Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бакча, сыер, гармун…
22.08.2018

Бакча, сыер, гармун…

«Кулларыннан гөлләр тама» — Ижау шәһәрендә яшәүче Фәния апа белән Мөнәвир абый Ситдыйковлар гаиләсенә бик тә туры килә бу сүзләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишекалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә генә түгел, нинди генә эшкә тотынсалар да, куллары ятып торганга, уңган-булганга күрә бик күпләр алар хакында әлеге сүзләрне әйтә. Алар яшәгән йорт яныннан узучылар үзләре дә сизмәстән адымнарын акрынайталар, шау чәчәктә утыручы бакча гөлләренә сокланмый мөмкин түгел. Хуҗабикә Фәния апа да эшеннән кайт­кач беренче итеп шулар янына чыга. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк — төрле төстәге петунияләр, лилияләрнең генә дүрт төре, кичкә таба гына ачылучы хуш исле тәмәке, цинияләр.

“Алар минем матурларым, мине гел көтеп торалар, су сипмичә үсмиләр. Иң җетесе — канна. Җылы як гөле булса да, кояшлы урында, җитәрлек су сибеп торганда бер дигән үсә, корткыч бөҗәкләргә дә бирешми. Әллә ни нәзберек тә түгел, утыртыр алдыннан җирне тиресләү җитә. Әлеге кечкенә генә бер төп гөлне иптәшемә апасы биргән иде. Башта ишегалдына, аннан бакчага утырттык, шулай итеп үрчетә башладык. Алар кып-кызыл төсләре белән үткән-сүткән кешене җәлеп итеп торалар”, — ди Фәния апа. Гөлләр ялкындай чәчәкләре белән хуҗаларын башка гөлләр сулып беткәч тә, көзге кырауларга кадәр сөендерәләр. Кышка инде бүлбеләрен өйгә кертәләр. “Тазларга тутырып алып керәбез, 10 см калдырып төптән кисәбез, яфракларын да алабыз, кыш көне су сибеп торабыз, үсеп тора, кисеп торабыз. Өйдә үстерергә була, чәчәк тә ата, тик без язга кадәр ял иттерәбез”, — диләр хуҗалар.

Капка төбендәге телефон баганасына үрелеп грушасыман кабак үсә. Ашарга яраклы түгел, таш кебек каты була икән. Әлеге гаилә кул эшенә оста булгач, алардан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Үз өй почмак­ларыннан күршеләренекенә кадәр ара (урам буйлап 25 метрлап булыр) тоташ чәчәктә. Су сибәргә генә дә шактый вакыт китә икән, ләкин тормыш иптәше Мөнәвир абый да чәчәкләр яраткач, бу эшнең кыенлыгы юк. Үрентеләрне дә иртә яздан үзләренчә үстерәләр. “Кеше өйдә февральдә утырта, ә мин апрельдә теплицага чәчәм, күп итеп атнага бер су сибәм дә пленка каплап куям, ачып-ачып карап, күзәтеп торам, алар анда күпереп үсәләр”.
Мөнәвир абый бик яратып көньяк җимеше — йөзем үстерә. Без килгәндә, “тизрәк җитешсен” — дип, көл катыш су сиптереп йөргән чагы иде. “Менә бу виноградларга өч ел инде, Аллага шөкер күренә виноградлары, алар алты төрле сорт, дүртесе җимеш бирә, икесе яшь әле, тәмле була. Август ахырына инде авыз итәрлек була, ашыйбыз да, согын да сыгабыз”, — диде ул.
Ситдыйковлар гаиләсенең бакчасы туфрагында кыяры, кишере, бәрәңгесе гөрләп үсә, помидорлар куагында кызарып утыра. Җиләк-җимеш, яшелчәгә кибеткә, базарга йөрмиләр, үзләренә дә, балалары гаиләсенә дә җитә. Өлгергәннәрен эшкәртә баралар — хуҗабикә тозлый, маринадлый, баздагы банкаларның исәбе-саны юк. Фәния апа төгәллек ярата, капкачларына ябылган көненә кадәр язып ябыштыра. Кыш буена җитә, хәтта артып та кала.
Эшсез торырга күнекмәгәннәр, бакча мәшәкатьләреннән арынгач, сыер алып асрыйлар. Унбиш ел металлург заводының кайнар цехында эшләгән Мөнәвир абый сыерны үзе сава, ә Фәния апа озак саклау серен белә, кыш буена җитәрлек сөт әзерли. “Иң элек банканы стерильләштерәм, аңа яңа савылган сөтне салып, суга утыртам, өч сәгать кайнатам, су да, сөт тә кайный. Кайнагач, тимер капкач белән ябам. Кыш буе кайнатылган сөт эчәбез”.
Хуҗабикә бакчадан өйгә кергәч беренче эш итеп дивардагы календарьны ала, һәр дата астына көнлек һава торышын, кайчан нәрсә утырт­каннарын, яшелчә-куакларның чә­чәк ата, җимеш бирә башлаган вакытларын 1999 елдан бирле язып бара. Ун елга якын күзәтүләрен эшкәртеп, һәвәскәр бакчачыларга ярдәмгә кечкенә бер китапчык итеп чыгарырга буладыр. Эшчән гаилә батырып эшли дә, күңел ачып та алырга вакыт таба. Икесе дә өздереп гармунда уйныйлар. Мөнәвир абый Фәния апаны: “Миннән остарак уйный”, — ди. “Мин җиденче класста укыганда абыйны армиягә алдылар, гармуны калды, мин әкрен-әкрен уйнарга өйрәндем. Кияүгә чыккач иремне дә гармунда уйнарга өйрәттем. Икебез дә авыл балалары, авыл көйләрен яратып уйныйбыз”, — дип әйтә Фәния апа.

«Май чүлмәге тышыннан билгеле» дигән бик тә дөрес һәм акыллы әйтеме бар татар халкының. Чыннан да, капка төбенә килеп туктауга ук бу йортта уңган-булган, эшчән хуҗалар яшәгәненә инанасың. Һәр көн иртә таңнан торып караңгы төнгә кадәр ихатаңда «казынмасаң», бу кадәр матурлыкны тудырып та булмас иде. Тудыру бер нәрсә, әле бит тудырганны бозмыйча, саклый белергә дә кирәк. Кыс­касы, сокланырлык та, көнләшерлек тә итеп яши әлеге гаилә. Ә бит әле мондый гүзәллекне булдыру өчен, иң беренче чиратта, күңелең матур булу мөһим.

Фәнзилә Салихова.