Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балалы гаиләләргә — дәүләт ярдәме
12.09.2019

Балалы гаиләләргә — дәүләт ярдәме

4 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Социаль сәясәт һәм хезмәт министрлыгында “Балалы гаиләләргә системалы дәүләт ярдәме — «Демография» милли проектының өстенлекле юнәлеше” дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Биредә Ижау шәһәренең күп балалы гаиләләре, «Бердәм Россия» партиясенең Удмуртия төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Макаров, Удмуртия Республикасы социаль сәясәт һәм хезмәт министрының беренче урынбасары Ольга Лубнина, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты иҗтимагый советы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәл сорау — җавап форматында узды. Төп тема күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында булды.
Соңгы елларда бала табучыларга дәүләттән күп кенә ярдәм күрсәтелә башлады. Хәзер карьера артыннан куып, яшьләр бала табарга ашыкмый дисәк тә, өч балалы гаиләләр арта бара. Россиядәге, шул исәптән Удмуртиядәге, күп балалы гаиләләргә тиешле барлык пособие, субсидия һәм ташламалар дәүләт һәм төбәк бюджетыннан бирелә. Мондый гаиләләр үзенә тиешле ярдәмне алыр өчен, яшәү урынындагы социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Иң элек күп балалы икәнне раслаучы танык­лык алырга кирәк.
Россия Президентының “Демография” милли проекты нигезендә респуб­ликадагы балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа төрләре эшли башлады. Түгәрәк өстәлдә милли проектны тормышка ашыру, әлеге проект кысаларында балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук гамәлдәге региональ законнарны үзгәртү мәсьәләләре каралды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, республикада иң күбе икенче бала туган, шул ук вакытта өченче һәм аннан соңгы балалар туу да ел саен арта гына. Шуңа бәйле рәвештә күп балалы гаиләләр саны да арта. Бүгенге көндә дәүләтнең сәясәте балалы гаиләгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Милли проект кабул ителгәнче үк балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары бар иде, тик хәзер мөмкинлекләр тагы да артты.
Әйтик, 2019 елдан башлап рес­публика студент гаиләләрендә туган сабыйлар өчен түләүләрне шактый арттырырга мөмкинлек тапкан. 2018 елда бу 15000 сум булса, 2019 елдан – 100 000 сум. Мондый чарадан хәзерге вакытта 61 студент гаиләсе файдаланган инде. Мисал да китереп үттеләр. Әни кеше медицина академиясендә, әти кеше Удмурт дәүләт университетында укый. Төшкә кадәр баланы әтисе, төштән соң әнисе карый. Балага әйберләр алырга, гаилә хәлен яхшыртуга дәүләт ярдәме, пособие җитә, ди алар. Студентларга мондый түләүнең максаты — студентлар арасында абортларны булдырмау тора. «Бүгенге көндә безнең илдә демографик хәл мактанырлык түгел. Кызганычка каршы, Россия Федерациясе буенча, аерым алганда, безнең республикада туучылар саны кимү күзәтелә. Бу илдә кризис булган 90нчы еллар белән бәйле. Хәзер балалы гаиләләргә һәм, беренче чиратта, яшь гаиләләргә ярдәм итү, аларның гаиләләрендәге балалар мөмкин кадәр иртәрәк тусын өчен тагын берничә чара турында фикер алышалар. Бүген, кызганычка каршы, яшь гаиләләр беренче бала тууны уртача 28 яшькә кадәр кичектерәләр», — дип ассызыклады Ольга Лубнина.
Тагын бер яңалык: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче һәм икенче бала өчен айлык түләү билгеләнгән. Моның өчен гаиләнең уртача кереме бер кеше башына 2 яшәү минимумы күләменнән артып китмәгән очракта гына бирелә. 2018 елда – 14512,50 сум, 2020 елда – 21216 сум. Шуны истә тотарга кирәк, айлык түләү билгеләтү өчен бала туган көннән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткән очракта, ул – баланың туган көненнән, ә алты ай узганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, шул көннән башлап билгеләнә.
