Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Безгә мәзһәп кирәкме?
24.01.2019

Безгә мәзһәп кирәкме?

Тарихыбызга әйләнеп кайтсак, моннан 25 ел тирәсе элек рәсми рәвештә динебезгә ирек-хөррият бирелде. Элгәре иркен рәвештә дин хөкемнәрен үтәп яши алмаган, ләкин йөрәгендә иман орлыгын саклап тоткан халкыбыз иң беренче эш итеп кайчандыр манаралары кисеп төшерелгән мәчет-мәдрәсә биналарын барлады, кайтарып булмаганнары урынына яңаларын төзеде. Инкыйлабтан соң сакланып калган тарихи мәчетләребез өстенә һәрбер авылда диярлек яңа мәчетләр салынды.

Бераз соңрак ул мәчетләрдә дин сабак­лары, әдәп-әхлак дәресләре бирелә башлады, тәһарәт алу кагыйдәләре, намаз уку тәртипләре өйрәтелде. Бик күп төрле китаплар, уку әсбаплары бастырылу сәбәпле, кемнең кулына кайсы китап эләксә, гыйбадәтләрен дә шул китапларга таянып кылдылар. Зәкят-сәдакаларны кем кая ничек бирергә теләсә, шулай бирде. Әлбәттә, мин үзем 2004 елда Казанның Россия Ислам университетына укырга кергәндә, кем ничек белә, шулай намаз укый дигән фикер алга сөрелмәде. Без үзебезнең җирлектә таралган Әбу Хәнифә (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) мәзһәбе буенча гыйбадәт кылабыз.
Инде тормыш бер урында тормый, намазга баскан, уразага кергән, зәкят-гошер чыгаручы, хаҗга баручы кардәшләребез елдан-ел арта. Нәрсә дигән сүз бу? Динне аңлау төрлелеге күбәя дигән сүз бу. Ике кеше төрле карашта булсалар да, аларга эшләре уртак булган урында бер фикергә килү алай ук кыен түгел. Ир белән хатынны алыйк: тормышка карашлары төрле булуга карамас­тан, пешерелгән ризыкны бергәләп утырып ашыйлар, келәм, мебель ише әйберләрне бергәләп сайлап, сатып алалар, уртак булган якларга таянып, ничек тә булса килешәләр. Килешә алмасалар, ни кызганыч, аерылалар. Ә фикерләре төрле булган кешеләр саны йөзләгән, я меңләгән булса, уртак фикергә килү, ничек тә исә килешү бик авырга туры килә. Авыл-шәһәрне ташлап, “мин үземчә яшим” дип, дәрвишлеккә чыгу динебездә хупланмый. Шулай ук җәмгыять әдәпсезлек дип кабул иткән эшләрне дә халык алдында кылу акылсызлыкка, наданлыкка тиңләнә. Шуңа күрә иҗтимагый эшләрдә Бөек Раббыбыз Аллаһ берәүләрне икенчеләргә буйсындыра: хатыннарны ирләргә, балаларны ата-аналарга, халыкны имамнарга, әмирләрне патшаларга, хәтта патшаларны да үзенә буйсынырга әмер итә, “кыямәттә соралачаксың” дип, тәкъва булырга боера.
Һәркем үз өендә тәртипне үзе урнаш­тыра. Килгән кунаклар берсе дә йорт хуҗасының тәртибен бозып, үзләренчә кыланып йөрми, чөнки тәртип бозучыны ул йортка кабат кертмәячәкләрен белә. Һәрбер йорт ул — кечкенә генә бер дәүләт, ул дәүләтнең дә патшасы, солтаны бар. Әгәр дә шушы кечкенә дәүләттә тәртип сак­ланмаса, ул таркала. Ә тәртип булсын өчен кагыйдәләр, кануннар языла, беркемнең дә бозарга хакы булмаган чикләр куела. Аллаһ Тәгалә дә бит безнең иҗтимагый тормышыбызны тәртиптә тоту өчен Үзенең шәригатен бирде.
