Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Балезинода — кышкы спорт уеннары
20.03.2014

Балезинода — кышкы спорт уеннары

12-15 март көннәрендә Балезино поселогында XX республика кышкы авыл спорт уеннары узды. УР Физик культура, спорт һәм туризм министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, биредә финал стартларында респуб­ликабыз район-авылларыннан барлыгы 929 кеше катнашкан. Беренче төркем буенча Игра районы командасы җиңү яулады. Ува командасы — икенче, Завьялово командасы өченче урынга лаек булды. Икенче төркемдә Якшур-Бодья командасына тиңнәр табылмады, ә Шаркан белән Вавож районнары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Өченче төркем чемпионнары Селтыдан, Дебесс районы — икенче, Красногорск — өченчедә. “Балезинода спорт уеннары югары дәрәҗәдә узды. Ярышларда катнашучылар да, тамашачылар да канәгать. Киләчәктә дә авылларда физик культура үсешенә, яңа спорт корылмалары төзелешенә игътибарыбызны арттырачакбыз”, — диде вакытлыча республика башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев.