Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Башкаларның авыруына сәбәпче булма
20.11.2020

Башкаларның авыруына сәбәпче булма

Аллаһы Тәгалә безнең барыбызга да коронавирус пандемиясе рәвешендә сынаулар җибәрде. Авыру яшькә дә, социаль дәрәҗәләргә дә карамыйча, барлык кешеләргә дә зыян сала, ә иң куркынычы — үлем очракларының күп булуы. Пандемия башында, нигездә, олы яшьтәге кешеләр үлсә, хәзерге вакытта 30-40 яшьлекләр арасында да үлем очраклары арта. Нәкъ менә шундый катлаулы чорда мөселманнар арасында дисциплина һәм аңлылык мәсьәләсе аеруча кискен тора. Чөнки бөтен дөньяда барган пандемия вакытында авыруны профилактикалау һәм аның таралуына каршы көрәш чаралары, авырудан саклану ысуллары – шәхси һәм коллектив дисциплина мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән. Кызганычка каршы, хәзерге Ислам өммәте югары дисцип-линалылык үрнәге булып тормый. Без дә монда искәрмә түгел.

Ислам таңында дини һәм дөньяви хакимияткә бүленеш юк иде, башта барысы да Пәйгамбәргә, аннан соң хәлифләргә буйсындылар, әмма соңыннан безнең өммәттә дә хакимиятне дөньяви һәм дини оешмаларга бүлү булды. Һәм, әлбәттә, буйсыну шул бүлү нигезендә барды: рухи лидерга дини мәсьәләләрдә, дөньяви идарәчегә гадәти тормыш, социаль һәм дәүләт сәясәте мәсьәләләрендә буйсындылар.
70 елга якын динне тыю, ә аннан соң демократия еллары Россия мөселманнарының үзаңында билгеле бер эз калдырды. Алар кемгә дә булса буйсынырга күнекмәгән. Кызганычка каршы, бу күренеш инде гаилә институтларына кадәр барып җитте. Балалар әти-әниләрен тыңламый, хатыннары ирләренә буйсынмый. Ә яшьләрнең һәрвакыт күп нәрсәгә каршы чыгулары беркемгә дә сер түгел. Һәм менә 90нчы елларда халык дингә әйләнеп кайта башлады. Яшьләр диннең тышкы күренешләренә дә, дин идеологиясе мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирә башладылар. Бу, әлбәттә, кирәк. Ләкин әхлак тәрбиясе, нәфескә каршы көрәш һәм күңелдә утырган мин-минлекне җиңү теләге, кызганычка каршы, бик аз кешеләрдә генә бар. Нәтиҗәдә, теоретик яктан бездә әзерлекле яшьләр күп, ләкин аларның әхлагына һәм үз-үзләрен тотышына кагылсак, алар еш кына ислам нигезләренә туры килми. Каршы чыгу (протест), буйсынмау күпләрнең канында утыра. Әлбәттә, яшьләрнең барысы да андый түгел. Шулай ук бу барлык өлкәннәр дә тыңлый, буйсына белә дигәнне дә аңлатмый. Нигездә, барысы да һәр аерым мөселманның әхлагына һәм холкына әйләнеп кайта. Аеруча, күңелләрендә масаю, мин-минлелек көчле булган кешеләр кемгәдер буйсынырга, башкаларның әйткән сүзләренә колак салырга теләми.
ӘлхәмдүлИлләх, Удмуртиядә мөселман җәмәгате бик тату яши, үзара түземлелек күрсәтә беләләр. Төрле милләт, социаль катлам кешеләре бер сафка басып, имамга буйсынып, җәмәгать белән намаз укыйлар. Әмма намаз укыгандагы буйсынудан кала, башка вакытта алар үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирәләр. Бу Удмуртиянең шәһәр мәчетләрендәге битлек режимына да кагыла.
Удмуртиянең шәһәр мәчет-ләрендә мәҗбүри битлек режимы игълан иткәнче, Удмуртия мөфтие, әлбәттә, республика хакимияте һәм Роспотребнадзор таләпләренә буйсынды, чөнки бу мәсьәлә дини түгел. Шулай да, Россиянең башка төбәкләрендәге дин кардәшләребез һәм мөселман илләре тәҗрибәсенә дә таянды. Мәчеттә булганда һәм дини йолаларны үтәгәндә, битлек киеп йөрү турындагы фәтвалар* өйрәнелде. Ислам галимнәренең күпчелеге коронавирус пандемиясеннән саклану чарасын тулысынча хупладылар. Әлбәттә, без Аллаһыга тәвәккәл кылырга тиешбез, ләкин без үзебезне һәлак итәргә тиеш түгелбез. Исламдагы гомуми кагыйдәне онытырга ярамый: Аллаһы Тәгалә мөселманнарны, бигрәк тә аларның галимнәрен адашуда, ялгышуда берләштермәячәк. Хәтта Ислам галимнәренең бу мәсьәлә буенча ялгышуларын фаразласаң да, алар танылган хәдис буенча, тырышлыклары өчен бүләк алачак. Ә безгә, гади мөселманнарга, аларның кушканнарына иярергә кирәк, аларга буйсынмау өчен нинди дә булса сәбәпләр уйлап