Беренче бала өчен түләү халыкны социаль яклау органнары тарафыннан федераль бюджет хисабыннан башкарыла. Бүгенге көндә мондый төр түләүне сорап 4 500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 2019 елда Удмуртия Республикасында түләү күләме 9 302 сум тәшкил итә. 2020 елда түләү 9 964 сум булачак. Айлык түләүне 2020 елдан башлап, бала туганнан алып 3 яшькәчә алачаклар.
Удмуртиядә 39 меңнән артык гаилә дәүләттән төрле социаль ярдәм ала. Алар арасында бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә, айлык түләүләр дә бар. Ә күп балалы 23177 гаилә 2018 елда социаль ярдәм чараларыннан файдаланса, 2019 елның 1 июленә 24 меңнән артыгы файдаланган инде.
Редакциядә күп балалы әниләрнең берсе буларак, миңа бу тема аеруча якын. Үзем исә игезәк кызларымны тапкач, күп балалы әни булдым. Күп балалы ана таныклыгы алу өчен җыясы документлар, пособие алу өчен җыясы кәгазьләрне, белгечләрнең сиңа “Акчаң җитмәгәч, кая табасыз ул балаларны?” кебек сүзләрен, мыскыл итеп карауларын искә төшермәсәң, бар да яхшы булыр иде. Ул вакытта социаль ипотекасы булганнар өчен өченче балага 300 мең сум бирелә иде. Безнең ипотека “Яшь гаилә” программасы буенча алынмагач, безгә ул акчаларны тиеш түгел дип, бирмәделәр. Игезәк балалар тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган пособиене да юллап алмасам, бирмиләр иде. Шуның өчен аның барсын да эзләп-сораштырып йөреп тә, үз кесәләреннән түләгәндәй бирәләр. Аз керемле гаиләгә һәр балага ай саен түләнә торган 180 сум акчаны алу өчен элек бала туу белән эшләтеп куя иделәр дә, балага 16 яше тулганчы түлиләр иде. Ә хәзер аның өчен ел саен керемнәрне санату өчен белешмә белән күпфункцияле үзәккә, я теркәлү буенча урнашкан социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. Тик әлеге таныклыкны ел саен белешмәләр җыеп, керемнәрне санатып, кеше башына яшәү минимумыннан азмы-күпме булуын санап, кызыл һәм яшел таныклыклар бирелә. Яшеле – яшәү минимумыннан түбән булучыларга бирелә. Аның буенча ташламалар каралган. Әйтик, мәктәптә көнгә бер тапкыр ашау, юлда йөрү өчен транспорт­ка бушлай, балалар бакчасына түләгәндә 50 процент ташлама, торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 30 процент компенсация бирелә. Кызыл таныклыгы булганнарга ташламалар юк та диярлек. Шул зоопаркка, дәүләтнеке булган музейларга керү бушлай. Ут, су, газ өчен түләүләргә 30 процент компенсация бирелә. Бирегә баргач та, кәефем кырылып кайтты. Элек җан башына күпме туры килүен кулга кергән акчадан санасалар, хәзер керем салымы белән саналган хезмәт хакыннан саныйлар. Димәк, күп ата-аналар ташламалардан мәхрүм калачак.
Шуны да әйтергә кирәк: күп балалы гаиләләргә ипотеканы 6 процент белән алырга мөмкин. Аерым алганда, сүз Россия Президенты тарафыннан балалы гаиләләргә ипотека кредитын түләү өчен 450 000 сум күләмендә түләү турында бара. Хәзерге вакытта социаль яклау органнары Хөкүмәтнең тиешле карарының чыгуын көтә, аларга әлеге түләүне бирү тәртибе һәм шартлары билгеләнәчәк. Анысына өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләр өметләнә ала. Мондый акчаны бер мәртәбә генә алып була.
Салымнар хакында да сүз булды. 2019 елда милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала алачак.
Очрашуда иҗтимагый оешмалар һәм күп балалы гаиләләрдән тәкъдимнәр яңгырады. Алар барысы да Россия Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге депутатлары, закон чыгару инициативасы хокукына ия Республика Дәүләт Советы депутатлары адресына җибәреләчәк. Сораулар безнең файдага хәл ителсә ярар иде, чөнки балаларны укыту, аларны төрле түгәрәкләргә йөртү барысы да түләүле бит.

Гөлнара Вәлиева.