Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Батыр йөрәклеләр генә хәрби хезмәт үтә
25.10.2017

Батыр йөрәклеләр генә хәрби хезмәт үтә

21 октябрь көнне Ижау гөрләп торды. Җәмәгать транспортларында утырырга түгел, басып барырга да урыннар булмады. Ә үз машиналарында булучылар моңарчы күрмәгән “бөке”ләрдә сәгатьләп торырга мәҗбүр иде. Шәһәр халкы бу көнне Ижауда беренче тапкыр узган чып-чын истребительләр катнашында авиашоу карарга җыелды. Башкалага, күкләрне күкрәтеп, югары пилотажлы “Русские Витязи” төркеме килде.
“Русские Витязи” – Россия Хәрби-һава көчләренең югары пилотажлы авиация төркеме. Алар дөньяда авыр класслы истребительләрдә төркем белән пилотаж ясый торган бердәнбер төркем. Бу конне тукталу һәм очып китү урыны Пермь хәрби аэродромы иде. Әлеге чыгышны карар өчен халык Ижау буасы ярына, Үзәк мәйданга, Киров, Горький урамнарына, Төзүчеләр шәһәрчегенә җыелды. Ленин районында яшәүчеләр капка төпләреннән, тәрәзә-балконнардан күк йөзен күзәтте. Хәрби очкычлар 20 минут дәвамында һавада катлау­лы “элмәкләр”, күрсәткеч чыгышлар ясап, тамашачыларны таң калдырдылар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз хисләрен яшерә алмадылар. Очкычларның һәр чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Мондый тамашаны Ижау халкы әле беренче тапкыр күзәтте.
Шәһәр хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Роман Горяинов әйтүенчә, истребительләр чыгышы яшь егетләрне һәм ир-атларны контракт буенча хәрби хезмәткә тарту өчен оештырылган пропаганда акциясен тәмамлады. Шулай ук әлеге акциянең яшүсмер егетләргә киләчәктә һөнәр сайлауга этәргеч булуын да ассызыклады ул. Контракт буенча хезмәт итүнең үзенчәлекләре, өстенлекләре, социаль гарантияләре турында да аңлатып китте “Патриот” яшүсмерләр клубында оештыручылар арасында узган җыелышта. Воронеж шәһәренең хәрби-һава академиясе вәкиле Максим Кондалов: “Башта очучы һөнәренә укырга керергә тырышып карарга кирәк. Әгәр дә сәламәтлек начар булса – инженер белгечлегенә. Безнең уку йортына килегез, кыенсынып тормагыз, оялмагыз. Имтиханнар бирергә дә курыкмагыз. БДИ яшәү урыны буенча бирелә, бездә бары тик физик әзерлек һәм һөнәри сайлауны гына үтәсе”, — диде.
Яшьләрне контракт буенча хәрби хезмәткә тарту өчен 21 октябрь көнне Ижау буасы ярында башка күп төрле чаралар да үткәрелде. Төрле мәйданчыкларда Россия Гвардиясе, Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы, хәрби комиссариат, Воронеж хәрби-һава академиясе вәкилләре эшләде. Чаралар вакытында контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә теләүчеләр өчен сайлап алу пунктлары оештырылган иде. Анда теләге булганнарга хәрби хезмәт үтү өчен башлангыч этапларны үтәргә, һөнәри әзерлекләрен тикшерү өчен махсус тест узарга, белгечләр белән аралашырга, киңәшләр алырга, Россия оборонасы министрлыгы белән контракт төзү өчен беренчел документларны тапшырырга мөмкин иде. Удмуртия хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Сергей Родинко сүзләре буенча, бу көнне 90нан артык ир-егет үзләрен кызыксындырган сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать иткәннәр.
Шулай ук “Щит Родины” патриотик тәрбия бирү ассоциациясе, Удмуртия десантлары союзы һәм “Граница” кадетлар үзәге тарафынан оештырылган “марш-бросок” та тамашачылар игътибарын җәлеп итте. Анда иҗтимагый ветеран оешмалары вәкилләре, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр кат­наш­ты. Аларга теләге булган һәркем кушыла алды.
Акция кысаларында шәһәр халкы спорт программаларында катнаша, яшүсмер хәрби-патриотик клуб берлекләренең чыгышларын, флешмоб карый, чын солдат боткасын ашый алды.
Бөтен шәһәр халкын бер­ләш­тергән әлеге үзенчәлекле зур чараның әһәмияте, иң беренче чиратта, яшьләргә патриотик тәрбия бирү булгандыр дип саныйм. Мондый чаралар республикабызда ешрак уздырылсын иде. Бу көнне үзләрен солдат “итегендә” татып караган яшүсмерләр исә киләчәктә тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләрләр, 18 яше тулган егетләр исә Ватаныбыз алдындагы бурычларын үтәргә омтылып торырлар, дип ышанам мин.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.