Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Безнең “маладис” абый
14.01.2021

Безнең “маладис” абый

«Яңарыш” газетасының юбилей елында, 15 гыйнварда, милли басмабызның беренче көненнән диярлек аның белән бергә булган хәбәрчесе Дилфәр Фазыл улы Хәсәнов та 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Газета укучылар аны мәзәк остасы, милли мәсьәләләргә, халкына, туган ягына зур игътибар бирүче, тирән фикерле каләм иясе буларак беләләр, тормышчан юморескаларын яратып укыйлар.

Мин Дилфәр абый белән 1996 елда, Ижау шәһәренә килеп укый башлагач, “Яңарыш” газетасы уздырган бер чарада таныштым. Башкортстанның күрше районнарыннан булуыбызны белгәч, якташларча, аеруча ихлас аралаша башладык. Туган ягына кайтып килгән саен, Башкортстан яңалыкларын сөйли, уртак кызыксынулар, сөйләшер сүзләр табылып тора Дилфәр абый белән.
“Яңарыш” редакциясенә Яңа ел алдыннан килүендә: «Эштән кайтышлый гына керүем, бүген төнге сменадан соң», — ди. “Һаман эштә сез, кайчан ял итәргә җыенасыз?” — дигән соравыма: “Менә 70 яшемне тутырам да, ял итәчәкмен, бер атна гына эшлисем калды. Бер яңа мәзәк алып килдем, үзегез ничек кирәк шулай струкларсыз”, — дип, язмасын калдырып, кызу гына чыгып сызмакчы иде. “Мондый зур юбилей алдыннан болай тиз генә китәргә ярамый ул!” – дип, ай-ваена карамыйча, аны интервью бирергә күндердем. Әлеге әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәсем килә.

— Дилфәр абый, сезнең юморескалар белән даими танышып торам. Үзегезнең иң беренче тапкыр кулыгызга каләм алганыгыз истәме?

— Ижауда яшәгәндә татарча газета чыкканын белдем. “Яңарыш” газетасы ул вакытта киоскларда сатыла иде. Һәр санын сатып алып укый башладым. Чит республикага килгәч, татар теле сагындыра бит. Татар газетасы булуы бик сөендерде мине, ихлас рәхмәт хисләремне белдереп мәкалә яздым. Беренче язмамны Закуан Нуретдинов кабул итте. “Яз син безгә”, — дигәч, мәзәкләр иҗат итә башладым. Ул вакытта Хәбир Усманов исемле журналист бар иде. Алар белән аралашып, тыгыз элемтә урнашты. Хәбир Усманов минем өйгә килеп, интервью алды. Ул газетада басылды. Бу мине бик дәртләндереп җибәрде.

— Удмуртиягә килгәнче дә иҗат белән кызыксына идегезме? Кыскача тормыш юлыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.

— Мин Башкортстанның Борай районы Таңсызар авылында тудым. 1968 елда мәктәпне тәмамлап, Нефтекама техник училищесында укыдым. Аннан соң армиягә алдылар. Анапа шәһәрендә ул вакытта хәрби диңгез мәктәбендә (хәзер Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ярны саклау институты) 1 ел корабль электригы һөнәрен үзләштергәннән соң, Балтыйк диңгездә ике ел корабльдә хезмәт иттем. Анда калырга тәкъдим иткәннәр иде, минем туган ягыма кайтасым, үз телемдә рәхәтләнеп сөйләшәсем килде. Туган якка кайтканнан соң, Дүртөйле, Нефтекамада яшәргә, эшләргә туры килде. Аннары язмыш җилләре мине Удмуртиягә алып килде. Гомер буе “Удмуртнефть” оешмасында эшләдем.

— Сез күпчелек юмор жанрында язасыз. Үзегез шундый шаянрак күңелле кешеме?

— Юуук, мин бик тә җитди кеше. Тормышта булган кызык хәлләрне яза башладым да, кешеләргә дә ошап китте. Бераз язмыйча торсам, сорый башладылар. Мактагач, канатлар үсеп китте. Хәзер барлык язган юморескаларны санасаң, 300дән артык.

Ижауда гомер итүегезгә байтак еллар, тик һаман да авыл темасына мөрәҗәгать итеп, Башкортстанның Борай авылы тормышын чагылдырып язасыз. Әллә андагы кешеләр шаянрак күңеллеме?

— Шәһәрдә кешеләр бик җитди күренәләр миңа. Ә авылда яши дә, шаяра да, эшли дә, бәйрәм дә итә белә торган күтәренке кәефле халык яши. Авылга кайткач, дусларым, класс-ташлар белән сөйләшеп утырам. Алар нинди генә хәлләрне сөйләми?! Үзем белән блокнот йөртә, ишеткән кызык хәлләр онытылмасын өчен, язып куя башладым. 1000нән артык тираж белән китабым дөнья күргәч, күбесен авылга алып кайтып тараттым.

— Мәзәкләр тормышта булышамы?

