Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балачакны сагынам
11.04.2018

Балачакны сагынам

Мәктәп еллары… Аеруча истәлекле, күңелле еллар. Мәктәптә укып йөргән чакларымны бик еш искә алам. Онытылмаслык еллар бит алар. Үзебез укыган классны, безне укыткан укытучыларны, туган мәктәбемне һәрвакыт сагынып сөйлим. Башлангыч сыйныфларда октябрятлар булдык, урта сыйныфларда – пионер, югары сыйныфларда комсомол булу белән горурланып йөри идек. Чөнки октябрятларга, пионерларга, комсомолларга тәртип бозарга ярамый, тырышып укырга, укытучыларны һәм өлкән буын кешеләрен хөрмәт итәргә кирәк иде. Һәрдаим уздырылган сборларга бик җитди карый һәм тырышып әзерләнә идек.
Төрле кызык вакыйгалар да була иде. Шулай бервакыт чираттагы сбор башланды. Без 7нче сыйныфта укыйбыз. 7 “а” сыйныфында – 3 малай, ә 7 “б” да — 5 кыз. Һәр класс­тан командирлар рапорт тапшыра. Ул көнне 7 “а” классындагы бер малай авырып килми калды. Командир алга чыгып, рапорт бирде һәм “Наш девиз …”, — дигәч, урында калган бер малай: “Один за всех и все за одного!” — дип кычкырып җавап та бирде. Бөтен мәктәп сбор булуын онытып, кычкырып көлә башлады. Күпме еллар үтсә дә, шушы вакыйганы класс­ташлар белән кайчан очрашсак та, искә төшермичә калган юк.
Хәзерге укучыларга әйтәсем килә: мәктәп елларының кадерен белеп, тырышып укырга кирәк. Чөнки иң күңелле балачак еллары мәктәптә уза.

Нәзилә Зиннәтова, Кичкетаң авылы. Фоторәсемдә автор.