Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Басуларда – урак өсте
16.08.2018

Басуларда – урак өсте

14 августта УР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова журналистлар белән Якшур-Бодья районы Иске Зятцы авылында пресс-конференция уздырды. Басуда комбайннар гөрли, ашлык исе таралган. Эшнең иң кызган мәле. Кояшлы көн булганда, эшне туктатырга ярамый. Шуңа күрә аралашу да машиналар эшләгән тавыш астында узды. Министр республикада терлек азыгы әзерләү һәм ашлык җыю эшләренең ничек барышы турында сөйләде. Илебезнең башка регионнарыннан аермалы буларак, Удмуртиядә быел һава торышы кыр эшләренә комачаулык итмәде. Тупас һәм сусыл азык җитәрлек әзерләнгән. Игеннәрнең 15%ы сугылган, уңыш гектарына уртача 22ц тәшкил итә. Республикабызда иң алдынгылар исәбендә — Можга районы икән. Биредә һәр гектардан 33 центнер ашлык җыялар.
Якшур-Бодья районының Иске Зятцы авыл хуҗалыгында быел шулай ук алга китеш зур. Аның җитәкчесе Андрей Белов әйтүенчә, гомум чәчү мәйданы 4700 гектар җирне били. Аларның 2700 гектарына ашлык, калган җиргә күпьеллык печән чәчелгән. Уңыш гектарына уртача 25 центнер тәшкил итә. Мондый күрсәткечләрдән алар бик канәгать. “Бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк. Моннан тыш югары сыйфатлы орлыклар да сатып алдык. Алга таба ашлык киптерү җайланмасын булдыруны максат итеп куябыз. Бу эшне 2 ел вакыт эчендә чынга ашырасы иде. Моның өчен 20 миллион сум акча кирәк”, — ди Андрей Белов. Ә уңыш артуның нәтиҗәсен ул өстәмә рәвештә минераль ашламалар кертү белән бәйли.
Шулай да баш агроном Александр Решетников: “Бер башакта 60-80 бөртек бодай булырга тиеш. Безнең кимрәк. Эшлисе эшләр бар әле”, — диде.
Быел авыл хуҗалыкларына федераль һәм региональ бюджеттан 91 миллион сум өстәмә акча күчереләчәк. Субсидия ягулык чыгымнарын каплауга китәчәк. Иске Зятцы халкы юлларына асфальт түшәүне дә көтә.
Журналистлар министрдан авылларга нинди ярдәм күрсәтелүе, субсидия алу мөмкинлекләре, авылда чүпне үтильләштерү һәм башка мәсьәләләр турында кызыксындылар. Ольга Абрамова: «Авылларга ярдәм итү турындагы тәкъдимнәрне туплау эшен без инде тәмамладык. Министрлыкка бик күп тәкъдимнәр юлланды. Мин республикабыз-да авыл хуҗалыгын яхшы якка үзгәртергә теләүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм”, — диде.

Элмира Нигъмәтҗан.