Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Без – татар балалары
29.05.2019

Без – татар балалары

«Бүген безнең балалар бакчасында икенче тапкыр «Татар кызчыгы һәм татар малае» бакчакүләм конкурс уздырыла. Балалар бик җаваплы карадылар, күп көч куйдылар, ныклап әзерләнделәр. Конкурска бакчабызның булган, тырыш, үҗәт балалары сайланып алынды”, — дип башлады бәйрәмне Ләйсирә Юсупова. Конкурста катнашучыларның һәрберсе турында җылы итеп сөйләгәннән соң, сүзне балаларның үзләренә бирде.

Ралина Мөхәммәтдинова: “Мин Ралина Мөхәммәтдинова Булат кызы булам. Миңа 7 яшь. Әтинең әтисе Алмаз бабай, Алмаз бабайның әтисе Өлфәт — минем карт бабам була. Әле минем әбиләрем дә бар. Аларны мин бик яратам, хөрмәт итәм. Әбиләрем мине тәмле өчпочмаклар белән сыйлый. Мин дә аларга булышам. Без бердәм тату гаилә булып яшибез. Туган телем — татар телендә сөйләшәбез”.

Рамир Әхмәтвәлиев: “Мин — Рамир. Миңа 7 яшь. «Энже» балалар бакчасына йөрим. Әнием Ләйсән исемле. Ул — иң матур әни. Әтием — Радик. Иң көчле әти — минеке. Әниемнең әтисе — Әсхәт бабай. Әсхәт бабайнын әтисе — Сәетҗан бабай. Ул миңа карт бабай була. Сәетҗан бабайның әтисе — Хәйретдин. Мин бабайларның истәлекләрен кадерләп сак­лыйм. Иң шәп татар малае мин булам!”

Илдар Булатов: “Мин — Илдар. Миңа 7 яшь. Матур гына малай мин. Уйныйм, биим, рәсем ясыйм, азрак шаярам да. Әнием – Алсу – тәмле ашлар пешерә. Әтием Михаил бик оста һәр эшкә. Әбием — Хәдичә, бабам — Филкус. Ә карт бабам Миннебай була. Бик яратам аларны. Мин бит – татар малае”.

Зиләрә Яппарова: “Мин — Зиләрә. Исемем якты, чиста, шатландыручы дигәнне аңлата. Миңа 5 яшь. Безнең гаиләбез 4 кешедән тора: әтием – Илнар — полиция хезмәткәре, әнием – Гөлфия — хисапчы. Мин 107нче бакчаның зурлар төркеменә йөрим, ә сеңелем Камилә шушы бакчаның кечкенәләр төркеменә йөри. Шулай ук безнең Дружок кушаматлы этебез дә бар. Буш вакытта мин сеңелем белән уйнарга, велосипедта, самокатта йөрергә, китап укырга, рәсем ясарга яратам. Һәр атна саен диярлек без авылга кайтабыз. Кичкетаң авылында безне Тәлгать бабай, Раушания әби, карт бабабыз Зөфәр көтә, ә Сокман авылында Рәйхан бабай, Мәдинә әби һәм 90 яшьлек карт бабабыз Тимерхан каршы ала. Мин авылга кайтырга яратам, чөнки анда күңелле: песиләр белән уйныйбыз, чеби саклыйбыз, су буена кондыз оясы карарга барабыз, шәп итеп мунча керәбез, тәмле бәлешләр, шәңгәләр ашыйбыз. Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендә яшәсәм дә, мин татарча сөйләшәм, әни белән татар халык ашлары пешерәм, татарча жырлар, шигырьләр беләм. Татар булуым белән мин горурланам”.

Самат Маһиянов: “Мин — Самат. Миңа 7 яшь. Безнең гаилә зур түгел, әмма без бер-беребезнең кадерен белеп яшибез. Әти спортны ярата. Әни гөлләр үстерә. Абый музыка белән дус, ә мин — бабай белән. Фларид бабам — гармунчы. Разит бабам шахмат уйный. Ә мин җырлыйм, биим, уйныйм. Чын татар малае булып җиңәргә дип килдем мин”.

