Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


27.06.2019

Безнең Дамира

Дамира ханым Сабантуй бәйрәмен көтеп ала. Юк, Сабантуйга гына түгел, һәр ялга, һәр бәйрәмгә төп нигездә гаилә учагының җылысын саклап торучы әнисе янына ашыга ул кияве Фәнис белән. Әтисе күптән мәрхүм инде. Йорт-җирне, каралты-кураны төзек тоту олы кияү Фәнис өстендә. Бәйрәм көнендә әнисенең капка төбе үзе кечкенә генә Сабантуй мәйданчыгын хәтерләтә. Киң күңелле Нәзилә ханым барысын да сыйдыра. Халкыбызның бу бәйрәме шуның белән үзенчәлекле: чакырылып та, чакырылмыйча да килергә ярый кунакка. Һәркем бер дәрәҗәдә якты йөз, тәмле сый белән каршы алына.
Өй түренә озын өстәл сузып куелган, сый-нигъмәт һәркемгә җитәрлек. Чәкчәген, тәмле камыр ашларын хуҗабикә алдагы көнне пешереп куйса, бәлеш мичкә (әниләре өйнең күрке булган ап-ак мичне сүттерми, саклый) иртән үк кереп утыра. Газ өстендәге зур кәстрүлдә, тирә-юньгә тәмле исләр таратып, тавык шулпасы кайный. Ә өстәл көйләү балалар өстендә. Сабантуй башланганчы өлгерергә кирәк. Дамира барысын да ашыктыра.
Уеннарга кадәр, сыйныфташлар белән дә очрашып, сөйләшеп аласы бар. Уеннар башлангач, һәрберсендә диярлек катнашырга тырыша ул. Үзе генә түгел, башкаларны да ияртә. Оеш­тыручы кызлар да иң элек аны чакыралар. ”Кайберәүләр читтән генә күзәтеп утырырга ярата, андыйларны аңламыйм мин. Үз күңелеңне дә, башкаларныкын да күрергә кирәктер, минемчә”, — ди Дамира Илсур кызы Закирова. Капчык киеп тә, йомырка кабып та йөгерә ул, бер пар чаңгыга дүрт-биш кеше басып чирәм өстеннән дә шуалар. Егылса да исе китми аның: кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. “Бәйрәм-кичәләр үткәргәндә, Дамира апага мөрәҗәгать итсәк тә, ул безне кире бормый, һәрвакыт теләп катнаша”, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Мәгъсүм кызы Османова. Менә шундый актив, шат күңелле булганы өчен ярата, хөрмәт итә Дамира ханымны авыл халкы.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.