Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Батырлар мәңге йөрәктә
3.05.2018

Батырлар мәңге йөрәктә

73 ел элек 9 май көнне Бөек Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә илебездә салют тавышы яңгырый. Бу дәһшәтле сугыш шаукымы һәркемнең йөрәк түрендә яши, чөнки сугыш кагылып үтмәгән бер генә гаилә дә юктыр ул. Берәүләр кулларына корал тотып фронтта көрәшсә, башкалар җиңүне якынайту өчен тылда көч куя.
Мин Кече Пурга авылында яшим. Авылыбызның ветераннарын чиксез хөрмәт итәм. Ни кызганыч, еллар үткән саен авылыбызда сугыш ветераннары саны сирәгәя бара. Без, яшьләрнең төп максаты – дәһшәтле сугышта туган илебез өчен көрәшкән батырларыбыз турында якты истәлекләр туплау, өйрәнү һәм буыннан-буынга тапшыру. Минемчә, һәркем үз туган иленең, туган ягының, туган авылының геройларын белергә тиеш.
Әлеге язмамда Советлар Союзы герое Асаф Котдус улы Абдрахмановның тормыш юлы һәм язмышына тукталып үтәсем килә. Асаф Котдус улы 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә дөньяга килә. Язма героебызның әтисе, Котдус Абдрахманов, Каир шә­һәренең университетында атак­­лы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов ярдәмендә белем алып, Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем бирә. Беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр Асаф Әгерҗе шәһәрендә укыса, 1927 елдан Иж-Бубый авылының җидееллык мәктәбенә укырга бара. Укудан буш вакытларда Асаф җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша, сәнгать үзешчәнлеге түгәрәкләре оештыра, рәсем ясарга ярата. Укытучылар гаиләсендә туса да, Асаф кечкенә­дән диңгез һәм һава турында хыяллана. 1934 елда әлеге мәктәпне гел «бишле» билгеләренә тәмамлап, яшь Асаф Казан шәһәренең авиация техникумына укырга керә. Техника-механика белгечлеге буенча белем алгач, авиация заводында очкычларны монтажлау механигы булып эшли. Хәрби диңгез училищесына Асаф Котдус улы бер төркем комсомолецлар белән Севастопольгә китә һәм Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесына укырга керә. Бу еллар инде тыныч булмый. Яшь белгечне Асафны Азов флотилиясенә билгелиләр. Ул сугыш елларында бронекатер экипажында хезмәт итә. Бөек Җиңү көнен Вена шәһәреннән Линцка юл тотканда, бронекатер отряды командиры дәрәҗәсендә каршы ала. Асаф аганың хәрби эшчәнлеге 17 хөкүмәт бүләге белән билгеләп үтелгән, сугыш елларында 60тан артык хәрби операцияләрдә катнашкан. Герой-диңгезче Бөек Ватан сугышыннан соң да флотта хезмәт итүен дәвам итә. Бу өлкәдә зур уңышлар күрсәткән сәләтле командирны Ленинград шәһәренә югары команда курсларына белем алырга җибәрәләр. Бу укулардан соң Асаф ага беренче ранг капитаны дәрәҗәсендә крейсер командиры була. Асаф ага тормышының күп өлешен туган илгә хезмәт итүгә, хәрби-диңгез флотында хезмәткә багышлый.
Хәрби хезмәтенең соңгы елларында Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы кайчандыр үзе белем алган Севастополь шәһәренең Павел Нахимов исемендәге хәрби-диңгез училищесының кафедра мөдире булып хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та тынгысыз җанлы Асаф ага җәмәгать эшләрендә актив катнашып, Севастополь яшьләрен хәрби-патриотик тәрбияләү буенча зур эш башкара. Ул Алтын Йолдыз, Кызыл Байрак, Ватан сугышы ордены, өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Якташыбыз үзенең кече туган иле турында да гомере буе кайгыртып яши. Һәрдаим туганнарының, якташларының тормышлары белән кызыксынып, укучылар белән очрашуларда булып, Иж-Бубый авылында һәм Әгерҗе шәһәрендә Бөек Җиңүгә багышланган митингларда катнаша.
Лаеклы гомер юлы үткән Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов 2000 елның 3 сентябрендә якты дөньядан китеп бара. Асаф агага быел 100 яшь тулган булыр иде. Иж-Бубый авылында Асаф Абдрахмановка багышланган мемориал такта урнаштырылган, мәктәп музеенда якташ герой турында якты истәлекләр саклана, шулай ук Әгерҗе шәһәренең урамы Асаф Абдрахманов исемен йөртә. Без, бабаларыбызның батырлык­лары аркасында сугышлар күрми үскән яшь буын, үзләрен аямыйча туган илебез өчен көрәшкән каһарманнар турындагы якты истәлекләрне сак­ларга бурычлыбыз.

Роман Меркушев, Кече Пурга авылы.