Адәмнең Раббысы белән генә бәйле булган гыйбадәт эшләрендә Кыямәт бар. Бу дөньяда Аллаһ зур гөнаһлар кылучыларга, бәлки, хаталарын аңлап, тәүбә итәрләр дип, җәза бирергә ашыкмый. Әмма инсаннарның хаклары вә бурычлары белән бәйле булган өлкәләрдә Бөек Аллаһ чикләр билгеләгән. Кайда, кайчан һәм кемгә буйсынырга тиешлегебез дә аңлатылган. “Риза булсагыз, кабул итегез, ошатмасагыз, буйсынмагыз”, — дип әйтмәгән. Кайбер мәчетләрдә кул-бит сөлгеләре аерым тора, һәрбер әгъзаны аерым сөртү сорала, кайберләрендә “тәһарәт алганда суны исраф итмәгез” дип мөрәҗәгать итәләр. Йогышлы чирләр таралмасын өчен, аяк­ларга оек киеп килү үтенече дә бик еш очрый. Кемдер мәчеткә килеп, “минем аягым чис­та, гел юып торам, нигә мин мәчеттә оек киеп йөрергә тиеш әле” дисә, үзе дөрес дип санаган фикерне генә алга сөрсә, башкаларга да бу “үрнәк” тәэсир итәчәк бит. Берәүгә яраганы, ник башкаларга ярамасын ди? Шулай итеп нәфескә ирек капкалары ачылачак. Үзенекен дөрес дип санаучыны изгелеккә өнди башлагач, нәрсә дип җавап кайтарачак? Әлбәттә: “Башкалар да шулай эшли бит, ник миңа гына әйтәсең?” — дип каршы төшәчәк.
Һәрбер җирлектә билгеле бер мәзһәп таралган. Таралу сәбәпләре дә шул җирлекнең үзенчәлекләре белән тыгыз бәйле. Мисал итеп, төньяк төбәкләрне алыйк. Ярты ел буе кояш баемый торган, соңыннан ярты ел дәвамында кояш офыктан да күтәрелми торган төбәкләрдә кайсы вакыт буенча намаз укырга кирәклеген күпләребез белми. Шулай ук ботаклары теш чистарту өчен сөннәт булган агач (мисвәк) безнең якларда үсми, аның урынына теш щетка-пасталары кулланабыз, савабын мисвәк хөкемендәге шикелле өмет итә алабызмы? Кар-боз бөтенләй эреми, кул чугы кадәр дә балчык кисәге табып булмый торган урыннарда ничек тәяммүм* кылырга? Надан кешенең җавабы тиз табыла ул, ә инде элгәре шушы җирлектә яшәгән галимнәр китаплары никтер күз уңыннан төшеп кала.
Әле бит динебездә шәхси гыйбадәт кенә түгел, үзара мөгамәләләр дә бар. Мәсәлән, никахның шартлары бөтен мәзһәпләрдә дә бер үк түгел. Бүген ризыкларда киң таралган төрле химик матдәләргә килгәндә дә фикерләр төрле. Әгәр дә инде кайсысы күңелгә якын, шунысын алсак, адәмнәрнең бер-берсенә гаеп тагулары хисапсыз булачак. Әйтмәсә дә, күңелендә шундый начар уйлар белән йөриячәк. Кемнәрдер “фәлән кибеттә хәрәм әйберләр бар, аннан сатып аласы түгел”, “теге кеше зур бер гөнаһ кыл­ган икән, берүк аның белән утырмагыз”, “бу хәзрәт шикле нәрсәләр сөйли, тыңлый күрмәгез” дигән “нәсыйхәтләр”ен таратып, халык күңеленә коткы сала, кемнәрдер төзәтәм дип, хәтта туганнары белән дә ызгышу юлын сайлый. Әлбәттә, һәрбер инсан үз-үзен яклау өчен сүзен дә, кирәк булгач, дәлилен дә табар, ләкин аралар бозык булыр. Ә аралар төзек булмаса, бер-берең өчен борчылу да калмый, кардәшлек рухы да югала.
Начар уйлар белән янып, кешеләр арасында шик-шөбһә тарату – калебтә булган чирнең башы. Әнә шундый юл белән ахыр чиктә инкыйлаб күтәрүчеләр, солтаннарына хыянәт итүчеләр, Кәгъбәтулланы корал белән басып алучылар, хәтта тугры хәлифәләрне үтерүчеләр дә тарихка кереп калды. Әмма дөрес сабак ала белгән кешегә тарих икенче мисалны да саклап килде. Әби-бабайларыбыз нинди авыр чорларда яшәсәләр дә, нинди генә дини изүләргә дучар булсалар да, бүгенге көндә аларның кечкенә кабер ташларын иске имлә белән шундый сүзләр бизи: “Мине Коръән һәм Сөннәт әһеле дип санагыз. Утка ташласалар да, суга салсалар да, дин хөкемнәрен калдырмагыз”. Шулай булгач, без, үз белдегебез белән түгел, ә шушы җирлектә таралган мәзһәп кагыйдәләре буенча эшләргә тырышабыз.

Радик Хәмидуллин, Ямурза авылы.

*Тәяммүм – тәһарәт алу нияте белән чиста ком белән битне сыпыру, кулларны терсәккә кадәр сөртү.