Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Батырлык дәресе
26.03.2020

Батырлык дәресе

“Кречет” махсус билгеләнүдәге отряд каршында эшләп килүче кадет сыйныфында укучылар батырлык дәресендә катнаштылар. Аны Удмуртия Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе гарнизонында отряд хезмәткәрләре үткәрде.
Дәрес һәлак булган батырлар — Илфат Закиров белән Валерий Бахаревка багышланган иде. Кадетлар шулай ук гарнизонда урнашкан музейда булдылар: җинаять-башкарма системасының 140 елдан артык тарихы белән таныштылар, Удмуртия территориясе аша үткән Себер тракты турында тулырак мәгълүмат алдылар, XIX гасыр үрнәгендәге үзенчәлекле экспонатлар, хөкем ителгәннәрдән алынган тыелган әйберләр һ. б. белән таныштылар. Россия Герое Илфат Закиров истәлегенә багышланган “Батырлык” интеллектуаль-спорт турнирында катнаштылар, “Герой батырлыгы» дигән лекция тыңладылар, Калашников автоматын билгеләнгән вакыт эчендә сүтеп җыйдылар, пневматик коралдан аттылар, кул көрәше буенча көч сынаштылар.
97нче мәктәпнең кадет сыйныфлары буенча куратор, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкиле Павел Волков үз чыгышында: «Кадетларга патриотик тәрбия бирү — безнең беренче чираттагы бурычыбыз. Укучылар Ватан тарихын өйрәнәләр, ел саен Җиңү парадында, хәрби-патриотик ярышларда катнашалар», — дип сөйләде.
Батырлык дәресе бер минут тынлык һәм Ватан алдында бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу өчен урнаштырылган мемориал һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.