Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


26.03.2020

Бар да булды

Исәнбайның җырчылары Фәтхия Зарипова, Илдар Ганиев, Зөлфия Муллина, Рамил Мухгалин, Әлфия Каировалар белән Девятерня авылы сәхнәсендә узган бәйрәм концертында катнаш­тык. Җырчыларның берсеннән-берсе моңлы, дәртле җырлары әледән-әле Фәнис белән Алиянең искиткеч чыгышлары белән үрелеп барды. Алар тамашачы белән җанлы әңгәмә кордылар, авылдашларын якын көннәрдәге гомер бәйрәмнәре белән котладылар. Һәр авылның — үз йөзе, үз горурлыгы, үз талантлары. Сәхнәдә йөзек кашыдай ике гаилә (Ясәвиевләр, Фархушиннар) татарлыкны, миллилекне саклау, буыннардан-буыннарга тапшыру үрнәген күрсәттеләр. Күп балалы тулы гаиләләр сәхнәне балкыттылар, күңелләрдә яшәешкә өмет чаткылары кабыздылар. Авылларыбызда мондый гаиләләр булганда, татарлыгыбыз, гореф-гадәтләребез югалмас, Аллаһы Тәгалә теләсә.
Бәйрәм сәхнәсе җыр- моңнан тынып тормады. Инде танылып өлгергән Илдар Ганиевны кат-кат җырлаттылар. Җырчылар ял иткән арада үзем яңа шигырьләремне укыдым… Ни гаҗәп, шигырьләрне дә ярата икән тамашачылар! Тагын бернәрсәгә игътибар иттем, залда тып-тын, чыгып-кереп йөрүче юк. Әллә монда гел шундый тәртип микән? Һәр чыгыш бик җылы кабул ителде.
Шыгрым тулы зал, көчле алкышлар, җылы карашлар, теләкләр, рәхмәт сүзләре… Бар да булды, тик иң матур, гаҗәеп күңелле мизгелләр — залдагы һәрбер гүзәл затка язгы чәчәкләр, гөлләр бүләк итү булгандыр! Чәчәкләргә күмелгән залда бәхеттән балкыган йөзләрне күрсәгез иде сез!!! Бу көтелмәгән хәл булды. Гомумән, Девятерняда мәдәни мохит икенче. Мәдәният хезмәткәрләре бик кунакчыл, ярдәмчел. Үз мәшәкатьләре чиктән ашса да, йөрәкләренә чит хәсрәт-борчуларны да сыйдыра белә торган сирәк затлар алар! Менә шундый киң күңелле булганга дуслары күп, эшләре гөрләп бара. Рәхмәт, Фәнис, рәхмәт, Алия! Армый-талмый халыкка хезмәт итүегез, һәркемгә бәхетле мизгелләр бүләк итә белүегез өчен! Дус­лык, иҗатташлык күпере нык һәм озын гомерле булсын! Күңелләргә канат куйган, җаннарны иркәләгән, күңел кылларына кагылган шатлыклы очрашулар кабатланып торсын!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.