Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Балезино районы Падера мәктәбе укучылары бездә кунакта
9.11.2017

Балезино районы Падера мәктәбе укучылары бездә кунакта

Безнең киемнәр матуррак

Мәктәпкә Балезино районының туган якны өйрәнү музееннан апа-абыйлар килде. Алар безне Удмуртиядә яшәүче халыкларның милли киемнәре белән таныштырдылар. Татар, удмурт, бисермән халыклары кие­ме белән таныштык. Көн саен һәм бәйрәмнәрдә генә кия торган милли киемнәр булуын, кызларның һәм хатыннарның киемнәре бер-берсеннән аерылып торуын белдек. Киемнәр турында мәкальләр әйтештек. Малайлар һәм кызлар арасында ”Кем тизрәк киенә?“ дигән ярыш оештырдылар. Миңа үзебезнең татар милли киемнәре ныграк ошады.

Диләрә Касимова, 3нче сыйныф.

Кызыклы атамалар

География дәресендә атамалар өйрәнгәннән соң авыл тирәсенә сәяхәткә чыгабыз. Бездә чокырлар күп һәм һәрберсенең атамалары бар. Зәйнәп, Җәмилә, Әхмәтулла, Янык, Лепетшур, Таба, Голёкуш, Караңгы һ.б. Нигә шундый атамалар кушылуын беләсебез килеп, бездән алданрак укыган укучылар әзерләгән “И назвали овраг…” дигән альбомны карадык. Аны укып, Җәмилә чокыры турында белдек. Бу чокырда Җәмилә исемле апаның бакчасы булган. Ул чокыр бик ерактан күренеп торган. Чокыр формасы табага охшаган. Төбе киң, түгәрәк.
Әлеге альбомны тулыландырырга без дә үзебезнең өлешне кертербез, чокырлар, болыннар турында яңа кызыклы мәгълүматлар табарбыз, фотосурәтләр өстәрбез, дип уйлыйм.

Чулпан Касимова, 6нчы сыйныф.

Чишмәләр

Авылыбызда Родниковая исемле урам бар. Шул урамнан тау астына төшсәң, анда 4 чишмәне күрергә була. Аларның һәммәсенең исемнәре бар: Түбәле, Буралы, Цемент, Боҗралы. Түбән як чишмәсенә инеш суы керә, чөнки инештә бобр­лар “плотина” ясыйлар. Ул плотинаны җимерсәләр дә, бобрлар төн эчендә аны тагын өеп куялар. Авыл халкы суны ерак чишмәдән ташый. Ул чишмәне Таһир Габдулла улы чис­тарткан, улак, түбә ясаган. Кышкы көннәрдә без суны зур цистерналар белән ташыйбыз.
Җәй көне көтүгә йөргәндә Коля абый миңа Карама болынындагы чишмәне күрсәтте. Аның суы Юнда елгасына агып төшә. Чишмә суын алырга теләгән идек, ләкин янына барып булмый, аяк бата. Елганың аръягында Тозлы чишмә бар. Мин аның урынын белмим. Сыйныфташлар белән барып, шул чишмәләрне чистартып, киртәләп куясы иде.

Айдар Касимов, 7нче сыйныф.

Петруш болыны

Безнең авылда болыннарның географик атамалары бик кызык­лы: Тозлы, Карама, Петруш. Өлкән кешеләрдән алар хакында сорашабыз, сөйләгәннәрен язып куябыз.
Авыл башындагы болында граж­даннар сугышы вакытында Петр исемле красноармеец үлгән һәм аның кабере шушы болында булган. 1967 елда аны Быдыпи авылына күчереп җирләгәннәр. Болынның исеме Петруш булып калган.
Юнда елгасы буенда ике болын: Тозлы һәм Карама. Карама болынында ел саен Сабантуй бәйрәме уза. Карама исеме нигә бирелгәнен белмибез. Карама болынының тау битендә дә чишмә бар. Чишмә янындагы җир сукаланмый. Анда таллар үсә. Тозлы болынында да чишмә бар. Аның суын әбиләр ипи камыры чылатырга дип алып кайт­каннар. Хәзер Тозлы чишмәнең суы томаланган, чөнки болында хайваннар йөри.

Камил Тютин, 7нче сыйныф.

Бай йорты

“Авылның борынгы йортлары“ исемле җыентыктан Бай Кадыйрның өе турында укыдым. Ул йорт революциягә кадәр төзелгән. Өйнең тау асты ягында балконы, тәрәзәләре, түбә кырыйлары челтәрле булган. Өйнең 4 почмагында да җиз торбалар (желоблар), түбә почмакларында җиздән ясалган әтәч торган. Бу өй зур, ике катлы, тәрәзәләре күп. Өске катның урам ягында гына 7 тәрәзәсе булган. Бу йортта беренче гильдияле сәүдәгәр Кадыйр Ног­ман улы гаиләсе белән яшәгән. Гражданнар сугышыннан соң бу йортта башта клуб, укый торган зал булган. Соңыннан балалар бакчасына әйләнгән. Өйнең аскы катында тегермән ташы да койганнар. 1950 елларда йортны сүтеп яңача торгызганнар. 1960-70нче елларда өске катта колхоз конторасы, аскы катта кибет булган. Хәзер йортны сүттеләр инде, чөнки ул җимерек хәлдә иде. Шулай итеп, тарихи йорт­лар фотосурәтләрдә генә сак­ланып кала.

Илсаф Тютин, 7нче сыйныф.