Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Башлагач, ташлау җиңел түгел
15.11.2018

Башлагач, ташлау җиңел түгел

18 ноябрь – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне

Тәмәке тартуны ташлау җиңел. Мин үзем 100 тапкыр ташлап карадым.
Марк Твен

Балалар, ата-аналар каршында чыгыш ясаганда, еш кулланам мин бу канатлы сүзләрне. Тирә-якка күз салыйк. Урам буйлап яшь кенә ханым тәмәке тартып бара, ә аның артыннан калышмаска тырышып улы атлый. Туктатып: “Нишлисез сез?” – дип әйтәсе килә. Тумыштан тәмәке пыскыткан әнисен күреп үскән икән, бу баланың үзенең дә тәмәке тарта башлавы ачык. Ә әни нәрсә әйтә алачак аңа? Тәмәке төтененнән йөткерә-йөткерә: “Син тартма, бу начар”, — дипме? Ышанычлы яңгырыймы соң бу сүзләр?
Менә урам чатында бер төркем яшүсмерләр басып тора. Араларында кызлар да бар. Өлкәннәргә охшатып, кайсыдыр тәмәке кабызып җибәрә, калганнары да аннан калышмыйлар. Тырыша-тырыша тирә-юньгә тәмәке төтене тараталар. Кемдер электрон сигарет каба. Их, егетләр, кызлар! Көлә-көлә үзегезне мәңге бәйлелек упкынына ташлыйсыз бит. Ә сәламәтлеккә күпме зыян?
Электрон сигарет тартуда да бернинди текәлек юк. Белгечләр әйтүе буенча, сәламәтлеккә зыянлы матдәләр аларда бик күп, хәтта рак барлыкка китерә торганнары да бар. Күп кешеләр гадәти тәмәке тарт-мас өчен, я ташлау өчен дип, электрон тәмәке тартырга керешәләр. Ә соңрак яңадан гадәти тәмәке тарта башлыйлар. Тик инде күпкә ешрак.
Онкология хастаханәсе белгеч­ләре әйтүе буенча, Удмуртия рес­публикасында беренче урында — үпкә рагы. Төп сәбәбе булып, тәмәке тарту тора. Тәмәке тартучы үзенә генә түгел, ә янындагы кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян сала.
Тәмәке тартуның зарары турында бөтен кеше, хәтта балалар да белә, ә нигә соң көн саен янадан-яңа яшьләр шушы никотинга бәйле кешеләр рәтенә басалар? Иң беренче җавап — әти-әниләрнең, туганнарның, төрле өлкәдәге белгечләр, хәтта табибларның үзләренең тәмәке тартуы. Икенче жавап — бала тәмәке белән шаяра башлаганда ата-аналар ваемсызлык күрсәтәләр. Әйдә, тартса тартсын инде, зато эчми, җинаять кылмый, ди ата-ана. Өченче җавап – шөгыльсезлек. Уку кызыксындырмый, спорт дисциплина таләп итә, өй эшләре юк… Максатсызлык, буш тормыш, урам, шундый ук «җилкуар» дуслар, тәмәке, хәмер, көчле наркотиклар.
Ата-аналар, сез үзегез тәмәке тарту, хәмер эчү, сүгенү һ.б. гадәтләрегезне үзгәртмичә, балала­рыгызның яхшы якка үзгәрүен телисез. Ә бу мөмкин эш түгел. Гомумән тәмәке тарту проблемасына ата-аналарда, күп кешеләрдә ниндидер җиңел караш бар дип әйтер идем. Тәмәке тарту кешенең бөтен сәламәтлегенә — нерв системасы, үпкә, ашказаны, баш мие, йөрәк һ.б. зыян сала, күп авыруларның сәбәпчесе булып тора. Тәмәкедә 4000гә якын канцероген матдәләр бар. Тәмәке кабызганда, тәмәке очы 600 градуска кадәр кыза, кеше сулышы белән мышьяк, бензол, никотин һәм башка зыянлы матдәләрне суыра.
Тәмәке тарту — көчле наркотик­ларга ияләшүгә беренче адым. Тәмәке — үзе дә наркотик. Тәмәке тарта башлау җиңел, ә ташлау күп очракта хәтта мөмкин түгел. Бу хакта онытмасагыз иде.

Фирая Газизова, “Яшүсмер” профилактика үзәгенең бүлек җитәкчесе.