табарга кирәкми. Ә нинди дә булса хөкемнәрне чыгару өчен, аеруча дини өлкәдә, әлбәттә, эпидемиология мәсьәләләрен профессиональ тикшерүче белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирус йөткерү, төчкерү аша гына түгел, ә борын аша да тарала диләр белгечләр. Әйе, борын сулый торган һава микробларының зур өлешен чистарта, ләкин сулый торган һавада микроблар зур концентрацияләрдә булганда, алар организмга үтеп керә. Борын аша кергән микробларның бер өлеше төкләрдә утыра, лайла белән юылып чыга, безнең табигый фильтр начар эшли башлый. Борын аша чыга торган һавада да микроблар, бу очракта COVID-19 вирусы булырга мөмкинлеге билгеле. Бу — борынны ачарга мөмкин дип санаучылар өчен. Битлек аша сулау уңайлы дип булмый. Битлекләрдә сулыш алу сәламәтлек өчен җитди зыян китерергә мөмкин кешеләргә шәһәр мәчетләренә йөрүдән тыелырга кирәк, чөнки анда битлек режимы кертелгән. Мәчетләргә биш тапкыр йөрү белән сөннәтне сакларга омтылу безнең өчен әманәт, димәк, сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел. Ә калганнар 15 минут битлек киеп намаз укыгандагы авырлыкларга түзгәннәре өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләкләнер. Өченчедән, күпләр битлек киеп йөрүдән күзлек парлана диләр. Куелган режимны, дисциплинаны бозарга теләүчеләр үзләренә күп төрле аклану табалар шул. Ә бу безнең мин-минлекнең көчле булуына тагын бер кат ишарәли.
Битлек кию инфекциядән тулысынча сакламый. Тик без, үзебезнең авыру икәнне дә белмичә, вирусны һава аша башкаларга йоктырырга мөмкинбез.
Борынын япмый яки бөтенләй битлекне ияккә киеп йөрүчеләр үзләрен сәламәт дип санап, башкалар өчен бернинди куркыныч тудырмыйм дип уйлап ялгышалар. Ә медицина статистикасына карасак, соңгы вакытта авыруның күпләрдә симптомсыз узуы аркасында, Ковид инфекциясенең киң таралуын аңларга була. Шуңа күрә беркем дә үзенең авыруны йоктыручы түгеллеген раслый алмый. Битлек киеп йөрүнең максаты — авыруның таралуыннан саклану. Әгәр син үз сәламәтлегеңә карата җавапсыз булсаң, башкаларның авыруына сәбәпче булырга мөмкинсең. Кыямәт көнендә моның өчен шулай ук җәза кылыныр.
Бүгенге көндә битлек киеп йөрү – пандемия таралудан саклануның бердәнбер ысулы. Шулай ук барысы да Аллаһ кулында. Инде дистә еллар дәвамында йогышлы авырулар белән эшләүче табиблар даими рәвештә битлекләрдә йөриләр. Ә алар безнең мәчетләрдәге кебек 15әр минут түгел, ә 8әр һәм аннан да күбрәк сәгать эшлиләр.
Шуңа күрә, тагын бер кат сезне битлек режимын үтәргә һәм шул ук вакытта саклану битлеген дөрес кияргә чакырам. Аллаһы Тәгаләдән безне бу пандемиядән яклауны һәм барыбыз өчен дә сәламәтлек һәм иминлек сорыйбыз.
Тагын бер тышкы фактор турында онытмыйк. Шәһәр мәчетләрендә мәҗбүри битлек режимын бозу очраклары ачыкланса (намаз уку вакытында видеокамералар барлыгын онытмыйк), аны бозган мәчетләр ябылачак. Әмма бу факт та күпләрне туктатмый. Алар видеокамераларга эләкми торган «сукыр» зоналарны эзлиләр һ.б. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә 21 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр мәчетләрдә күмәк намазларны тыйганнар иде. Безнең Удмуртия мәчетләрендә күмәк намазлар кылу хокукын безгә бары тик мәчет территориясендә 100% мәҗбүри битлек режимын үтәү генә саклап калырга ярдәм итә ала.
Бөек Аллаһы Тәгаләне искә алыгыз, (Ул) сезне истә тотар, нигъмәтләре өчен шөкер итегез, (Ул) сезгә арттырыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкауны сорагыз, (Ул) сезгә ярлыкар. Дөреслектә, Аллаһы Тәгаләне зикер итү иң бөек гамәлләрдән. Аллаһы Тәгалә – ни кылганнарыгызны белеп торучы.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.

*Фәтва – тормыштагы (көн-күрештәге) төрле яңа мәсьәләләр (әйберләр, хәлләр, ситуацияләр) буенча ислам чыганакларына (Коръәнгә, хәдисләргә) таянып, дини карар чыгару. Ягъни фәтва бирелгәннән соң берәр төрле әйбернең, эшнең яраганы, ярамаганы, хәләллеге яисә хәрәмлеге ачыклана.