемә, әтиемә бик кадерле бала”.

 

Милана Бешляга:
«Миңа 6 яшь. Мин татар кызы түгел. Ләкин мин татар телендәге җыр­ларны, биюләрне бик яратып өй­рә­нәм. Мин үземнең гаиләмне бик яратам. Әтиемнең исеме Алексей, ә әниемнең исеме Наталья. 15 яшьлек Артур абыем бар. Без башта гаиләбез белән 3 ел Нижневартовскида яшәдек. Соңыннан Ижауга күчеп кайттык. Хәзер мин «Дельфин» студиясендә шөгыльләнәм. Күбрәк урамда уйнарга яратам. Кыш көне чаңгыда, җәй көне велосипедта йөрим. Рәсем ясыйм”.

 

Мәлик Нуриәхмәтов:
«Минем әтиемнең исеме Азат, әнием Фирдәүсә, Азим исемле абыем бар. Мин бик кечкенә булганда йомры уенчыкларны тәгәрәтеп уйнарга яратканмын. Абыем белән кыш көне тау шуарга барабыз. Әти мәзәкләр сөйләргә ярата. Үзем спортны яратам: шпагатка утырам, боҗра ясый беләм. Дүрт яшемнән ике тәгәрмәчле велосипедта йөрим».

 

 

Самат Усманов:
“Минем исемнең мәгънәсе “Башлык” дигәнне аң­лата. Мин йө­зәргә, теплоходта йөрергә яратам. Ял көннәрендә гаиләбез белән кинога, зоопаркка барабыз, төрле күңел ачу үзәкләрендә ял итәбез. Кыш көне тимераякта һәм чаңгыда йөрим”.

 

 

 

 

Тамерлан Вәлиев:
“Мине кәбестә арасыннан тапмаганнар, ә 6нчы балалар тудыру йортында туганмын. Минем әти-әнием, әби-бабам, апам бар. Безнең гаилә бик тату. Җәй көне мин гаиләм белән диңгез буенда — Геленд­жикта ял иттем. Мин йоннан картиналар ясарга бик яратам”.

 

 

 

Рәзил Яруллин:
“Минем шөгыль­лә­рем бик күп. Лего, магнитлы конструкторлар җыю белән мавыгам. Төсле акбурлар белән ясарга яратам. Уенчык динозаврлар һәм башка хайваннарны җыям. Миңа әти күп әйберләр өйрәтә торган китаплар укый. Айкидо түгәрәгендә шөгыльләнәм”.