Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балаларга багышланган гомер
1.01.2018

Балаларга багышланган гомер

2017 елны дүрт баланы сәламәт, әхлаклы итеп тәрбияләп үстергәне өчен милләттәшебез Люция Шамил кызы Гыйздатуллина «Ана даны» орденына лаек булды. Галимнәр: “25 ел саен демографик кризис кабатлана”, — диләр. Кимүнең сәбәбен гаиләләрнең таркалуы, яшәү шартлары яхшырган саен, дөнья рәхәтлекләре кызыктыруы, бала табуның икенче планга калуы белән аңлаталар. Ә менә Сарапул шәһәрендә яшәүче Гыйздатуллиннар 4 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар.
«Бер бала — юк бала, ике бала ярты бала, дип Халисә әбекәемнең әйткән сүз­ләренә колак салып таптым балаларымны”, — ди 52 яшьлек Люция ханым. Өлкәннәр әйтсә, хак әйтә. Безнең әңгәмәгә ире Әхияр Асаф улы кушылып: «Безнең өчен тормыш мәгънәсе балаларда булды. Безне алтын-көмеш кызыктырмады. Чөнки алар күңелгә җылылык, бәхет бирә алмыйлар. Ә безнең өйдә һәрвакыт шатлыклы балалар тавышы яңгырап торды. Хәзер онык­лар үсәләр», — диде.
Люция ханым да кайберәүләр кебек чәшке тун, энҗе-мәрҗән турында хыялланмаган. «Ник шулкадәр күп бала таптың, көчеңнән килмәгәч!» — дигән сүзләрне ишетмәс өчен көн-төн тырышкан. Әмма ул сүзне ишетергә туры килә аңа, ләкин бу турыда соңрак…
Гаилә башлыклары икесе дә Башкортстаннан булсалар да, алар Сарапулга килеп, «Элеконд» заводында эшли башлагач кына танышалар. Гомумән, аларның тормышлары «Элеконд» заводы белән бәйле. Әхияр абый — 40 ел, Люция ханым 35 ел шушында хезмәт куялар. Бүген аларның 3 баласы шушы заводта эшли. Беренче уллары Илдуска 32 яшь. Ул Ижауның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Ижауның «Калашников» заводында эшли. Өйләнгән. Хатыны Зөлфия белән бер ул үстерәләр. Илдус 3 ел контракт буенча армиядә хезмәт итәргә дә өлгергән. Кызлары Эльвирага 30 яшь. Хәләл җефете белән ике бала тәрбиялиләр. Ул азык-төлек техникумын тәмамлап, «Элеконд»та эшли. Илмира исемле кызларына 29 яшь. Ул Казанда югары белем алып, «Элеконд»та хисапчы булып эшли. 22 яшьлек уллары Альберт та төзелеш техникумын тәмамлап, «Элеконд»та хезмәт куя. Армиядә хезмәт иткән.
Гыйздатуллиннарга фатирны завод биргәндер дип уйлаган идем, кызганыч, анысын да үзләре тырышып сатып алганнар. Башта тулай торакта бер бүлмә, балалар арта башлагач, 2нче бүлмә бирделәр. 4 ел элек ипотекага бер бүлмәле фатир сатып алдык. Әле бүген дә аңа түлибез. «Безнең фатир алганны белгәч, завод җитәкчеләре: «Алай булгач, без сезне чираттан сызып ташлыйбыз», — дип әйттеләр. Ләкин алар зарланмыйлар, беркемнән дә ярдәм көтмиләр. Гаилә башлыклары белән әңгәмәм вакытында Люция ханымның йомшак холыклы, юкка-барга атылып бәрелмәве, аз сүзле, тыныч, гади, тыйнак булуы күзгә ташланды. Ә Әхияр абый кырысрак холыклы. Ләкин аның бу холкы да балаларны дөрес тәрбияләүдә бик ярап куйган. «Өйдә шау-шу килеп йөрмәс өчен әти безгә китап укырга куша иде. Әти кырыс булгач, өйгә вакытында кайттык», — ди кызлары Илмира.
«Эштән бергә кайткач, йорт эшләрен ничек бүлештегез?” — дип сорыйм. «Ирем ашарга пешерде, ә мин балаларга дәрес әзерләргә ярдәм иттем. Ә заводта безне күп балалы дип тормадылар. Төрле сменаларга куйдылар», — ди Люция ханым.
Ләкин Гыйздатуллиннар балаларга онытылмаслык балачак бүләк итә алганнар. «Әтинең машинасына утырып, еш кына Яңавыл районына кайта идек. Балыкка, гөмбәгә баруларны көтеп тордык. Туган көннәргә сатып алынган торт­лар да бик тәмле була иде. Билгеле инде, үскәндә безгә уенчыклар җитмәде. Аның каравы, дус­ларыбыз күп булды. Гаебебез булса, почмакка бас­тырдылар. Ләкин балалар шуклыгы безне читләтеп үтмәде. Акча салынган тартмачык шкаф өстендә саклана иде. Бервакыт шуннан кайсыбыз­дыр бераз акча алып, тәм-томнар сатып алган. Кыйнамадылар, орышмадылар, ләкин бик җитди итеп аңлаттылар. Бүтән андый хәл кабатланмады», — ди кызлары Эльвира.
«Кайберәүләр сабыйларының балалар бакчасыннан начар сүгенү сүзләре өйрәнеп кайтуларына көлеп кенә карыйлар. Бу дөрес түгел. Балага шунда ук кисәтү ясарга кирәк. Андый начар гадәтләрне вакытында ук тамырын корытырга кирәк», – дип, киңәш бирде Люция апа.
1990 елларда, завод яртышар ел хезмәт хакы бирә алмаганда, эш хакы исәбенә азык-төлек алулары, эштән кайткач, үзләренең дә ипи пешергән чакларны искә алдылар Гыйздатуллиннар. Тик нинди генә авырлыклар булмасын, алар балаларын тәрбияле итеп үстерергә омтылганнар. Әмма алай булса да, Люция ханыма «Нарожали тут!» — дигән сүзне ишетергә туры килә. Төпчек уллары Альберт башлангыч сыйныфка баргач, укытучыдан ишетеп кайта ул сүзләрне. «Улым кайтып әйткәч, йөрәгем әрнеп елады. Бүләкләр алырга мөмкинлегебез юклыгын укытучыга барып аңлатырга туры килде», — ди Люция ханым.
Гыйздатуллиннарның балалары тәртипле, чибәрләр. Әлеге гаиләдә җылылык, бердәмлек бөркелеп тора. Алар тормышта туган авырлыклардан да курыкмыйлар, чөнки бер йодрык булып укмашканнар. Дөрестән дә, мондый балалар үстерү батырлыкка тиң.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.