Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балалар театры — югары сәнгать!
17.05.2017

Балалар театры — югары сәнгать!

12-14 майда Ижау шәһәрендә беренче тапкыр РФ Мәдәният министрлыгы, Василий Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йорты, РФның театр эшлеклеләре союзы, УР Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Республика халык иҗаты йорты (Дом молодежи) тарафыннан — Бөтенроссия “Театр һәм балалар” фестивале узды. Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мари Иле республикаларыннан, Архангельск, Ярославль шәһәрләреннән, Ростов өлкәсеннән 13 балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәвәскәр театрлары катнашты.
Россиядә яшәүче төрле халык телләрендә спек­такльләр уйналды. Фес­тиваль кысаларында 240 бала өчен егермедән артык чара уздырылды. Яшь артистлар Сарапул шәһәренең “Башенин дачасы” күргәзмә сәнгать комплексына, Кама елгасы буендагы яңартылган мәйданга сәяхәт кылдылар, шәһәрнең драма театры артистлары белән очраштылар. Воткинск шәһәрендә Петр Чайковский музей-йортында булганнан соң, шәһәрнең мәдәният йортларында эшләп килүче театр коллективлары белән очраштылар, балалар сәнгать мәктәбендә кунакта булдылар.
Фестиваль Җиңү скверында сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Нинди генә әкият геройлары юк иде монда?! Удмурт милли киемендәге фестиваль хуҗалары кунакларны җыр-бию, уен белән каршы алдылар. Мәңгелек ут янында сугышларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, катнашучылар тарафыннан алар истәлегенә венок куелды. Мәңгелек ут яныннан кечкенә артистлар Үзәк мәйданга юнәлде. Фестивальнең тантаналы өлеше нәкъ менә биредә ачылып китте. Көн салкын булуга карамастан, алып баручылар катнашучыларга туңарга ирек бирмәделәр. Сәхнәдә төбәкләрдән килгән театр коллективлары үзләре белән таныштырдылар. Әлбәттә, үзең татар милләтеннән булгач, иң беренче үз милләтеңә игътибар итәсең. Яр Чаллы шәһәреннән “Экспромт” театр студиясе укучылары чыгышында милли тыйнак­лык, матурлык чагылды. Ук кебек атылып чыккан Башкорт дәүләт педагогия университеты филология факультетының “Корыч” халык театры ансамбле студентлары тиз арада башкорт халкының холкын, гореф-гадәтләрен ачып салдылар.
Спектакльләргә бәя бирүче мәртәбәле жюри әгъзаларының театр дөньясында билгеле, олы шәхесләр булуын билгеләп үтмичә булмый. Жюри рәисе — Сергей Терехов (ГИТИС — Россия театр сәнгате университеты музыкаль театрының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты, Россиянең дәүләт академик театры режиссеры). Жюри членнары — Марина Куц (Мәскәү шәһәре, Василий Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йортының театр сәнгате җитәкчесе, доцент), Тать­яна Уфимцева (Мәскәү шәһәре, РФ атказанган артисткасы, режиссер, театр һәм кино артисты, драматург), Александр Мустаев (РФның атказанган артисты, УР ның халык артисты, Удмуртия дәүләт курчак театры артисты, УРның театр эшлеклеләре союзы рәисе). Театр коллективлары җитәкчеләре жюри рәисе, ГИТИС укытучысы, режиссер Сергей Терехов белән очрашып, куелган спектакльләр турында фикер алыштылар, әлеге очрашу алар өчен чын остаханә булды!
13 театр чыгышының берни­чәсен миңа да тамаша кылырга насыйп булды. Шунысы сөенечле: спектакльләр төрле жанрларда куелды. “Спартак” халык иҗаты йортының “Ватка” театр студиясе удмурт телендә “Очсыз-кырыйсыз урман” этно-поэтик бер актлы спектакль тәкъдим итте. Спектакльнең нигезендә удмурт халык иҗаты, фольклоры ята. Әлеге театрда Василий Ушаков җитәкчелегендә Удмурт дәүләт университетының студентлары шөгыльләнә. Башкорт дәүләт педагогия университеты филология факультетының “Корыч” халык театры ансамбле студентлары Наил Гаетбаевның “Кызлар килде авылга” музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр (режиссер Илнур Локманов). Әлеге халык теат­ры чын спектакль күрсәтте дип билгеләп үтәргә була.
Яр Чаллы шәһәреннән “Экспромт” театр студиясе “Шүрәле” музыкаль спектаклен тәкъдим итте (режиссер Дмитрий Филин). Татарстаннан күп өмет итсәм дә, әлеге әкиятнең куелышында мин артык яңалык тапмадым. Әлбәттә, матур костюмнар, музыка матур тәэсирләр калдыра. Балаларның Татарстанда яшәп тә татар телен камил белмәүләре күзгә ташлана. Алар артыннан ук үзебезнекеләр чыгыш ясагач, чагыштырырга да мөмкинлек зур иде. “Асылъ­яр” җыр һәм бию ансамбле УРның Балезино райо­ны һәм ТРның Әгерҗе районнарыннан алынган фольклор материалга нигезләнеп языл­ган “Милләтебез хәзинәләре” музыкаль спектак­лен тәкъдим итте. Балаларның телне белүләре, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, костюмнары, халык уен коралларында уйнаулары, җыр-биюләре сокланырлык иде. Республикабыз татарлары данын лаеклы яклаганнары өчен җитәкчеләре Лариса Гайнетдиновага, укытучылары Сергей Тепинга, Альбина Минемөхәммәтовага, әти-әниләренә зур рәхмәт. Халкыбызның гореф-га­дәтләрен саклаучы “Асылъяр” ансамбле — милләтебезнең киләчәге! Ансамбль беренче дә­рәҗә һәм костюмнар өчен ике дип­ломга лаек булды. Кызыклы музыкаль материал өчен сәнгать җитәкчесе Лариса Гайнетдинова һәм онык ролен оста башкарган өчен Ильяс Бәдретдинов диплом белән бүләкләнделәр.
Ә инде фестивальнең Гран-при бүләгенә Ижау шәһәреннән “Птица” театры (режиссер Светлана Шанская) лаек булды. Гомумән, һәр куелган спектакль үз тамашачысын табып, фестивальнең махсус бүләгенә ия булды. Әйе, театр ул — могҗиза, тылсым. Ә балалар уйнаган театр — ул сәнгатьнең иң югарысы! Фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуы, алдагы елларда әлеге чара тагы да күбрәк театр коллективлары җыяр дигән фикер калдыра.

Рәфилә Рәсүлева.