Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балачак Сабан туе
4.07.2018

Балачак Сабан туе

Язгы кыр эшләре тәмамлангач, чәчүләр чәчелгәч, маллар көтүлеккә чыккач, хуҗалыкта да бакча эшләре сирәгәйгәч, Сабан туена әзерлек башлана. Өй, мунча, өй алды, чоланнарны юар өчен күп итеп су ташып куела. Селтеле су ясап, юкәдән ясалган мунчала белән бар җирне юасың, идәннәрне ышкыйсың, сары гәрәбә кебек булып кала.

Элек буяу белән буяу юк иде. Акташны мунча мичендә кыздырып, аннан чиләктәге суга салгач, кайнап, ак масса ясала. Шул акташ белән мичләрне агартасың. Көйрәп торган кызу күмер салынган үтүк белән үтүкләп (элегрәк агач белән дә тәгәрәтеп үтүкләдек), тәрәзәләргә пәрдә-челтәр, стенага чиккән әйберләр, морҗа әйләнәсенә кашагалар, ишеккә чаршаулар эленә, идәнгә кулдан сугылган юылган палас­лар җәелә. Өй эче ямьләнеп, нурланып китә. Бар җирдән чис­талык бөркелеп тора. Бернинди байлык та юк, гади генә өй эче күңелләрне җылыта. Су бөркеп коендырган тәрәзә төбендәге төрле чәчәкле гөлләр өйгә тагын да ямь өсти. Чыра телеп, күмер салып кайнатылган җиз самавыр җырлый. Мич алдында пешерелгән көлчә-коймаклар өстәлдә урын ала. Мәтрүшкәләр салып, такта чәй пешереп, гаилә белән бергәләшеп чәй эчеп утырулар — әйтеп бетергесез истәлекләр.

Аннан инде Сабан туена кунаклар кайтканын көтү. Бигрәк тә бала-чага өчен сөенечле була иде, чөнки бүләк-күчтәнәчләр алып кайталар. Сабан туенда кияргә дип, өскә берәр яңа күлмәк ала иделәр. Аларны беренче тапкыр Сабан туенда гына киясең. Шул алынган киемнәрне һәркөнне киеп карау, кайчан киеп чыгылыр инде дип, түземсезлек белән көтү – үсмер чакның кабатланмас шундый күңелле вакытлары.
Кичләрен гармуннар уйнатып бүләк җыялар. Фәкыйрь яшәсәк тә, һәркемнең Сабан туена дип әзерләп куелган бүләге була. Бу – олы бәйрәм. Анда һәр милләт бәйрәм итә, ләкин Сабан туе фәкать татар халкыныкы, ул бары тик безнеке генә. Менә зарыгып көтеп алынган, билгеләнгән көн – Сабан туе да килеп җитә. Җыр, гармун тавышларыннан тирә-якка моң агыла. Беренче булып ат чабышы башланып китә, аннан көрәш, төрле уеннар, җыр-бию, уеннарның хисап-саны юк, бер-бер артлы үрелеп бара. Сабан туенда машина арбасыннан гына сатыла торган пыяла шешәле квас-лимонадларны чират торып алып эчү бәхетенә ирешү авыл баласы өчен зур шатлык була иде. Элеккеге Сабантуйлар менә шундый күңелле, бәхетле мизгелләр белән күңелләрдә һаман саклана.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.