Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Барыйк әле Сарапулга, керик әле музейга
26.09.2019

Барыйк әле Сарапулга, керик әле музейга

Музейга килеп керү белән күз бөтен стенаны биләп алган авыл фонына төшә. Әнә зәңгәр күк астында Зөлфәт әфәнденең туып-үскән йорты, балачакта елгага таба йөгергән кычытканлы сукмак, ерак түгел якыннары яткан мәңгелек йорт. Бераз түбәнрәк җиккән ат (агачтан ясалган), арбада әби белән бабай, сандыклар. Янда гына ялтырап торган агачтан ясалган матур кое. Бераз атласак, татар йортына керәбез. Акшарлаган ап-ак мичтә учак ялкынында чуен чүлмәктә нәрсәдер пешә кебек тоела. Уртадагы түгәрәк өстәлдә кунак көткәндәй җиз самавыр утыра. Бәллүдә бала йокымсырый. Чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, кашагалар – болар барсы да, гүя вакытларны туктатып, авылда узган балачакка, яшьлеккә кайтара. Менә, эш коралларын алып, авыл халкы печәнгә китәр төсле. Туку станогы артында әби утыра, бабай исә китап битләре актара. Сәяхәтне дәвам итәбез. Киштәдә гармун-баяннар, музыка уен кораллары, патефоннар, радиоалгычлар, җиз самавырлар тезелгән. Тагы да стенага күз салсак, пионер, комсомол булган чаклар искә төшә. Борынгы сәгатьләрнең күплеге вакытның мәңгелек түгел икәнен искәртә.
“Экспонатларны ун ел элек җыя башладым. Ул чакта әле музей ачу турында уйламаган идем. Үзеннән-үзе әлеге эш кызыксыну уятты. Кайда гына барсам да, булсам да, кызыксынып, элеккеге әйберләрне җыям. Авылларга кайткач та, һәрнәрсәгә игътибар итәм. Кайчакта өлкәннәргә: «Ник сакламадыгыз борынгы әйберләрне, үзегездән соңгы буынга нәрсә калдырасыз?» — дип әйтеп куям. Алар: “ Уйламадык шул ул турыда”, — диләр. Әйе, заманалар авыр иде. Үзгәртеп кору чоры башлангач,, күп кенә ядкарьләрне үзебез юкка чыгардык. Хәзер аларны кире кайтарырга кирәк. Халык та бик кызыксынып, элекке әйберләрне китерә башлады. Бүгенге көндә биредә бер меңгә якын экспонат бар. Алга таба экскурсияләр, остаханәләр оештырырбыз дип уйлыйм. Музейны оештырырга туганнарым, дусларым, Сарапул шәһәрендәге милләттәшләребез ярдәм итте. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм. Сандык­ларда кадерләп сакланган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп-аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып, кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап, милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә без милләт булып сакланып кала алабыз”, — диде Зөлфәт әфәнде. Күп кенә экспонатлар әби-бабаларыннан калган. Аеруча йон тетә торган эш коралы турында бик яратып сөйли ул. Аның белән бабасының эшләгәнен үзе күреп үскәч, аның серләрен дә белә, кунакларга аның белән эшләп тә күрсәтә.
Музейда Сарапул шәһәре татарлары, Ислам дине тарихы, Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нәҗип Камал, аның кызы, популяр җырчы Зөлфия Камалова, Сарапул шәһәре халык драма театры җитәкчесе Рәшит Йосыфҗанов, Сарапул татарларының соңгы еллардагы эшчәнлеге, күренекле язучы, күп еллар Сарапул шәһәрендә яшәгән Ягъсүф Шәфыйков, Ижау шәһәре гармунчысы Фоат Кәримов турындагы стендлар белән танышырга була.
Биредә хәйран гына милләттәшләребез кунак булып киткән инде. Австралиядә яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Камалова, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ягъсүф Шәфыйков, Чаллы дәүләт драма театры режиссеры Фаил Ибраһимов музей турында бәяләмә китабына, оештыручыларга рәхмәт белдереп, матур фикерләрен язып калдырганнар.
Буыннар бәйләнеше, тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә музейлар бик әһәмиятле роль уйный. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Аларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк буыннарга җиткерәләр. Сарапул шәһәрендә мондый музей барлыкка килү — зур куаныч. Иншаллаһ, телебез, милләтебез югалмас!
Милләттәшләребезне 29 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Сарапул шәһәре “Барс” сәүдә үзәгендә Сарапул татарлары тарихына ба­гышланган музейны ачу тантанасына чакырабыз. Сезнең өчен Удмуртия, Башкортстан, Татарстан кунак­лары, “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле, Сарапул, Ижау шәһәрләре коллективлары чыгыш ясаячак. Музейга рәхим итегез!

Рәфилә Рәсүлева.