Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бакыр Заводында – татар мәдәнияте көне
10.04.2019

Бакыр Заводында – татар мәдәнияте көне

Бакыр Заводы авылына район үзәге Алнаштан 18 чак-рым. Арада – асфальт юл. Тик авыл эчендә юллар мактанырлык түгел. Cәфәребез якшәмбегә туры килде. Ял көне булгач, кунакка кайтучылармы, күрше авыллардан мәдәният көненә килүчеләрме — кайберәүләр машиналарын авыл читендә үк калдырган. Безнең шоферыбыз Наил Мөхәммәтдинов бар осталыгын эшкә җикте. Батып калмадык, клуб ишеге төбенә үк килеп туктадык. Республика карта-
сында һәм юл күрсәткечендә авылның исеме Варзино-Алексеево булса, халык телендә — Бакыр Заводы. 1758 елда Алексей Тәфкилев биредә бакыр эретү заводы ача. 1823 елда ул ябыла, әмма авыл кала, авыл яши. Бүгенге көндә анда 80ләп кеше гомер кичерә. “Аллага шөкер, авылыбыз матур җиргә урнашкан, язын тагын да ямьләнеп китә. Өч-дүрт урам гына бездә. Туган җир тарта ул, китеп тә карадык, кире кайттык. Тормыш иптәшем белән өч кыз үстерәбез,” – ди Эрнест Рәфыйков. Зарлары — авыл эчендә юллар начар булуы һәм эш юклыгы. Эрнест үзе Яр Чаллыга барып эшләп йөри. “Авыл хуҗалыгын торгызсалар, яшьләр дә калыр иде,”- ди. Татар мәдәнияте көнен икенче ел рәттән Бакыр Заводында уздыралар. Халык зал тутырып җыела — олылар һәм яшьләр, мәктәп балалары. “Туган телебезне саклавыгыз өчен рәхмәт. Алнаш районында 650 татар яши, әмма “Яңарыш” газетасын яздырып укучылар саны ике дистәгә дә тулмый,” — дип башлады сүзен Милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова. Ул алнашлыларның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла торган татарча диктант язу акциясенә беркемнең кушуын көтеп тормыйча үз теләкләре белән кушылуларын билгеләп үтеп, катнашучыларга сертификатлар тапшырды, республикадагы милли тоормыш турында сөйләде.
Авыл мәдәният йортын удмурт милләтеннән булган Александр Александров җитәкли. Татарлар белән аралашу өчен аңа тылмач кирәкми, телне аңлый да, бик яхшы аралаша да. Бакыр Заводына гаиләсе белән 1993нче елда күрше авылдан күчеп килгән. Татар җырларына гашыйк, аларны башкара да. Концертны авылның үз талантлары башлады. Мәктәп яшендәге балалар авылда әле бар – алар сәхнә тотты. Бакыр Заводында башлангыч мәктәп күптән ябыл­ган. Балалар укырга күрше удмурт авылына йөриләр, әмма гаиләдә, авылда туган телдә сөйләшәләр. Ватанны саклаучылар, халыкара хатын-кызлар, җиңү көннәренә багышланаган концертларда чы-гышлар ясыйлар. Авылда кибет бар, фельдшерлык пункты эшли. Районда соңгы берничә елда дистәләп клуб ябылган, ә Бакыр Заводыныкын Татар мәдәнияте йорты буларак саклап кала алганнар.
Сәхнә артында музей, шушында ук үзешчәннәр кием алыштыра, кабатлый. “Күңелең киң булсын”, — диләр кунаклар, – Әгерҗе районының Барҗы Омга авылы үзешчәннәре, бүләкләр белән килгәннәр — иҗади дуслыклары дәвамлы булуын телиләр. Хәер, ике авыл гомер-гомергә аралашып, кыз биреп, кыз алып яшәгән. Аралары, асфальт юлдан барсаң, 25 чакрым. Җәен, аны кыскартып, турыга гына йөриләр икән. Бер елга суын эчәләр. Удмуртиядә Варзи дисәләр, татарлар аны үз телебезгә яраклаштырып Барҗы дип йөртә.
Тарихлары уртак икәнне Тирсә авылыннан килгән Рамил Маннапов та раслый. Биредә татар мәдәнияте көне турында Алнаш базарында ишетеп килгән. «Без – Балтач Мәмәт нәселеннән” исемле китапны (анда Бакыр Заводы авылы турында да мәгълүмат бар) мәдәният йортына бүләк итте. “Яшьләр үз авылы тарихын белсеннәр”, — ди ул. Очрашуда Сабан туена әзерлек турында сүз кузгалттылар. Әллә ике елга бер генә уздырыргамы, дип икеләнеп торалар әлегә. Татар мәдәнияте йорты хезмәткәрләре — ирле-хатынлы Александр һәм Лилия Александровлар — бәйрәмгә килгән җитәкчеләргә яңа бина кирәклеген искәртеп: “Төзелеш материаллары белән ярдәм итүче булса, үзебез салыр идек. Мәчетне дә үз авылыбыз кешеләре күтәрде бит. Без булдырабыз! Без әле карт түгел, көч бар!” — диделәр. “Бакыр Заводы урамнарында юллар да рәтләнер, Татар мәдәнияте көне киләсе елда ук булмаса да, якын киләчәктә яңа бинада узар. Авылларын чын күңелдән яратучылар яши биредә – ярдәм кулы сузучы булса, тау күчерергә дә сәләтлеләр!” – дигән уйлар белән кайттык без Алнаш районыннан.

Фәнзилә Салихова.