Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бар яктан да үрнәк алар
23.10.2020

Бар яктан да үрнәк алар

Мәскәү татарлары штабы еш кына Россия төбәкләрендә була, төрле шәһәрләрдән килгән татарлар белән таныша, элемтәләр урнаштыра һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ижауда штаб вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында булып, «Асылъяр» бию, җыр һәм музыка ансамбленә йөрүчеләр белән аралашты.

«Асылъяр» — гаҗәеп ансамбль, Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендә ун ел элек беренче адымнарын ясаган көчле ансамбль. Нәселендә татар тамырлары булган Лариса Алек кызы, иң элек, бию төркемен оеш­тырырга алына. Ташып торган энергияле, актив һәм иҗади җитәкче ул. “Акрынлап ансамбльгә килүчеләр саны артты, ата-аналар үз балаларын бик теләп алып килә башладылар. Өстәвенә, башта яшүсмерләр өчен генә төркем ясарга ниятләсәм, тиздән татар биюләрен кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да биергә теләве ачыкланды. Үзе кайчандыр катнашучыларның берсе булган Альбина Нурмөхәммәтова хәзер бәләкәчләрнең хореографы булды”, — дип сөйләде Лариса. Кечкенә генә төркемнән ил буйлап конкурс-фестивальләргә йөрүче, зур-зур җиңүләр яулаучы, Удмуртия татарларының данын бөтен дөньяга таратучы коллектив алар хәзер.

Бүген ансамбльдә 4 яшьтән 18 яшькә кадәр 50 кеше шөгыльләнә. Катнашучылар саны даими арта, әти-әниләр (татарлар, руслар, удмуртлар) балаларны яратып алып килә. Ансамбльгә йөрүчеләр татар һәм катнаш гаиләләрдән киләләр, биюләр, җырлар, тел, музыка һәм гамәли сәнгатьне өйрәнәләр. Әйе, ансамбльгә нигез салынгандагы кебек биергә генә дә булгандыр аларга. Тик “Асылъяр” җитәкчеләре өчен бу гына аз була. Вакыт узу белән биюләргә җырлар да кушыла — татар җырлары биюләр белән бик яхшы үрелеп бара. Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүдә генә тукталмыйлар, мәдәниятләрнең төрлелеген күрсәтергә тырышалар. Репертуарларында башкортларның, керәшеннәрнең, нугайбәкләрнең, Кырым татарларының җыр-биюләре, музыкаль әсәрләре дә бар.

Лариса Гайнетдинова үзе дә бик яхшы, профессиональ җырлый, ул балаларны вокалга, халык һәм эстрада җырларын башкарырга өйрәтә. Коллективка яңа аккомпаниатор, Удмуртия Республикасының атказанган артисты Сергей Тепин килгәч, дәресләр спектрын киңәйтү өчен аның һөнәри осталыгы җитәрлек булуы ачыклана. Сергей берничә инструментта, шул исәптән татар халык уен коралларында да уйный. Балаларның музыка турында күбрәк беләселәре килә башлый, кызыксыну уяна. Шуннан соң балаларны төрле фольклор уен коралларында уйнарга өйрәтү идеясе барлыкка килә. «Сабантуй», «Нәүрүз», «Яшьләр уеннары», «Карга боткасы» биюләрен һәм сәхнә күренешләрен думбыра, курай, гармун һәм башка уен кораллары тавышы белән баету бик уңышлы була.
Һәм бу әле барысы да түгел! Үрнәк ансамбльдә барысы да чынбарлыкка туры килергә тиеш. Шуңа күрә барлык кос­тюмнар да тарихи рәсемнәр һәм кагыйдәләр буенча проектлана, тегелә. “Узган ел яңа идея килгән иде һәм быел ансамбльдә декоратив-гамәли сәнгать түгәрәге ачылды. Түгәрәк җитәкчесе — Рәзилә Рәис кызы Мөбәрәкова. Ул дәресләрдә татар мәдәнияте турында сөйли. Балаларга милли кием, бизәнү, тормыш һәм көнкүреш әйберләре, татарлар һәм башка халыкларның тарихын иҗат, сәнгать аша өйрәтә”, — дип сөйләде Лариса Алек кызы. Аның фикеренчә, балалар биеп, җырлап кына калмыйча, мәдәниятне әнә шулай тирән һәм төрле яклап өйрәнергә тиешләр. “10 ел элек килгән балалар белән чагыштырганда, хәзерге балаларның энергияләре күп, алар барысы да лидер булырга омтыла. Шуңа күрә алар белән эшләве дә җиңелрәк. Мин безнең белән гел бергә булучы, һәр эштә дә ярдәм итәргә омтылып торган әти-әниләргә бик рәхмәтле. Без әнә шулай бер гаилә булып яшибез, иҗат итәбез һәм эшлибез. Бу шулай ук уңышларыбызның бер сере”, — ди ул.

Быел ансамбльдә иң кечкенәләр өчен милли уеннар түгәрәге дә эшли башлаган. Укытучылары – Ландыш Габделфәртова. “Дәресләр атнага ике тапкыр уза. Кайбер уеннарны Лариса Алек кызы уйлап таба, кайсыларыдыр безнең әби-бабайлардан калган уеннар. Дәресләр нәниләргә бик ошый, алар теләп өйрәнәләр”, — ди Ландыш.
Тел һәм мәдәниятебезнең югалу куркынычы астында булуына борчылып күп сөйләргә, трибуналарда патриотик сүзләр белән чыгыш ясарга, җитди мәкаләләр язарга мөмкин. Ә менә үзеңнең яшәгән урыныңда зур һәм мөһим практик эшләр башкару күпкә нәтиҗәлерәктер. Шушы ук милли ансамбльләргә йөрүче малайлар һәм кызлар татар теленең, җырларының, биюләренең һәм музыкасының матурлыгын тамашачыларга тапшырачаклар, ә соңыннан аларны үз балаларына өйрәтәчәкләр. Мәсәлән, моннан ун ел элек Ларисаның ансамбльгә йөри башлаган 17 яшьлек улы Артур хәзер үзе дә балаларны биергә өйрәтә. “Мин монда рухи яктан нык үстем. Милли мәдәният белән якыннан таныштым. Үз тормышымны ансамбльдән башка күз алдына да китерә алмыйм”, — ди Артур.
11 яшьлек Иллария Садыйкованы ан­самбльгә 6 ел элек әнисе алып килгән. “Миңа монда бик ошый. Чөнки татарча биергә дә, җырларга да өйрәнәм”, — ди ул. Ә 12 яшьлек Ленария Насретдинова ансамбльгә әле бер ел гына йөри. “Шушы бер ел эчендә мин җырларга, биергә, музыка уен коралларында уйнарга өйрәндем”, — дип сөенә.
Мондый ансамбльләр һәм түгәрәкләр күбрәк булса, татарлар телне дә, мәдәниятне дә, үз шәхесләрен дә саклап кала алачак.

Лилия Гаделшина, Мәскәү шәһәре.