Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балаларыгызны синтетик тәмәкедән саклагыз!
27.11.2019

Балаларыгызны синтетик тәмәкедән саклагыз!

Ижау шәһәрендә әти-әниләр балаларының юләрләнгән кыяфәттә өйгә кайтып керүләре хакында әйтеп, чаң кага башладылар. Моңа “пэк”лар (никотин сеңдерелгән порошок) гаепле икәнлеге ачыкланды. Ата-аналар Удмуртия Республикасының Әтиләр советына әлеге борчу белән мөрәҗәгать иткәннән соң, журналистлар, эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән рейдларга чыкты. Иң беренче булып, 30 лет Победы урамында урнашкан кибеткә кердек.

Активистларның берсе сатучыдан никотин “пэк”ын сорады. Кибеттә бер төркем халык булса да, сатучы хатынның исе китмәде. “Сезгә ниндие? Көчлерәкме, әллә җиңелрәгеме? — дип сорады. Рейдка чыккан әтиләрнең берсе иң куәтлесен алды һәм ул иң сорала торганы булып чыкты.
Никотин сеңдерелгән порошок салынган кечкенә “мендәрчек”ләрне “пэк”лар дип йөртәләр икән. Алар хоккей алкасын хәтерләткән кечкенә банкаларда саклана. Алар закон буенча тыелмаганга, кибет киштәләренә ачыктан-ачык куелган, өстәвенә кешеләрнең күзе төшәрдәй урыннарга урнаштырылган. Кибеттә бу төр товарларның ассортименты күплеккә таң калырлык: төрле зурлыктагы дистәләгән төрле алкалар. Организмга тәэсир итү дәрәҗәләре төрлелекләре белән дә аерылып торалар икән. Савытның тышына “18 яшьтән кечерәкләргә сату тыелган” дип язылган. Сатучы хатыннан товарның зыяны турында кызыксына башлагач, аның бу хакта яхшы хәбәрдар икәнлеге дә ачыкланды. ”Мин кечкенәләргә сатмыйм. Алучыларны да кисәтәм: “Күп кулланмагыз, бәйлелек барлыкка килә, дип әйтәм. Менә монысы, әйтик, тартырга өйрәнә башлаучылар өчен җиңелрәк дозаласы, ә монда инде тартуны ташлаучылар өчен, алары авыррак. Нигездә, студентлар алалар. Банкаларның бәяләр 250-310 сум. Кайчакта бер банканы берничә кеше кушылып та алалар”, — дип сөйләде сатучы. “Бер көн эчендә күпме сатасыз?” — дигән сорауга “Бер, кайчакта икене”, – дигән җавап алдык.
Рейдта катнашучы һәм әлеге рейдны оештыручыларның берсе Константин Линник: “Кызыбыз белән ике арада мөнәсәбәтләребез ышанычлы да иде, шулай да соңгы вакытта кызыбызның үз-үзен тотышында сәерлек тоя башладык: ул бер сәбәпсез шатлана, ниндидер эйфориядә була. Аңын югалткач кына, аңладык. “Кайдан алдың?” – дип кызыксына башладык. Танышыннан сатып алуын ишетүгә үк, чаң суга башладым”, — диде.
Диспансерының медицина психологы Павел Туктаров сүзләренә караганда, мондый матдәләр кулланганда яшүсмернең башы әйләнә, йөрәк тибеше көчәя, кан басымы күтәрелә. Ул: “Кайчагында эйфория кичерәләр, тик моның артында бәйлелек, ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар, ашказаны-мускулларының ялкынсынуы, шулай ук тел һәм авыз куышлыгы ярсуы булырга, баш миенең кан тамырлары тараеп һәм киңәеп, инсультка китерергә мөмкин”, — дип сөйләде.

Өлкән сыйныф укучылары банкасын 300 сумга сатып алалар да, кечкенә сыйныфтагы укучыларга шул банкадагы “пэк”ларны бүлеп, 50шәр сумнан саталар икән. Өлкән сыйныф укучыларының тагын бер күңел ачулары барлыкка килгән: әйтик, беренче сыйныф укучысын тотып алып, аңа шул никотинлы пакетны авызына каптыралар һәм аның реакциясен карыйлар икән.
Удмуртия буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Лиана Яковлева: «Никотин эшләнмәләр белән мавыгу — балигъ булмаганнарның киләчәктә көчле психотроп матдәләр куллана башлавына беренче адым», — диде. Алар да “пэк”ларны закон дәрәҗәсендә тыю турындагы инициативаны тулысынча хуплауларын әйтте.
Ижау башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары һәм Удмуртиянең Әтиләр советы рәисе Дмитрий Чистяков синтетик тәмәке сатуны закон белән тыярга кирәклеген сөйләде: «Ижау шәһәренең наркотикларга каршы көрәшү комиссиясе исеменнән Удмуртия Башлыгына “пэк”ларны сатуны тыюны сорап мөрәҗәгать иттек. Хәзер зур эш алып барыла. Әлеге синтетик катнашманың капларын тәмәке блоклары кебек яшермиләр, ә алкомаркетларда турыдан-туры касса янында урнаштыралар. Без бу «пэк”ларны сатуны закон нигезендә сатуны тыюга ирешкәнче көрәшәчәкбез. Бу яшьләрне даими рәвештә юк итү, чөнки балалар «пэк”лардан соң тагын да көчлерәк катнашмага «күчәчәк”ләр. Безнең максат, барыннан да элек, бу проблемага хакимиятне, ата-аналарны җәлеп итү. Еш кына ата — аналар балаларының бу матдәләрне кабул итүләрен яшерәләр, ә бит бу эпидемия. Безнең рейдлар даими булачак» — диде ул.
Хөрмәтле әти-әниләр! Тагын бер кат искәртәбез: “пэк” банкалары бик матур итеп эшләнгән. Анда балаларның оргнизмына агулы матдаләр ята дип уйламыйсың да. Аны кулланган баладан төтен исе дә килми, әмма баланың кыланмышында сәерлек сизелергә мөмкин. Шуның өчен бик игътибарлы булсагыз иде.

Рилия Закирова.