Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балачагын сугыш урлаган
8.04.2020

Балачагын сугыш урлаган

Иң зур хыяллары — каһәр суккан сугыш тизрәк бетсен дә, әтиләре, абыйлары исән кайтсын! Һәм авыз тутырып икмәк ашауга тиенү! Көне буе урман кискән үсмер кызларга 400 грамм икмәк күпмени ул?! Ә шуннан артыгын бирмиләр. Сания апа Бакированың хатирәләренең моңсулары сугыш елларына барып тоташа. Бала һәм үсмер чагы авыр хезмәттә үтә — фронт өчен урман кисә. Туган авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым араны җәяү узалар да, аннары, вагоннарга төялеп, эш урыннарына — өйдән еракка авыр эшкә. Дүрт ел кара көздән язга кадәр бараклар да яшиләр. Иртәнге алтыда инде аяк өстендә булалар, ир-атлар да көчкә күтәрә торган бүрәнәләрне вагоннарга төйиләр. Кышкы салкыннарда чабатадан эшлиләр, алар тишелә, аякчулар юешләнә, бияләйләр түз­ми, ә иң үзәккә үткәне — ашыйсы килү. «Көнлек норма — дүрт йөз грамм икмәкне мин ашап бетерәм, тамагым туя. Әниләр бәрәңге киптереп җибәрәләр иде,» — дип, хәтер җебен сүтә тыл ветераны. Бердәнбер абыйсы Расим, яшен олырак күрсәтеп, фронтка китә, Махачкала шәһәре өчен бәрелешләрдә башын сала. Җиңү хәбәре килгәндә, Сания апа ур­ман эшеннән кайтып, авылда була. «Сугыш бетте, сугыш бетте!” — дип, такмаклап елап кердем өйгә. “Балам кайтмагач, миңа нинди куаныч ул”, — диде әти», — боларны сөйләгәндә, ветеранның күзләренә яшь тула. Сания апага бәхет елмая — сугыш юлын узган егеткә кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ул туксан яшен тутырган, инде оныкларының балалары үсеп килә. Җиде яшьлек оныкчыгы Әмилә белән әбисе татарча гына сөйләшә. Сания апа «Яңарыш» газетасының һәр санын укып, берсен дә ташламый җыеп бара. Балалары, оныклары өчен һәрчак догада: “Аларга тыныч тормышта яшәү насыйп булсын”.

Фәнзилә Салихова.