Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Барысы да бар, оят кына юк
1.11.2017

Барысы да бар, оят кына юк

Якты дөньяга туган һәр кеше яктылыкны, матурлыкны күреп яшәргә тели. Чыннан да, туган җиребез сокландыргыч матур. Челтерәп аккан чишмә буйлары, чәчәкле, җиләкле болыннары, чайкалып үскән урманнары белән табигатебез күңелләрне юата. Ерак-ерактан кызарып чыгып, көннәр буе безне җылытып торучы кояш гомеребезне озайтып тора. Ник соң әле безгә шушы матурлык белән сокланып кына яшәмәскә? Элекке елларга караганда бүгенге көндә тормыш шартлары күпкә яхшырак. Элек батып-чумып йөргән юллар төзекләндерелде, урамнарыбыз гөл-чәчәккә күмелде. Кичке урамнарыбыз да яктыра башлады. Ә бит бу матурлыкны, уңайлылыкны булдыру өчен күпме кеше көч түккән, күпме акча сарыф ителгән? Тик кызганыч, кайберәүләр моңа төкереп карыйлар.
Бүгенге көндә һәрберебез юлда йөрибез. Я авылга кайтабыз, я кемгәдер кунакка барабыз. Барган юлыбызда туктап, ял итеп, табигать белән хозурланып та алабыз. Кайчагында нигә тукталганыңа үкенеп бетә алмыйсың. Ижау белән Сарапул арасында тыштан карап торганда менә дигән берничә тукталыш бар. Ә эченә керсәң, басарлык урын юк: шешә, капчык, кәгазь, чүпрәк, ни генә юк, әйтергә дә оят. Абынып егылсаң, тиз генә чистарынам димә. Безне тәртипкә өйрәтү өчен шундый җирләргә дә видеокамера куярга кирәктер. Үз-үзебездән оялып, тәртипкә өйрәнмәбез микән?

Венер Садыйков, Яган авылы.