Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Безне санаячаклар
16.01.2020

Безне санаячаклар

Быел октябрь аенда халык санын исәпкә алу узачак. Ул 10 елга бер мәртәбә уздырыла. Халык санын алу, беренчедән, бу илдә булган халык исәбенең төгәл санын, аның сос­тавын белергә һәм тормыш шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу — Россиянең тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, ә бездән соң яшәүчеләргә дә күп нәрсә турында сөйләячәк. Быелгы халык санын алу башкаларыннан цифрлаштырылуы белән аерылып торачак. Бу — һәркем “Дәүләт хезмәтләре” («Госуслуги») порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыра алачак, ә исәпкә алучылар исәпкә алу бланклары булган электрон планшетларны кулланачак дигән сүз.
2011 елда Болгариядә Интернет аша махсус сайтта 3,1 млн. га якын кеше, ягъни ил халкының 42%ы исәпкә алынган. Шул ук вакытта, 2011 елда Литвада узган онлайн-җанисәптә 1 миллионнан артык кеше яки республика халкының 34%ы электрон анкеталарны тутырган. 2012 елда Эстониядә яшәүчеләр халык санын алу вакытында Интернет челтәрен куллану буенча рекорд дәрәҗәсен күрсәткәннәр – ил халкының 67%ы онлайн аша исәпкә алынган. Чит ил тәҗрибәсе Интернет технологияләрне кулланып, теләсә кайсы вакытта электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутырырга мөмкин булуын күрсәтә. Әлеге тәҗрибәдән чыгып, безнең илдә дә моны эшләп карамакчы булдылар. Яңа алым югары сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ә аларны эшкәртүгә вакыт азрак китә. Әмма Интернет аша исәпкә алуның йомшак ягы да бар – кулланучыларның онлайн-активлыгын фаразлавы бик авыр. Ул югарырак та, көтелгән дәрәҗәдән түбәнрәк тә булырга мөмкин.
Россиядә яңа форматны 2018 елда узган Авыл хуҗалыгы санын алу вакытында сынап карадылар инде. 2019 елда уздырылган сораштыру барышында респондентларның 52%ы «Дәүләт хезмәтләре» порталында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үтүне кулай ысул дип атады.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр онлайн рәвештә цифрлы технологияләр кулланып узачак. Россия халкының дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында электрон исәпкә алу анкетасын мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Бу – халык санын алуның төп яңалыгы булып тора. Росстат исәпкә алучылары махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) дә исәпкә алынырга мөмкин булачак. Электрон сан алу битләрен дәүләт хезмәт күрсәтүләренең Бердәм порталында мөстәкыйль рәвештә тутырырга, аны үзең өчен генә түгел, ә гаиләнең башка әгъзалары өчен дә эшләргә мөмкин.

Гөлнара Вәлиева.