Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балтырган баса дөньяны
18.07.2018

Балтырган баса дөньяны

11 июльдә Хөкүмәт йортында Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасының Россельхознадзор идарәчелеге кануннарны дөрес куллану практикасы һәм мәҗбүри таләпләр хакында халык белән фикер алышулар уздырды. Удмуртиянең Россельхознадзор идарәчелеге җитәкчесе Сергей Беляев яңа норматив хокукый актлар белән таныштырды, закон таләпләре бозылган очракларны атады.
Сергей Беляев сөйләвенчә, бүгенге көндә “Меркурий” мәгълүмат системасында тер­кәлү төп проблема булып тора. Агымдагы елның 1 июленнән ит продукциясен сата яки җитештерә торган шәхси оешмаларга документларны “Меркурий” системасы аша рәсмиләштерү мәҗбүри итеп куелды. Бу – продукциясе ветеринар контроль узарга тиешле оешмалар әлеге системада теркәлергә тиеш дигән сүз. Хәзерге вакытка республикада теркәлү 87,7% тәшкил итә. Бу ни өчен кирәк соң? Элегрәк авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарның исеме генә билгеле, ә кайчан, кайда җитештерелүе күрсәтелми иде. “Меркурий” системасы бөтен кимчелекләрне юк итәчәк. “Әлеге системада теркәлү мәҗбүри булганлыктан, бүгенге көндә эшмәкәрләр идарәдә чират торырга мәҗбүр. Көне, сәгате җитми селкенергә теләмәгәннәр хәзер тир түгә”, — диде Сергей Беляев.
Пермь өлкәсе буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Хәлил Гозаиров: “Барлык яңа­лыклар авырдан кабул ителә. Ә бит тирәнрәк уйласак, “Меркурий” системасы кәгазь әйләнешеннән котылырга ярдәм итәчәк. Системада теркәлү өчен бүгенге көндә бөтен шартлар да тудырылган, сораулар булса, идарәчелеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин”, — диде.
Утырышта төрле сораулар яңгырады. Шуларның бүгенге көндә иң четерекле һәм актуаль булганы – Сосновский балтырганына (борщевик Сосновского) каршы көрәш. Моңа кадәр озак еллар ул илебездә хайваннар өчен азык культурасы буларак кулланыла. ХХ гасырның 40 елларында илнең төньяк районнарында, мал азыгы өчен кузаклы культуралар һәм солы начар үскәнгә, балтырганны азык урынына кулланырга дигән максат куела. Күп кенә ботаник оешмаларның галимнәре әлеге зур масштаблы программада катнаша. Үсемлек мал азыгы өчен силосланган рәвештә кулланыла. Балтырганны табигатьтә боланнар, пошилар, аюлар, сарыклар, кәҗәләр һәм сыерлар яратып ашавы күзәтелә. Монгол мал үрчетүчеләренең иртә язда өлгерә торган балтырганны кышын хәлсезләнгән малларга көч бирә торган үсемлек буларак кулланулары да билгеле.
Балтырган авыл хуҗалыгында кулланылмый башлагач, басуларны, юл читләрен басып ала. Инде 15 елдан артык чүп үләне буларак басуларга һәм кырларга зур куркыныч яный. Аңа каршы ныклы көрәш барса да, әлегә нәтиҗәсез. Чөнки күпьеллык балтырган ел саен күп санлы үсентеләр җибәрә, ә чәчәк атканнан соң орлык зонтигында 15-20 мең орлык булырга мөмкин. Үсемлек көчле булса, орлык саны 70 меңгә дә җитәргә мөмкин, ди белгечләр.
Балтырган орлыгының тагын бер үзенчәлеге – орлыкларның читендә канатлар булуы. Бу — балтырган орлыгының җил белән әллә ничә чакрымга очып, тамыр җәю, шул рәвешле яңа территорияләрне биләп алу мөмкинлеге дигән сүз. Шуңа да ул илебезнең төрле төбәкләрендә меңләгән гектар җирләрне тиз арада басып ала. Балтырганның тагын бер куркыныч үзенчәлеге булып, орлыкларының озак еллар туфракта саклануы тора. Ел саен үсемлек күп санда орлык чәчә, тик беренче елны язын шуның 20-70% шытып чыга, икенче елны калган 30-60%ы. Балтырганның кайсы орлыклары 5-6 елдан соң гына, хәтта 12-15 елдан соң баш төртергә мөмкин!
Балтырганга каршы көрәш шактый чыгымнар таләп итә. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр. Бүгенге көндә бу үсемлек белән көрәштә иң кулай ысул — химик чаралар куллануны атый алар.

Ләйсән Әхмәтова.