Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Безнең кызлар — чит илләрдә
11.04.2018

Безнең кызлар — чит илләрдә

Татар авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының ел саен югары уку йорт­ларына БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүе – безнең өчен куанычлы күренеш. Бу үзе үк туган телнең дәрәҗәсен күтәрә торган күрсәткеч булып тора. Шулай ук үз телеңне камил белү – чит телләрне өйрәнүдә дә “күперчек” ролен уйный. Шушы фикерне дәлилләү өчен, Салагыш урта мәктәбен тәмамлаган ике укучыбыз – Фирая Булатова һәм Илгизә Минехуҗина турында язарга булдым.
Фирая — Казан федераль университетының Алабуга шәһәре филиалында чит телләр факультетында ин­глиз, немец (алман), кытай телләрен (өстәмә рәвештә), Илгизә дә Удмурт дәүләт университетының чит телләр институтында шул ук фәннәрне өйрәнә. Алар икесе дә тәрҗемәче булачак. Хәзерге көндә алар III курс студентлары.
Фирая үз теләге белән Германиядә ДААД программасы (Германская служба академических обменов) буенча үткәрелә торган җәйге телләр өйрәнү курс­ларына барды. Моның өчен, бил­геле, “5”легә генә укучы кызга күп төрле сынаулар үтәргә кирәк була. 70 илдән килгән студентлар белән бергә 3 атна буена Ахен шәһәрендә немец һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү буенча дәресләр алалар. Фирая экономик юнәлештәге курсларны сайлый. Укыганнары өчен ДААД хәтта стипендия дә түли.
Буш вакытларда экскурсияләргә йөртәләр. Европадагы иң зур фәнни үзәктә (Юлихта), Моншау, Бонн, Дюссельдорф, Кельн шәһәрләрендә, Париж (Франция), Амстердамда (Нидерланды) булуларын сөйләгәндә, мин шаккатып һәм сөенеп тыңлап утырдым. Бер бүлмәдә яшәгән Мексика кызы белән алар инглиз телендә аңлашканнар. “Бу җәй минем өчен бик истәлекле булды, мин әти-әниемә рәхмәтлемен, алар миңа каршы килмәделәр, ярдәм дә иттеләр”, — ди Фирая.

Ә Илгизәнең “Work and travel” (“Работа и путешествие”) программасы буенча Америкага баруы – авыл халкы өчен шаккаткыч хәл булды. Ул июнь-сентябрь айларында Нью-Йоркта 9-17 яшьлек балалар өчен табигатьтә оештырылган лагерьда эшли. Максаты — аралашу аша инглиз телен ныклап өйрәнү була. Мәскәү – Париж — Нью-Йорк һава юлын 9 сәгать үтүе, берүзе Парижда икенче самолетка күчеп утыруы, Америкада хәтта туганнарын эзләп табуы – безнең Илгизәнең исеме җисеменә туры килүен күрсәтә. “Кечкенәдән үк чит илгә сәяхәт турында хыялландым”, — ди ул. Ниһаять, 20 яшенә әти-әнисе бүләк ясыйлар: юлга, яшәү өчен зур гына сумма акча кирәк була. “Әти-әниемә зур рәхмәт, алар миңа ышанып, ерак юлга үзләренең фатихаларын бирделәр”, — ди ул. Россиядән икәнлеген белгәч, рус теленнән инглиз теленә тәрҗемә итәргә офиска да чакыралар. Илгизә анда да сынатмый, шуңа күрәдер аны икенче елга да эшкә чакыралар. “Чит континентта үзеңне ничек хис иттең?” – дип сорагач, “Тел белгәч кыенлык тумады, кешеләрнең ягымлы, ярдәмчел булулары да һәрвакыт миндә ышаныч тудырды”, — диде. Бер атна ирекле вакыт бирелгәч, Илгизә Нью-Йорк, Манхэттен шәһәрләрендә истәлекле урыннар белән танышып йөргән.
Шулай итеп, гади татар авылыннан ике кызыбызның дөнья буйлап сәяхәт кылуы – телләр өйрәнүдә чикләр юк икәнлегенә бер мисал булып тора. Ә аның нигезе – үз туган телеңне яхшы белү, аны ярату, дип уйлыйм мин. Бу язмам бүгенге көндә чыгарылыш имтиханнары алдында торучы 11нче сыйныф укучыларына бер нәсыйхәт булсын иде. Күп нәрсә укучының үзеннән, аның тырышып укуыннан, ата-ананың баласы язмышы өчен битараф булмавыннан торуын күп еллык педагогик стажыма таянып әйтә алам.

Лениза Шәрипова, Салагыш авылы.