Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балаларыгызның татар телен белүләрен телисезме?
7.02.2018

Балаларыгызның татар телен белүләрен телисезме?

Мәктәпләрдә беренче сыйныфларга язылу бара. Ижау шәһәренең кайсы мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә мөмкин соң?
Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназия, татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова:
«Безнең гимназиядә беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр «А» сыйныфында укучы барлык балалар да татар телен фән буларак үзләштерәләр. Балаларын беренче сыйныфка яздырырга килгән әти-әниләр арасында татар телен махсус өйрәнү максатыннан алып килүчеләр бар. Шулай ук бу хакта хәбәрдар булмаган әти-әниләр дә очрый. Алар белән аңлату эшләре алып барабыз.
Гимназиядә милли чаралар даими узып тора. Шәһәр, республика күләмендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Татар телен өйрәнүче балалар инглиз телен тирәннән үзләштерәләр. «Асылъяр» ансамбле эшли. Татар тормышын чагылдыручы музеебыз бар».

10 нчы мәктәп, татар теле укытучысы Фәридә Кашапова:
«Бүгенге көндә безнең мәктәпнең җиде сыйныфында татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Саф татар сыйныфы булып ачылганда, класста укучылар саны күп түгел — 14-15 укучы. Бүгенге көндә хәтта Татарстанда да татар теле дәресләре кимегәч, безгә дә шундый көн килеп җитәр инде, дип уйлаган идем. Ләкин гаҗәпкә каршы, әти-әниләр киресенчә, балаларының татарча өйрәнүләрен теләп, гариза язалар. Быелгы уку елында да 15 бала белән беренче татар сыйныфы ачылды. Бүгенге көндә укучылар татар телен атнага 3 сәгать укыйлар. Сыйныфтан тыш узган милли чараларда катнашалар.
Беренче сыйныфларга язылу башлангач, әти-әниләргә мәктәптә татар сыйныфы барлыгын, анда барлык фәннәр рус телендә алып барылуын, татар теле дәресләре генә татар телендә булуын әйтәбез. Күп кенә әти-әниләр өчен бу яңалык түгел, чөнки татар сыйныфында беренче балалары гына укымый. Ә кайбер ата-аналар үзләре үк шушы мәктәптә татар сыйныфында белем алып чыкканнар.
Балалар җырларга, биергә бик яраталар. Балалары катнашкан чараларга әти-әниләрне чакырабыз. Алар, балаларының уңышларын күреп, бик сөенәләр. Безнең мәктәптә «Йолдыз» фольклор ансамбле эшли. Алар төрле район, республика күләмендә узган фестивальләрдә катнашалар. Мактаулы урыннар яулыйлар. Мәктәптә Муса Җәлил музее эшләп килә».

97нче мәктәп, татар теле укытучысы Фәвилә Ямалиева:
«Безнең филиал Үзәк мәчет ишек алдында урнашкан. Ел саен ачылган сыйныфларда татар теле дәресләре дә алып барыла. Укучылар моннан тыш, әхлак, гарәп теле дәресләренә дә теләп йөриләр. Ял көннәрендә дини сабаклар алалар, хәләл ризык­лар белән тукланалар. Укучылар мәчеттә узган барлык конкурсларда катнашалар».

12нче мәктәп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Садыйкова:
”Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теле түгәрәкләре эшли. Бүгенге көндә 16 бала татар телен даими өйрәнәләр. Түгәрәкне башлангыч сыйныф укытучысы Рәзинә Җәлилева алып бара. Быел балалар өчен татарча чыршы бәйрәме оештырдык. Мәктәптә татар сыйныфлары булмаса да, татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнү буенча эш алып барабыз».

55нче мәктәп, татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева:
“Безнең мәктәптә татар теле электив дәрестә өйрәнелә, ягъни балаларга татар телен өйрәнү өчен дәресләрдән соң тыш калырга кирәкми. Электив дәрес уку программасында каралган. Алар татар телен фән буларак өйрәнәләр, бары монда укучыларга билге куелмый. Электив дәресләрне үткән ел 5нче сыйныф укучылары өйрәнә башлаган иде. Ул укучылар быел да татар телен өйрәнүне дәвам итәләр. Шулай ук татар теленә мәхәббәтне җыр-биюләр аша да сеңдерәбез».
Күргәнегезчә, Ижау шәһәре мәк­тәпләрендә татар телен өйрәнү өчен шартлар бар. Балаларыгызның туган телебезне өйрәнүен телә­сәгез, мәктәпкә язылганда гаризага “Баламның татар телен өйрә­нүен телим” дигән бары тик бер җөмлә өстәргә кирәк. Әгәр мәктәп җитәкчеләре сезне аңларга телә­мәсә, редакциягә шалтыратыгыз.

Рилия Закирова.