Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балалар арта, мәктәпләр җитми
7.03.2018

Балалар арта, мәктәпләр җитми

Россиядә 2012 елдан бирле демографияне күтәрү сәясәте алып барыла. Аны тагы 10 ел дәвам итү максатыннан, 2017 елның 29нчы маенда “Балачакның унъеллыгы” (Десятилетие детства”) проекты расланды. Ана капиталын бирү 2021 елның 31нче декабренә кадәр озайтылды һәм беренче балага ай саен өстәмә пособие түләү каралды. Ләкин әлеге проектны тормышка ашыру өчен ана капиталы белән пособиеләр генә җитми. УР Дәүләт Советында оештырылган түгәрәк өстәлдә Мәгариф, Сәламәтлекне саклау министрлыкларыннан килгән вәкилләр шул хакта фикер алыштылар.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Сәламәтлек, гаилә һәм демография буенча даими комиссия рәисе Надежда Михайловна әйтүенчә, 5 ел эчендә республикада балалар саны арткан. Тик 2017 елны, 2016 ел белән чагыштырганда балалар 3041гә кимрәк туганнар. Кызганычка каршы, ай саен бирелә торган пособиене әниләр балаларына 1,5 яшь тулганчы гына алалар. Ә яшь ярымнан 3 яшькә кадәр аларга бала белән өйдә утырганнары өчен бары тик 58 сум түләнә. Бу чорда сабыйларга яслеләрдә дә урыннар юк.
Надежда Михайловна күп балалы гаиләләрнең статусын күтәрү буенча күп эшләр башкарылуын әйтте. “УР транспорт салымы законы”на күп балалы гаиләләргә ташламалар турында үзгәрешләр кертеләчәк», — диде ул. Ә менә гаиләдә өченче бала тугач бирелә торган җир участокларын күп кенә яшь гаиләләр куллана алмыйлар икән. Җир бирелгән очракта да, анда төзелеш башлар өчен бернинди коммуникацияләр каралмаган.
Балаларның санын арттыру гына түгел, аларны сәламәт, һәрьяктан да сәләтле, тәрбияле итеп үстерү дә бик мөһим бит. Тик бу өлкәдә дә проблемалар җитәрлек. Балаларның сәламәтлекләренә килгәндә, белгечләр сөйләве буенча, хәлләр бик мөшкел. Респуб­ликадагы балаларның 30%ы гына сау-сәламәт. Балалар арасында иң киң таралган авырулар арасында беренче урында балаларның күзләре начар күрүе, нерв һәм сөяк-мускуллары авыруы тора. Балалар арасында симерү күренеше киң таралган. Мәктәпләрдә табиб кабинетларының тиешенчә җиһазландырылмавы, анда эшләрдәй белгечләр булмавы, шулай ук барлык авыру балаларга санаторийларда тиешенчә урын җитмәве – болар барысы да әлеге программаны тормышка ашырырга комачаулый.
Төп мәсьәләләрнең берсе — балаларга белем бирү. Әмма бүгенге көндә әти-әниләргә балаларын беренче сыйныфка яздыру да бик зур проблема тудыра. Шәһәрдә төзелеш барса да, балалар бакчалары, мәктәпләр кебек социаль объектлар төзелмәве нәтиҗәсендә, балаларга үзләре яшәгән микрорайонда урнашкан бакчаларга юлламалар, мәктәпләрдә укырга урын җитми. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларын беренче сыйныфка яздыру өчен төннән үк чират алырга туры килә. (Редакциядә эшләүче яшь әниләр дә моның аша үтте).
Түгәрәк өстәлдә балаларга түләүсез өстәмә белем алу мөмкинлеге булдыру мәсьәләсе дә кузгалтылды. Техник һәм табигатьне саклау фәннәре белән бәйле белгечләргә ихтыяҗ зурлыгы, балаларга өстәмә белемне күбрәк шул юнәлештә алып барырга кирәклеге турында әйтелде. Дөрес, Ижауда “Кванториум” технопаркы эшли башлады. Әмма анда балаларны кабул итү чикләнгән. Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән барлык проблемалар да резолюциягә кертелде. Болар кәгазьдә генә калмас, һәммәсе дә уңай якка чишелер, дип ышанасы гына кала.

Рилия Закирова.