Аделия Имаметдинова: “Әтием Айдар, әнием — Резеда, сеңелем — Риана. Әти-әни безне эшкә өйрәтәләр. Без аларга булышабыз. Әле минем ике бабаем бар. Рәдиф бабам — гармунчы. Безне биетә, җырлата. Әхәт бабай — ветеринар. Минем өч әбием бар: Мәрзия, Дания, Рабига. Мәрзия әби – карт әби, гаиләдә иң өлкән кеше. Дания әби хуш исле пиннекләр ясый. Ә Рабига әби мине матур итеп сөйләшергә өйрәтә. Безнең гаилә — тату, шәп татар гаиләсе. Ә мин — инсафлы татар кызы”.

Салават Җәлилев: “Дусларым, туганнарым күп. Һәммәсен хөрмәт итәм. Әти-әнием минем укытучы булып эшли. Дифинә әбием тәмле ашлар пешерә. Илгизәр бабай паркта автобуслар төзәткән. Мәгъсүд бабай сугышта булып кайткан. Мисхәт бабай Агыйделдә балыкчы булып йөргән. Муса бабай — тракторчы. Нина әби — сыер савучы. Сәгадәт әби сугыш елында тимер юлы төзегән. Барысын да яратам, һәммәсен хөрмәт итәм”.

Асель Зарипова:

“Ижауда мин туганмын
Чын татар гаиләсендә
Исемем минем — Асель,
Фамилиям — Зарипова.

Пироговода яшибез
Әнием һәм Илһам белән.
Күршебездә — удмурт, урыс —
Бик тату алар белән.

Кемдер җырлый, кемдер чигә,
Ә мин бию яратам.
Рәсемнәр дә ясыйм әле,
Әбием дә шакката.

Әгерҗедә әби-бабам,
Бик яратам аларны.
Дәү әнием сөйли безгә
Карт әби-бабамнарны.

Сабир бабай — игенче,
Мөнирә әби — савымчы,
Нури бабам — итекче,
Карт әбием — тегүче.

Нәсел агачын бизи
Утызлап әби-бабай.
Сугыш кырында калган
Батыр Хуҗәхмәт бабай”.

Балалар үзләре белән таныштырганнан соң, аларның гаиләләре белән ясаган “Мин өйдә. Минем яраткан шөгыльләрем” дигән видеороликларны да бик яратып карадык. Балалар җырлап, биеп, шигырь сөйләп, сәләтләрен дә күрсәттеләр. Киеп килгән татар костюмнарын да, “Шалкан” әкиятен дә бик матур итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр. Конкурс алдыннан кызлар тәрбияче апалары белән “Сабантуй” кафесына барып, кыстыбый пешерергә дә өйрәнеп кайтканнар икән.
Балаларның бик оста итеп чыгыш ясауларына, татар көйләре яңгырауга ук аяк­лары бии башлауларына, “Мин — татар кызы”, “Мин — татар малае”, — дип горурланып әйтүләренә сөенеп утырдым. Бәйрәмне алып баручы һәм оештыручы Ләйсирә Наил кызы әйткәндәй, һәр бала җиңүгә лаек иде.

Шуңа күрә дә конкурстан бер генә бала да бүләксез китмәде. Кызлар “Сөйкемле”, ”Гүзәл”, “Күркәм” исеменә лаек булдылар. Ә малайларга “Сәләтле”, “Тапкыр”, “Кыю” исемнәре бирелде. “Татар кызчыгы” исеменә Зиләрә Яппарова, ә “Татар егете” исеменә Илдар Булатов лаек булды.
Балаларны бүләкләгәндә, Бриллиант Рафыйк кызы: “Без үзебез татарлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен җан атып яшибез. Сабыйларның күңеленә дә милли тәрбия орлыклары салырга тырышабыз. Киләчәктә әлеге сабыйлар милләтебезгә хезмәт итәрләр дигән өметебез зур”, — диде һәм әбиләргә, әти-әниләргә мәктәпкә укырга киткәч тә, татар телен оныт­маска кирәклеген әйтте. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. 107нче балалар бакчасында милли җанлы балалар тәрбияләнүләренә шигебез юк.

Рилия Закирова.