Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Батырлыкны һәркем кыла аламы?
20.09.2017

Батырлыкны һәркем кыла аламы?

Удмуртиядә старт алган «Остазлар» республикакүләм проекты кысаларында Ижау шәһәренең Балаларны җәмгыятьтән вакытлыча аерып тору үзәгендә «Батырлык дәресе» узды. Аны Эчке эшләр министрлыгының наркотикларга каршы көрәш өчен оештырылган «Гром» махсус отряд командиры Денис Зарецкий алып барды.

Дәрестә 16 ир бала һәм 2 кыз бала катнашты. Иң яшенә — 8 яшь. Денис Зарецкий яшүсмерләр белән «Нәрсә ул батырлык?», «Аны кайчан ясарга була?», “Ир-егетләрнең иң төп бурычлары» кебек сорауларга җавап эзләделәр.
«Без кечкенә, нинди батырлык эшли алабыз, диярсез сез. Иң элек тирә-якка битараф булырга ярамый. Кемнедер рәнҗетәләр икән, ярдәмгә килегез. Начарлыкны күрәсез икән, әти-әниләрегезгә сөйләгез. Батырлык эшләү өчен санаулы минут та җитә. Бервакытны үтеп баручы яшүсмер 8нче каттан очып төшүче кечкенә сабыйны күреп, куллары белән тотып кала. Шулай итеп, сабыйның гомере өзелми. Җәмгыятькә файдалы кеше әти-әниегезнең горурлыгы булсагыз, мактауга лаек» — дип сөйләде ул.

Денис Зарецкий — үзе берничә тапкыр сугышның кайнар нокталарында булган полковник. Аның күкрәген орден-медальләр бизи. Тик шунысы кызганыч: балалар ул бүләкләр белән кызыксынырга ашыкмадылар. Ул яшүсмерләрне әңгәмәгә тартып, ир-егетләрнең ил алдындагы изге бурычлары турында сөйләде. Сережа исемлесе генә барлык балалар өчен җавап биреп утырды.

Беренче карашка, дәрес гадәти мәктәптә барган кебек, әмма яшүсмерләрнең астан сөзеп кенә күзәтеп утырулары, үзләре дәрестә утырсалар да, күңелләре белән кайдадыр булулары күзгә ташланды. «Соңгы вакытта нинди китап укыдыгыз?» — дигән сорау да җавапсыз калды. «Әйдәгез, алдагы очрашуда «Молодая гвардия» китабы буенча фикер алышыйк. Китап бик кызыклы, ул сезнең яшьтәшләрегез турында. Мин сораулар әзерләячәкмен. Кем күбрәк җавап бирә, миннән истәлекле бүләк һәм мин ул баланы үземнең эш урынына алып барам», — дип вәгъдә бирде Денис Зарецкий.
Дәрес ахырында «Өйгә кайтасыгыз киләме?» — дип сорап куйды ул. Дөрес, күпчелеге «Әйе», -дип җавап бирделәр, әмма ике баланың: «Юк, монда кызыклырак», — диюеннән сискәнеп киттем. Әлеге сүзләр уйланырга җирлек тудыра.

Рилия Закирова/