— Әлбәттә, “Яңарыш”та чыккан мәзәкләр аша үземә бик күп дуслар таптым. Әдәби мохиттә кайный башладым. Шулай татар кешеләре белән аралашып яшәргә теләп, сусап кайткан идем бит хәрби хезмәттән. Ә Удмуртия җирлегендә татарлар белән аралашып яши алу үзе бәхет ул.
Бервакыт тормыш мәшәкатьләре, эш белән онытылып, язмый да башлаган идем. Урамда шагыйрь Ибраһим Биектаулыны очраттым. “Ни булды сиңа? Әллә бер-бер хәл килеп чыктымы?” — ди. “Юуук! Нигә?” — дип, үзем дә куркып киттем. “Язмый башладың бит, бик тә кызыклы юморескалар яза идең, газетадан берсен дә калдырмыйча укып бара идем. Болай итмә син, язуыңны туктатма!” — дип шелтәләп тә алды. Шушы очрашудан соң, кайттым да, җиң сызганып мәзәк хәлләрне язып бара торган блокнотымны актара башладым, бер утыруда 3 юморес­ка язып, редакциягә илттем. Шуннан соң, сан саен язмаларым чыга башлады. Икенче тапкыр очрашкач, Ибраһим абый: “Молодец, булдырасың”, — дип, мине тагын үсендереп җибәрде.

— Молодец, дигәннән, сезгә “Маладис” кушаматы такканнар дип ишеткәнем бар. Анысы ничек булды?

— Ул кушаматны миңа эштә тактылар. Мин үзем дә игътибар итмичә, хезмәттәшләрем әйбәт эш эшләсә дә, “Молодец!” дип әйтәм, ярамаган эш эшләсә дә, ягъни автоматны яндырса да, “Булдыргансың, молодец! Как так?!” дип әйтеп куям икән. Шушы “маладис” сүзе үземә ябышып калды.
63 яшькә кадәр эшләдем “маладис” булып. Бу яшькә кадәр эшләүче дә юк, булса да бик сирәктер. Аракы эчмим, эшемне белеп, җиренә җиткереп эшлим, шуңа күрә миңа: “Кит, җитәр сиңа”, — дип әйтергә кыймадылар, үзем теләгән кадәр бер урында хезмәт куйдым.

— Димәк, сез чыннан да мактауга лаеклы кеше. Түгәрәк даталарны каршы алганда, кешеләргә узган юлларына, тормышларына борылып карау хас, сез үзегезгә нинди бәя бирер идегез?

— Әгәр мин үз-үземә молодец, дисәм, бу дөрес булмас, мин үзем яза торган юморис­тик әсәрләремнең геройларына ошап калырмын, бәяне башкалар бирсеннәр. Ә узган тормыш юлым турында уйланганда, бик еш Аллаһка рәхмәт әйтәм. Догаларны, сүрәләрне яхшы беләм. Бер ел мәчеткә йөреп укыдым, өйдә дә дини китаплар укыйм. Тормышымда бик күп авырлыклар, фаҗигаләр булды. Юл һәлакәтенә юлыгып, машинам тулысынча изелде, үзем имгәндем. Ходай мине һәрвакыт саклап калды, миңа аякка басарга, яшәү тәмен, ямен югалтмаска мөмкинлек бирде.

— Сез бүген дә “Мин пенсиядә”, — дип, өйдә утырмыйсыз, һаман да кайдадыр эшлисез, сезне һич кенә дә 70 яшен тутыручы кеше итеп күз алдына китереп булмый.

— Бәлки инде туктармын. 70 яшем тулганнан соң ял да итәргә кирәктер.

— Димәк, “Яңарыш” газетасына мәкаләләр язарга, иҗат итәргә ныклап ябышачаксыз, моның өчен вакытыгыз күбрәк була?

— Минем “Яңарыш”тан аерылган юк инде (елмая).

— Удмуртиядә яшәүче татарларның күбесе башка төбәктән килгән кешеләр. Алар Удмуртиядә яшәп, үзләрен Удмуртия кешесе итеп яшәргә күнеккәннәр. Ә сез редакциягә килгән саен, Башкортстан, туган төбәгегез турында искә алмыйча калмыйсыз, әле кичә-бүген генә күченеп килгән кеше сыман тоеласыз.

— Дөрес, мин туган ягымны бик еш искә алам. Безнең Башкортстан бик матур бит ул! Күптән түгел генә “Курай” башкорт оешмасы Башкортстанның “Акбузат” журналы редакторы белән бик матур очрашу уздырды. Әлеге кичәдә башкорт әдәбияты, язучылары турында да сөйләделәр. Очрашу минем балачагым хатирәләрен яңартты, укыган китапларымны, талантлы язучыларны искә төшерде. Без барыбыз да балачак хатирәләре, тормышыбыз башланган, үсеп аякка баскан туган ягыбыз, туфрагыбызга тамырларыбыз белән ябышкан. Без аны онытсак, тормышка ябышып торган тамырларыбыз да, үзебез дә көчсезләнәбез. Менә шуны истән чыгармас­ка тиешбез.

— Дилфәр абый, “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре, каләмдәшләрегез исеменнән сезне гомер бәйрәмегез — 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм, саулык, иминлек, иҗади уңышлар телим!

Элмира Нигъмәтҗан.