Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бабам белән горурланам
7.05.2020

Бабам белән горурланам

Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алабыз. Бу көнне мин бабам Заһидулла Вахитовның фоторәсемен кулыма алам. Миңа шатлык тулы күзләр карап тора, ә күкрә-гендә – орден һәм медальләр: Кызыл Йолдыз ордены, Дан Ордены, “Батырлык өчен”, “За Победу над Германией” медальләре. Бүгенге тыныч тормышыбызның, аяз күгебезнең кадерен белергә чакыралар кебек алар. Аларның берсе дә җиңел генә бирелмәве турында миңа бабам сөйли кебек.

“…1941 елның февраль аенда Воткинск хәрби заводына байтак кешене эшкә җибәрергә дип, колхозга хәбәр килеп төшә. Мине дә 1941 елның 16 февралендә Воткинск шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрделәр. Ләкин 4 ай эшләгәч тә, 1941 елның 22 июнендә, бик иртә торып эшкә барырга әзерләнеп торганда, кинәт радио аша коточкыч хәбәр тапшыра башладылар. Бу – немец фашистларының безнең илебезгә каршы сугыш башлавы турында иде.
Бу вакытта без – ташчылар, балта осталары, төзүчеләр – хәрби заводның бик зур бер цехын төзеп бетерә идек инде. Сугыш башланып 1-1,5 ай вакыт та үтмәгәндер, Көнбатыштан эвакуацияләнгән бер хәрби заводны бирегә күчерделәр. Көндез төзелештә эшләдек, ә төнлә вагоннардан станоклар бушата идек. Ул станокларны үзебез төзегән цехта урнаштыруда да турыдан-туры катнаштык. Завод белән бергә эвакуацияләнеп килгән эшчеләрнең күпчелеге яшүсмерләр һәм хатын-кызлар иде. Сугыш башлангач, безне, утызлап яшүсмерне, электросварщик белгечлегенә укыта башладылар.
1941 елның көзендә бездән өлкәнрәк егетләрне сугышка җибәрә башладылар, чөнки фашистлар Мәскәү янына килеп житкәннәр иде. Безнең елгыларга да сугышка китәргә чират килеп җитте. Шул елның көзендә, сугышка киткәнче, әнкәйне һәм туганнарны күреп калыйм дип, авылга кайттым. Кайтып берничә көн үтү белән мине район хәрби комиссариатына чакырып алдылар. Комиссия үткәч: “Бераз сабыр ит, кайтып, колхозда эшли тор”, — дип кайтарып җибәрделәр. Ә 1942 елның 22 мартында ашлык суккан җиргә повестка китереп тоттырдылар. Үзем белән яшьтәш Фәрит Хайруллинга да чакыру бар иде. Без икебез дә көлтә ташый торган атларыбызны үзебездән дә кечерәк кызларга тапшырып, икенче көнне үк чыгып киттек.
Без барып урнашкан урын Красноярск краеның кечкенә генә Боготол дигән шәһәр яны иде. Ай ярым хәрби хәзерлек үткәч, 1 май көнне без, мең ярымлап солдат, хәрби ант кабул иттек, 2 май көнне сугышка алып киттеләр. Фронтка якынлашкан саен бомба, снаряд шарт-лаулары, пулеметлардан аткан тавышлар ишетелә башлады. Барып җиткәч, безне Калинин фронтының 33нче укчы дивизиясе карамагына тапшырдылар. Бик күп кенә татар егетләре белән мин 73нче укчы полкка туры килдем. Бу полкның өченче батальоны карамагындагы миномет ротасына билгеләделәр. Безнең гаскәрләрнең сугыш осталыгы да артканнан-арта барды. Немецлар берничә тапкыр һөҗүм ясап карасалар да, күп югалтулар белән кире чигенделәр. 1943 елның июль аенда фашистлар тагы да күбрәк көч туплап, безнең алгы линиягә һөҗүм иттеләр. Безгә «Чигенмәскә, немецларны тоткарлап торырга!» дигән команда бирелде. Без дигәнем, 50дән артык минометчылар һәм кырыкка якын ике взвод солдатлары идек. Немецлар, котырган этләр шикелле, ябырылып киләләр. Минометлардан фашистлар өстенә миналарны яудыра тордык. Бездән артта урнашкан икенче линиядәге пехота безгә ярдәмгә килә алмады. Аларны немец пушкалары утка тотты. Бер минутка атышу туктап калгандай булды һәм кинәт көчле кычкыру тавышы белән штык сугышына команда булды. Алдан ук винтовкаларга штыкларны беркетеп куйган идек. Без, ике взвод пехота, «Яшәү белән үлем» дигән лозунг астында «Ур-ра» кычкырып, атакага кузгалдык. Штык сугышы тагы да коточкыч иде, чөнки дошман белән күзгә-күз карап сугышасың. Сан буенча бездән 2-3 мәртәбә күбрәк фашистлар безне уратып алырга теләделәр. Шул вакытта команда пунктыннан күзәтеп торган полк командиры бездән ерак түгел резерв гаскәрләрен ярдәмгә китереп җиткерде. Без фашистларның һөҗүмнәрен туктатып кына калмадык, бәлки үзебез калдырып чигенгән алгы линияне дә кире кайтарып алдык. Бу сугышта безнең яктан да югалтулар күп булды. Полк командиры безне бер сафка тездереп: “Татарстаннан килгән татар сугышчылары үлемнән курыкмыйча, арысландай сугышырга сәләтлеләр”, — дип әйтеп, бер адым да чигенмәгән өчен, безгә рәхмәт белдерде”, — дип сөйләгән иде бабам…
Бу бәрелештән соң күп кенә сугышчыларга орденнар һәм медальләр тапшыралар. Заһидулла бабайга да полк командиры «Батырлык өчен» медале тапшыра. Литваның Шаулей шәһәрен азат итүдәге батырлыклары өчен 1944 елның августында бабай өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң инде 75 ел вакыт үтсә дә, ветераннарыбызның батырлыклары белән без барыбыз да горурланабыз, аларны олылап искә алабыз. Мин Заһидулла бабайның берничә истәлеген генә яздым. Без ул чактагы бик авыр, дәһшәтле көннәрне онытырга тиеш түгел.

Илвина Закирова, Әгерҗе шәһәре.