Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балачак хатирәләре
31.08.2017

Балачак хатирәләре

Бала тәрбияләү турында төрле фикерләр бар. Кемдер балага кечкенәдән үк кырысрак булуны дөрес дип саный, ә кемдер, киресенчә, баланың бөтен теләкләрен дә үтәргә, гел көйләп кенә торырга кирәк дип уйлый.
Әлеге мәкаләмдә балачактан истә калган һәм бик тә гади булган тәрбия мисалларын яктыртасым килә. Без гаиләдә ике бала үстек, абый миннән биш яшькә олырак иде. Бервакыт шундый хәл булды. Әти-әнием эштә, абый өйдә юк. Мин зур радиоалгычның төймәләренә баскалап уйныйм. Баскалый торгач, радионың дүрт төймәсе дә басылып калды. Радио яныннан тиз генә киттем, чөнки ватканымны сиздем. Ра­дионың ватык икәнен әнинең күпме вакыттан соң күргәнен хәтерләмим. Әлбәттә, мин радионы ватканымны әйтмәдем, янәсе абый ваткан. Әнием хәлне сизеп алгандырмы, юкмы, әмма күргәч, гомерем буена җитәрлек “тәрбия дәресе” үткәрде.
Икебезгә дә бертигез итеп салам кисәге кисеп бирде дә, беребезне бер карават астына, икенчебезне икенчесенең астына керергә кушты. “Кем алдаша, шуның саламы үсәчәк”, — диде. Мин карават астында саламымны кыскарттым, үсмәсен, янәсе. Әни саламнарны кулына алды да (минеке дигәнен өскәрәк күтәргәндер инде): “Риманың саламы үскән бит”, — диде. Шул хәлдән соң әниемә дә, башкаларга да беркайчан алдашканым булмады, чөнки миңа бик оят булды.
Мәктәпне тәмамлагач булган очракны искә төшерәсем килә. Ул заманда кызлар чыгарылыш кичәсендә тик ак күлмәктән була­лар иде, ә миңа әнием ачык яшел төстәге күлмәк алды. Мине борчылыр дип уйлагандыр инде. Шундый тыныч кына итеп, миңа: “Мондый төстәге күлмәкне башка бәйрәмнәрдә дә кияргә була”, — диде. Чыннан да, ул күлмәгемне яратып бик озак кидем әле. Әнием гади авыл кешесе булса да, психолог та, педагог та булган икән, чөнки кырыс та булмады, артык иркәләмәде дә. Бала күңелен аңлап, тиешлесен генә эшли белде.
Үзем өч бала әнисе булгач та, күп еллар мәктәптә балалар укытканда да, балачактан күңелемә кереп калган бик күп шундый “тәрбия дәресләре” ярдәм итте.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә. Бала тәрбияләү – иң беренче чиратта баланы чын йөрәктән ярату ул, ләкин аның бөтен теләген үтәп үстерү киләчәк тормышка әзерләү түгел, ә киресенчә, әзерләмәү була торгандыр, минемчә.

Рима Зарипова, Кичкетаң авылы.