Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Батырлык мәңге онытылмас!
21.02.2018

Батырлык мәңге онытылмас!

Бөек Ватан сугышы елларында 364 мең якташыбыз фронтка китә. 70 меңе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнеп, туган ягыбызга әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Удмуртиянең 104 сугышчысына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Сугыш елларында Ижау заводлары 11 миллионнан артык винтовка, меңләгән авиация пушкасы, меңләгән артиллерия коралы җитештерә. 10 ел буе дәвам иткән Әфган сугышында 600 меңнән артык Совет солдаты катнаша. 15 меңнән артыгы яу кырында ятып кала. Бүгенге көнгә кадәр 273 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. 53 меңнән артык солдат төрле тән яралары һәм контузия ала. 200 меңнән артык хәрби хезмәткәр СССРның медаль һәм орденнары белән бүләкләнә, шуның 11 меңенә үлгәннән соң бирелә. 86 хәрби хезмәткәр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Удмуртиядән 2500 хәрби хезмәткәр Әфган сугышында катнаша. 83 якташыбыз яу кырында ятып кала, 3се хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

 

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көне, 15 февральдә Әфганстаннан гас­кәрләрне чыгару көне, Совет Армиясенең 100 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә, төрле уку йортларында, балалар бакчаларында батырлык дәресләре үтте. Батырлык дәресе тирән мәгънәгә ия, чөнки язмышлары хәрби тормыш белән үрелгән, утлы нокталарның үзәгендә кайнаган, сугышның бөтен ачысын татыган хәрбиләр, ветераннар балаларга сугышның рәхимсезлеге турында китаплардан укыганча түгел, ә үзләре кичергәннәрне сөйлиләр. Быел Удмуртия кинотеатрларында да батырлык дәресләре үтте. Анда 19 647 укучы катнашты.

Алар сугыш елларында Ватаныбызны саклаучы берничә буынның язмышы, авырлыкларга карамас­тан, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләрне чагылдырган “Офицерлар” фильмын карадылар һәм ветераннар белән фикер алыштылар.
Шундый дәресләрнең берсендә миңа да катнашырга насыйп булды. Әлеге очрашу хәрби очучы, хәзерге вакытта Удмуртия Республикасының «Сугышчан туганлык» ветераннарның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары, отставкадагы майор, күп санлы китаплар авторы Флүр Шагеев катнашында узды. Флүр ага укучыларны сәламләп, иң элек балачак хатирәләрен яңартты: “Бүгенге көндә инде чәчләренә бәс сарган минем буын кешеләрендә патриотлык хисләре һәм туган якка мәхәббәт “Җиңү”, “Мәскәү өчен көрәш”, “Азат итү” нәфис фильмнары нигезендә тәрбияләнде. Кайчандыр без дә укучылар идек. Нәкъ сезнең кебек Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуларда сөйләгән истәлекләр, сугыш елларын чагылдырган китаплар, мемуарлар нигезендә тәрбия алдык. Ул очрашулардан соң Ватаныбызны саклау өчен нәкъ алар кебек кыю, батыр булу теләге туа иде. Без, малайлар, очучы, танкист, десантчы, моряк булырга хыялландык. Еллар үтүгә күпләребез үз максатларына иреште дә. Мондый очрашуларда ветераннар беркайчан да сугыш күрергә язмасын, дип телиләр иде. Тик ни кызганыч, безнең чорга Әфган, Чечня сугышы туры килде. Бүгенге көндә Сириядә сугыш бара, анда безнең егетләребез, хәрби-космик көчләр дошманга каршы тора”, — ди ветеран. Флүр ага яу кырында ятып калган дусларын сагынып искә ала.
Ми-8МТ вертолетының өлкән очучысы буларак, Флүр Шагеев 325 хәрби очыш ясый. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына һәм күп төрле дәүләт бүләкләренә ия була. Шушы көннәрдә Флүр аганың хәрби хезмәт юлын, хәрби очыш ясаганда килеп чыккан вакыйгаларны, җан өшеткеч югалтуларны чагылдырган “Әфганстан: хәрби очучы истәлекләре” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. “Төп максатым – халыкка, бигрәк тә үсеп килүче буынга хәрби бурычларын геройларча үтәүче якташларыбызны таныту, аларның исемнәрен мәңгеләштерү”, — ди Флүр ага.
Күз яшьләрсез, җан әрнүсез карап булмый торган “Офицерлар” фильмы, батырлык дәресе тәмам… Укучыларның йөзләрендә уйлану, күзләрендә борчу сизелә. “Мондый очрашулар безнең өчен зур әһәмияткә ия. Чынлап та, армиянең нәрсә икәненә төшендек, Ватанны саклау ул – зур бурыч. Чын сугышчы белән аралашу патриотлык хисен арттыра. Без илебезне саклаучылар белән горурланабыз”, — ди әлеге дәрестә катнашкан 78нче санлы мәктәп укучысы Айдар Әхмәтҗанов.
Мондый батырлык дәресләрендә Удмуртия Республикасының офицерлар берлеге советы рәисе, II ранг капитаны Фәнәви Мәвләви улы Нургалиев та катнашты. Укучылар аның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Ил сакчыларына да аның әйтер сүзләре бар: “Кадерле дуслар! Ихлас күңелемнән Сезне Кызыл Армия һәм Хәрби-диңгез флотының 100 еллыгы белән тәбрик итәм! Ватанны саклаучылар көне ата-бабаларыбыз өчен горурлык хисләре уятучы, кулына корал тотып, илебезне яклаган һәм бүген дә яклаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерә торган бәйрәм. Кырыс сынаулы елларда халык Армиясе җиңелмәс, көчле булды, без һәрвакыт Кызыл байрагыбызга тугры калдык һәм алга таба да Ватанга тугры хезмәт итәчәкбез. Хөрмәтле ил сакчылары! Сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек, бәхет телим! Бәйрәм белән!”

Ләйсән Әхмәтова.