Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Батырлар – үлемсез
16.05.2019

Батырлар – үлемсез

Яңа бер танышым Рәшидә ханым Юкамен районының Засеково авылыннан булып чыкты. Анда иҗади сәфәр вакытында “Үлемсез полк” акциясендә авыллары белән катнашулары турында сөйләгән иделәр. Сугышка киткән әти-бабаларының портретлары мәктәп музеенда саф-саф булып тезелеп тора. Күбесе Болтачев фамилияле. Сүз иярә сүз чыгып, Рәшидә ханым бабасының да шул фамилияне йөртүе һәм яу кырыннан кайтмавы турында сөйли. Гаилә архивларында хәтта “кара кәгазь” саклана икән. Икенче очрашуыбызда ул шуны һәм бабасының сугышка кадәр төшкән кечкенә генә аклы-каралы сурәтен алып килде. Хәрби комитет җибәргән, вакыт узу белән шактый саргаеп, таушала башлаган хәбәрне әнисе кадерләп саклаган, катыргыга ябыштырып куйган. Анда Болтачев Сафуан Ног­ман улының 1942 елда сугышка алынып, 1945 елның мартында авырып үлүе турында языл­ган. Җиңүгә санаулы айлар калгач… Рәшидә ханымның бабасының нинди чирдән үлүен ачык­лыйсы килә иде. Бергәләп интернет челтәрендә эзләнә башладык — һәлак булганнар турында мәгълүмат бирә торган сайтлар хәзер байтак. Һәм таптык та, бабасы үпкә авыруыннан бакыйлыкка күчкән. Сугыш елларының зәмһәрир суыкларында окопларда ятып салкын тидерүче бер ул гына булмагандыр. Яраланыпмы, авырып үлгәнме, яудан кайтмаганнарның һәркайсы — каһарман. Томск шәһәре журналисты Сергей Лапенков уйлап тапкан “Үлемсез полк” акциясе безнең хәтерләрне сискәндереп уятты. Гаиләләр батырларын барлый башладылар, язмышларын ачыкларга керештеләр. Жиңү бәйрәменә яңа төсмер, олы бер мәгънә өстәлде. 9 Май бәйрәм парадын тамаша кылу һәм Мәңгелек ут каршына сугыш корбаннары истәлегенә чәчәк салудан бигрәк, үз бабаларыбызның истәлеге алдында баш ию булырга тиеш тә. Быел “Үлемсез полк” акциясендә Удмуртиядә 83 мең кеше катнашты, Ижауда 35 мең кеше әти-бабалары портрет­лары белән сафка басты. Сурәтләрдә — япь-яшь солдатлар һәм күкрәкләре медаль-орденнар белән тулы чал чәчле ветераннар. Һәр гаиләнең үз истәлеге.
Венера Гатауллина: Әти Шәех Вахитов өч сугыш узган — фин, япон, Бөек Ватан сугышлары. Фронттан исән кайтты, контузия алып. Әти сугыш турында сөйли башласа, елый иде. Бүгенге бәйрәмдә ул минем белән. Башларын салганнарның һәркайсының урыны оҗмахта булсын.
Марат Ярмиев: Бабам Хөсәен Хәйруллинны 1942 елда Монголиядә хезмәттән икенче Украина фронтына алалар. 1944 елда өченче Украина фронты составында сугыша. Венгрия, Будапештны азат иткән өчен медальләре бар. Өйгә 1946 елда гына кайта. Ә энесе Хәсән Хәйруллин 1941 елда алынып, Орша астында авыр бәрелешләрдә хәбәрсез югала. Кайда күмелгәнен ачыклыйсыбыз килә, әлегә бер мәгълүмат та таба алмадык.

Фәйзелхак Габделхаков: «Әтием — Габделхак Котдусов — аны онытканым юк. Бүген ул минем белән, барсын да күрәдер кебек».
Фәйрүзә Солтанова: «Горурлык хисләре кичерәбез, әткәй Шәйхелмансур Солтанов 1941 елны сугышка алына, артиллерист булып сугыша. Курск дугасында яралана, 1946 елны август аенда әйләнеп кайта, 77 яшенә кадәр яшәде әтиебез».

Әлфия Наймушина: «Әтием Галимҗан Мөхәммәтҗанов рабфактан соң, 1939 елда, армиягә алына. Шуңа күрә сугышның беренче көненнән үк хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. Артиллерия полкында көнбатыш фронтта сугыш юлын уза. Бөек Җиңүдән соң Маньчжуриядә японнарга каршы сугышта катнаша. 1945 елның сентябрендә туган якка кайта. Орден–медальләре бик күп була. 1946 елда әни белән өйләнешәләр. 4 бала тәрбияләп үстерәләр, без аның белән горуланабыз. Ә аның энесе Зөфәр 17 яшендә үзе теләп фронтка китә (яшен алдап яздыра). Бик юка кечкенә гәүдәле бу яшүсмергә хәрби кием – шинель, күн итекләр бик зур була. Элемтәче булып хезмәт итә, сугыштан кайткач та, хезмәт юлын шул юнәлештә дәвам итә. Лаеклы ялга чыкканчы Ростелекомда эшли.
Бабаларыбыз Җиңү яуламаса, без дә булмас идек. Каһарманнарга — мәңгелек дан!»

 

Фәнзилә САЛИХОВА.