Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балаларның җәйге ялы — игътибар үзәгендә
27.06.2018

Балаларның җәйге ялы — игътибар үзәгендә

Уку елы тәмамланып, мәктәп балалары каникулга чыгу белән, ата-ана алдында баланың ялын ничек оештырырга дигән сорау килеп баса. Күп кенә ата-аналар эшли, ә балага күз-колак булырлык, вакытын файдалы да, куркынычсыз да итеп уздыру өчен янәшә булырлык олы кеше кирәк.
Бу очракта балалар өчен махсус оештырылган мәк­тәп лагерьлары, Ижау ял лагерьлары ярдәмгә килә. Рес­публиканың лагерьларенда ял сменалары тиешле дәрәҗәдә үтәме? Удмуртиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы лагерьлардагы шартларны тикшерде. 20 июньдә министрлык җитәкчесе Светлана Болотникова шәһәр читендә урнашкан «Дружба», «Энергетик» сәламәтләндерү лагерьларында булып, андагы оештыру дәрәҗәсе белән танышып кайткан.
Якшур-Бодья трактының 14нче чакрымында урнашкан «Дружба» лагереның ел дә­вамында эшләү өчен рөхсәт кәгазьләре бар. Ведомствоара комиссия аны 31 майда кабул иткән. Аннан алдарак санитар-эпидимиологик бәяләмә алынган. 2017 елның маенда «Что? Где? Когда?» уены буенча Россиякүләм чемпионат вакытында балалар арасында инфекция таралу очрагы булган иде. Шуңа күрә тикшерү барышында министр азык-төлек блогына аерым игътибар биргән.
Өч ел элек лагерьда бар корпусларда да зур төзекләндерү эшләре башкарылган. Ашханә һәм актлар залы яңартылган. 200 урынга исәпләнгән дүрт йок­лау корпусы, күңел ачу, төрле түгәрәкләр, биергә өйрәнү бүлмәләре, футбол, волейбол, теннис, баскетбол һәм башка уеннар уйнау өчен ике заманча спорт мәйданы төзекләндерелгән. Моннан тыш әле урамда тренажер комплексы, лазертаг, пейнтбол мәйданы да бар.
«Җәй буена барлык муниципаль һәм шәхси лагерьларны да тикшереп чыгачакбыз, — ди Светлана Болотникова. – Куркынычсызлык шартлары, тукландыру ничек оештырылу һәм медицина хезмәте ничек куелу, тәрбия эше ничек алып барылу — игътибар үзәгендә. Җитешсезлек тапкан очракта шунда ук тиешле чаралар күрелә».
«Ёлочка», «Лесная сказка» һәм башка лагерьларда тик­шерүләр үткән инде.
“Ә көндезге лагерьларга кил­гәндә, быел аларның саны — 83. Аларның 79ы — мәктәпләр базасында, 4се — спорт лагере. Мәктәп лагерьларында 11 меңнән артык бала ял итә.

Быел Барлык лагерьларны ачуга тулаем алганда 70 млн. сумнан артыграк акча тотыл­ган. Республика бюджетыннан — 36,4 млн. сум, шәһәр бюджетыннан — 33,8 млн. сум”, — дип хәбәр итте Ижау хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков. Мәктәп лагерьларында шулай ук иртәнге, төшке аш, икенче төшке аш ничек оештырылуы, гомумән, лагерьларның эше җитди кон­троль астында.

Элмира Нигъмәтҗан.