Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Безнең урам рәисе
29.05.2019

Безнең урам рәисе

Минская урамында 60нчы еллардан бирле яшим. Кышын безнең урамнарны беркайчан да трактор белән кардан чистартучы булмады. Дөрес, безнең халык эшчән, һәркем үз йорты тирәсен үзе чистарта. Быел урамда кар эттереп йөрүче трактор пәйда булгач, күзләремә ышанмадым. Урамнар чистартылгач, дөньялар яктырып киткәндәй булды. Бу безнең урам рәисе Рифкат ярдәме белән эшләнде. Ул бик ягымлы, ачык йөзле кеше. «Яңарыш» һәм «Ваш родительский дом» газеталарын һәр гаиләгә яздырып, вакытында китереп җиткерә. Рәхмәт аңа.
Округ депутатларына да рәхмәт. Яз җиткәч, наратлыкта өмә оештырдылар, үләннәрне чаптылар. Ул чүпләрне төяргә йөк машинасы да бирделәр. Депутатлар ярдәме белән балалар мәйданчыгы булдырылды. Җәй көне иртәдән кичкә кадәр балалар мәйданчыкта уйныйлар. Монда да Рифкаттән башка булмый. Ул мәйданчыкта тәртип булсын өчен күз-колак булып тора. Без, өлкән кешеләр, урамыбызга асфальт түшәлсен иде дип хыялланабыз. Әмма урамдагы пөхтәлекне бер Рифкат кына кайгыртырга тиеш түгел, чисталыкны саклау үзебездән дә тора.

Флүрә Шакирова, Ижау шәһәре.