Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Барысы турында язылса, сөйләнелсә дә…
30.04.2020

Барысы турында язылса, сөйләнелсә дә…

Язучы Рафис Корбанның “Ватан” романын укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында басылып чыккан китапларны, мәкаләләрне укып барам. Моның өчен җитди сәбәпләр дә бар. Беренчедән, 25 елдан артык Удмуртиянең башкаласындагы уку йортында татар теле укытучысы булып эшләдем. Удмурт дәүләт университеты һәм социаль-педагогика көллияте студентлары белән татар һәм удмурт әдәбиятларын чагыштырма планда өйрәндек, һәр ике халыкның язучылары арасындагы иҗади хезмәттәшлекне барладык, охшаш һәм аермалы якларны ачык­ларга тырыштык. Үзенең шигырьләре һәм үлеме белән Ватаныбызга тугрылыгын сак­лаган герой–шагыйрь Муса Җәлил һәм удмурт классигы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Петровның иҗатларындагы тыгыз элемтәләр турында мәкаләләр яздык, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә чыгышлар да ясадык. Бу ике язучы бер-берсенең шигырьләрен дә тәрҗемә иткәннәр. Моңа мисал итеп, М.Җәлилнең “Зәйнәп” поэмасын М.Петровның удмурт теленә тәрҗемә итүен әйтергә мөмкин. Уңышлы тәрҗемә дияргә була. Без студентлар белән аның буенча фәнни хезмәтләр дә эшләдек.
Бер-берсенә күп яктан якын булган бу ике халыкның тарихында, телендә һәм халык авыз иҗатларында да шактый ук зур охшашлыклар табарга мөмкин. Удмурт галиме И.В.Тараканов фин-угор һәм төрки халыклар телләрендә мең ярым уртак сүз табып, диссертация дә яклаган иде. Удмурт халкы безнең Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый кебек күренекле язучыларыбызны үзенекеләр кебек якын күрә, аларның иҗатларын, батырлыкларын яхшы белә, хөрмәт итә дип тә, ышанып әйтә алам.
Язучы Рафис Корбан үзенең “Ватан” романында Җәлил һәм җәлилчеләрне Бөек Ватан сугышында татар халкының җиңүгә керткән зур өлеше буларак тасвирлавы белән дә укучыларда горурлык хисләре уята. Ә “Ватан” һәм “туган тел” төшенчәләренең бербөтен икәнлеге романның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп белән сузылган.

“Ватан” романын укыгач, кулга каләм алырга мәҗбүр иткән икенче зур сәбәп тә бар. Безнең әтиебез Барый Хәким улы Хәкимов шушы Икенче Бөтендөнья сугышында Муса Җәлил кебек Волхов фронтында чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Дүрт ел буе фашистларның төрле лагерьларында тоткынлыкта газап чиккән. Шулай булса да, гади немец халкына карата аның ихтирамы зур иде. “Гади немец халкы белән фашистларны һич тә бутарга ярамый”, — дия торган иде ул. — Алар да безнең кебек үк сугышка каршы, аннан күп җәфа күргән халык”.

Әтиебезне, Германиядә тоткынлыкта булган күпчелек әсирләр кебек үк, сугышның соңгы көннәрендә немец гаиләләренә эшкә җибәрә торган булганнар. Бу гаиләләрнең дә я ирләре, я уллары сугыш кырында ятып калган. Ә эшче куллар кирәк. “Немецлар башкалардан төгәллекләре, тырышлыклары белән аерылып торалар. Кайвакыт тамак туйганчы ашаталар, тузган киемнәребезне алыштырып киендерәләр, кулыбызга ашамлыклар тоттырып җибәрәләр иде. Ә без ул ашамлыкларны ачлыктан интегеп ятучы дусларыбызга алып кайта идек”, — дип сөйли иде әтиебез.
Сугыш тәмамлангач, аңа илебезгә — гаиләсе янына Әтнәгә кайтырга насыйп була. Ләкин ул заманнарда әсирлектә булганнарны “күтәреп алмаганнар” шул. Әтиебез дә гаиләсе белән бары ике елдан соң гына күрешә алган. Пермь краенда металлургия заводында эшләткәннәр, төрлечә тикшерүләр аша үткәргәннәр. Ә сөекле хатыны Фатыймасы янына кайтып җиткәндә, сугышка киткәнче туган кызы Наиләсе үлгән була. Аңа эшкә урнашканда да зур каршылык­лар туган. Ярый әле кырык чакрымдагы Арчада эшкә алганнар. Ул атна буе шунда торып эшләп, ялга гына өенә кайтып йөргән.
Сугыш аркасында күргән газаплары эзсез калмагангадыр, әтиебез бик курка иде. Һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйли, тәрәзә аша чит-ят кеше күренсә, йөзе үзгәрә, ишек һәм капка һәрвакыт бикле тора иде. Шуңа күрәдер, Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында күпме генә сорашсам, язып алырга теләсәм дә, риза булмады. Миңа, килененә генә түгел, үзенең сугыштан соң туган бердәнбер улына да аның җавабы нәкъ шундый иде. Еллар үткәч тә, онык­ларына да ачылып китмәде әтиебез. Үзенең кайбер фикерләрен һәм теләкләрен генә әйтеп калдырды: “Җәлил һәм җәлилчеләр турында бөтенесен дә беләбез дип уйласагыз, ялгышасыз. Әле тагын аларның батырлыгы турында китаплар чыгар, яңалыклар да белерсез. Минем үтенечем, сезгә теләгем шундый: Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алганда, фашист лагерьларында газап чиккән миллионлаган солдатларны онытмагыз. Мине дә искә алыгыз. Җиңү ул беркайчан да җиңел генә килми, монысы аеруча зур югалтулар бәрабәренә булды”.

Ш.Маннур, Г.Кашшаф, Р.Мостафин, И.Гыйләҗев кебек әдипләрнең хезмәтләре белән таныш булып, газета-журналлар, радио-телевидение буенча яңалыкларны ишетеп-күреп торгач, әтиебез безгә васыятен әйткәндә гаҗәпләнеп тә куйган идек. “Тагын нинди яңалыклар ачыласы бар икән? Барысы турында да язылды, сөйләнде бит инде”, — дип уйлаган идек. Менә Рафис Корбанның “Ватан” романы аның сүзләрен тулысынча раслады. Әйе, күп булган икән бу темага сөйләнәсе сүзләр, без беләсе яңалыклар… Мин, “Ватан” романын аерылмыйча бер төндә укып чыктым. Үзем өчен күп кенә яңалыклар да ачтым.

Мәсәлән, шуларның иң кадерлесе, иң тәэсир иткәне — Гаяз Исхакый турында. Әле бүгенге көннәрдә дә бу әдипнең исеме кайберәүләр тарафыннан зур саклык белән искә алынуын сизәргә була. Татарның үз дәүләтчелеген торгызырга теләве дә барысына да ошап бетми. Ә Р. Корбан Г. Исхакыйның “Идел-Урал”тарихи язмасындагыча фикерләп, аның Бөек Ватан сугышы чорларында да туры юлда булуын ачып бирә алган. Алтынга пычрак ябышмаган кебек, Г. Исхакыйның исемен каралтырга теләгәннәргә үзенең романындагы төпле җавабы белән аеруча кадерле миңа бу әсәр һәм аның авторы Рафис Корбан зур ихтирамга лаек.

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.