Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Безнең вакыт”ны яклар вакыт
24.01.2019

“Безнең вакыт”ны яклар вакыт

Кеше икмәк белән генә тук була алмый, рухи азык та кирәк. Һәр халык өчен ул — үз әдәбияты, театры, җырлары, туган телендә матбугат чаралары. Матбугат һәм мәгълүмат чаралары дигәндә, без иң элек 25 елдан артык тарихлары булган “Яңарыш” газетасын, “Хәерле кич” телетапшыруын күз уңында тотабыз. 2001 елда “Минем Удмуртия” каналы ачылгач, татар телендәге мәгълүмат кыры киңәеп, безгә, Удмуртиядә яшәүче татарларга, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, милли тормыш белән танышу өчен мөмкинлекләр тагын да арткан иде. “Хәерле иртә”, “Безнең вакыт”, “Күңелле кыңгырау” тапшыруларын милләттәшләребез генә түгел, башка милләт вәкилләре дә яратып карыйлар. Беренче елларда “Күңелле кыңгырау” тапшыруы атна саен 13 минут булып чыга, “Безнең вакыт” тапшыруына 26 минут бирелә иде. Кызганычка каршы, тапшыруларның вакыты елдан-ел кыскара. Хәзер балалар тапшыруы – ике атнага бер тапкыр 7шәр минут.
Узган көздән “Безнең вакыт” тапшыруы бөтенләй ябылу куркынычы астында калды. Октябрь аеннан әлеге тапшыруны әзерләүче журналистлар һәм хезмәткәрләр кыскартылуга дучар булдылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге тапшыруны саклап калу өчен чыгымнарны вакытлыча үз өсләренә алдылар.
Декабрь аенда Удмуртиягә эшлекле сәфәр белән килгән Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиевка, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирновка да ирештергән идек зарыбызны. Очрашуның кайтавазы булып, шушы атнада Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгында Лариса Буранова, “Моя Удмуртия” телерадиокомпания директоры Марина Городилова, милли оешмалар җитәкчеләре Рәмзия Габбасова, Илсур Миңнемуллин катнашында узган җыелышта тапшыруны саклау мәсьәләсе күтәрелде. Телерадиокомпания директоры тарафыннан тапшыруга карата кискен генә сүзләр яңгырады. Имеш, халык карамый, бигрәк тә яшьләр читтә кала. Форматын үзгәртергә кирәк, яңалык юк, бер үк калып буенча бара. Әмма бит максатыбыз – шоулар күрсәтеп, шаккатыру түгел, ә тапшырулар аша мәдәниятебезне пропагандалау, теле-безгә карата кызыксыну уяту, аны саклау, милли тормышыбызны чагылдыру. Хәер, ябарга теләүнең төп сәбәбе — финанс кытлыгы мәсьәләсе. Телеканал бюджетында татар тапшыруларына акча юк! “Безнең вакыт”ны ничек саклап калырга, яшәтергә? Шул хакта баш ватабыз. Әлегә тапшыруны чыгаруның матди сорауларын чишү милли оешмалар җилкәсендә калды. Ләкин бу милли оешмалар өчен бик авыр йөк.
Мөхтәрәм милләттәшләребез, сез татар тапшыруларын карыйсызмы? Тапшыруларның саклануын телисезме? Бәлки тәкъдим-киңәшләрегез, ярдәм итәргә теләгегез бардыр? Сездән хатлар көтәбез.