Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бар да лачын кебекләр
27.11.2019

Бар да лачын кебекләр

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү бүгенге көндә аеуча әһәмиятле. Ватан өчен көрәшкән, туган иле өчен гомерен дә кызганмаган геройларның батырлыгы үрнәгендә яшь буынга йогынты ясау, үз Ватаныңа карата мәхәббәт, хөрмәт уяту хәзерге заман шартларында җиңел эш түгел.
Шушы көннәрдә илебез күләмендә Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең “Кречет” махсус билгеләнүдәге отряд хезмәткәрләре ачык ишекләр көне уздырдылар. Әлеге чара Ижау шәһәрендә дә узды. Удмуртиядә әлеге отрядта Россия Федерациясе герое Илфат Закиров та хезмәт иткән. Ул илебез алдында үзенең бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Ачык дәрескә шәһәребезнең 70нче мәктәп укучылары килгән иде. Отряд хезмәткәрләре укучыларга әлеге хезмәтнең никадәрле җаваплы да, авыр да, кызыклы та булуын сөйләделәр. “Әлеге чара безнең хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырыла”, — диде Удмуртия Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең “Кречет” отряды хезмәткәре Игорь.
Кречетлылар иң элек балаларны хезмәт иткәндә кулланыла торган кораллар, техникалар белән таныштырдылар. “Бүген барысы да күрсәтелмәсә дә, иң мөһимнәре балалар игътибарына тәкъдим ителә. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк: универсаль корал булмый. Аларның һәрберсе аерым бурычны үтәү өчен кулланыла. Менә монда пистолетлар, пулеметлар, бу — Калашников автоматы”, — дип сөйләде Игорь. Балалар автомат һәм пистолетны сүтеп, җыеп та карадылар. Малайлар гына түгел, кызлар да бик теләп тыңладылар хезмәткәрләрне.
“Миңа барысы да ошады. Үзем күптәннән корал белән кызыксынам, күбесе турында укыганым да бар. Мәсәлән, миңа Калашников автоматын күрү кызыклы иде”, — дип, үз фикерләре белән уртаклашты 70нче мәктәптә укучы Сафия.
Ә малайлар кул сугышы алымнарын яратып карадылар. Алар белән бергә үзем дә кызыксынып күзәттем. Монда кул, аяк, баш — кешенең бөтен физик мөмкинлекләре дә эшкә җигелә. Шул ук вакытта ирекле көрәш алымнарын да файдаланырга ярый. “Миңа җинаятьчеләрне ничек тоткарлаулары турында тыңлау, кул сугышы алымнарын карау бик ошады. Бәлки үзем дә киләчәктә бу һөнәрне сайлармын”, — диде ачык дәрестә катнашкан Марсель Гыйльмуллин. Мондый патриотик дәресләр алар өчен аеруча кызыклы. Укучылар үз-үзләрен сынап, электрон тирда атып та карадылар әле.
Отряд вәкилләре катлаулы хезмәтләре турында сөйләделәр. Аларның төп бурычлары – иректән мәхрүм итү урыннарында массакүләм тәртипсезлекләрне бетерү, качкыннарны тоткарлауда, әсирләрне азат итүдә ярдәм күрсәтү. Очрашуга махсус бүлектә 10 ел табиб булып эшләгән Илһам Гыйльметдинов та килгән иде. Ул хезмәт юлын 8нче колониядә фельдшер булып башлаган. Соңырак “Кречет” махсус билгеләнүдәге отрядка килгән. Хәзер ул лаеклы ялда. Хезмәт итү дәверен сагынуын яшерми. “Әлеге отрядта эшләү җиңел түгел иде. Ләкин эшемне бик яраттым. Хезмәт итү өчен яхшы физик әзерлек кирәк. Иң истә калган вакыйгаларның берсе — бер шәһәрдә урнашкан уку үзәгенә барганда ике көн тауга менү булды. Ничектер бик авыр булып истә калган вакытлар. Командировкаларга еш йөри идем”, — дип сөйләде ул.
Тик киләчәктә хәрби хезмәт үтәргә теләүчеләрне бу авырлыклар куркытмый. Ачык дәрескә килгән укучыларның күбесе киләчәктә әлеге һөнәрне сайларга теләүләре турында белдерделәр.

Эльвира Хуҗина.