Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Безнең белән горурланалар
22.11.2017

Безнең белән горурланалар

Ноябрь башында Ижау шәһәрендә математиклар турниры узды. Ярышта 40 команда катнашты. Алар 29, 30, 41нче лицейның һәм 45, 91нче һәм башка мәктәпләрнең 5-6нчы сыйныф укучылары иде. Көрәш бик киеренке барды. Нәтиҗәдә 41нче лицей командасы җиңде. Аларга кубок, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Командада абыем Алихан Эсембаев та бар иде.
Шушы көннәрдә өченче тапкыр “Сәләт­леләр территориясе” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр халыкара фестиваль-конкурсы узды. Безнең сәләтне Казан, Яр Чаллы, Мәскәү шәһәрләреннән килгән жюри әгъзалары бәяләде. Әлеге фестивальдә мин дә чыгыш ясадым. “Уен кораллары” номинациясендә беренче урынны алдым һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем. Шушы көннәрдә узган “Вот­кинск – Чайковскийның туган җире” икенче бөтенроссия фестивалендә беренче дәрәҗә, “Сәләтлеләр канатында” халыкара конкурс-фестивалендә икенче урынга лаек булдым. Мине бүләкләгәндә залда утыручы әбием, әти-әнием бик горурланып утырдылар. Ә мин: “Җиңүем өчен зур рәхмәт сезгә”, — дим.

Алина Эсембаева, Ижау шәһәре.