Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Балаларның шат елмаюы бар нәрсәдән кадерлерәк
28.05.2020

Балаларның шат елмаюы бар нәрсәдән кадерлерәк

1 июнь – Балаларны яклау көне

Моннан 3 ел элек Ижау шәһәренең Икенче Тракторный тыкрыгында депутатлар ярдәме белән балалар өчен мәйданчык булдырылган иде. Ул бала­ларның рәхәтләнеп уйнау урынына әверелде. Биредә яшәүчеләр әлеге мәйданчык өчен депутатларга бик рәх­мәтле.
Быел әлеге урамда яшәүчеләр аны үз көчләре белән зурайтырга, яңартырга уйлаганнар. Бу эшне башлап йөрүче Аидә Медведева була. “Биредә атыну өчен таганнар, тау комплексы, комлык бар иде. Үзизоляция вакытында без җыелып сөйләштек тә, акча җыеп, материаллар алдык. Аннан әтиләр балаларга кечкенә өй җиткереп куйдылар. Кызлар, әниләр, бергә җыелышып, өйне буядык, бизәдек, челтәрләр элдек. Эскәмияне, тәгәрмәчләрне төрле төсләргә буядык. Анда зуррак балалар спорт белән шөгыльләнәләр. Урамыбыздагы һәркем мәйданчыкны яңартуда, зурайтуда катнашты. Барысын да балалар гел өйдә ятмасыннар, һавада уйнасыннар, урамда аптырап йөрмәсеннәр, көч тупласыннар, чыныксыннар дип ясадык. Балалар мәйданчыктагы җиһазларга тузан кундырмыйлар. Көндез дә, кич тә киләләр. Безнең урамда гына 20 бала. Үзебезнең кызларыбыз да гел шунда. Өебез мәйданчык каршында гына. Кояштан, җилдән ышыкланырга түбә дә кирәк бит, шуңа өй кирәк дип уйладык”, — ди Аидә. Мәйданчык янына чәчәкләр дә утыртканнар. 31 май көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, алар әлеге мәйданчыкта бәйрәм ясаячаклар. Балалар өчен кылган игелегегез савапка булсын. Мәйданчыкта балаларның шат елмаюлары гына яңгырап торсын.

Гөлнара Вәлиева.